Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Тимурчылык эше дәвам итә 14.11.2017
Укучыларыбыз ялгыз яшәүче әби-бабайларга тимурчылыкка йөрүләрен дәвам итәләр. Алар өлкәннәрнең өйләрендә булып, аларның хәлләрен белешеп, йорт эшләренә булышып кайталар.
-
Әкияттә - кунакта 11.11.2017
Башлангыч сыйныф укучылары "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга Р. Корбанның "Куркуын җиңгән куян" исемле әкият-пьесасын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бакча коллективы укучыларның чыгышыннан бик канәгать калды.
-
Яшь гражданнар Форумы 10.11.2017
10 нчы ноябрь көнне Шәмәрдән лицее базасында Саба муниципаль районының яшь гражданнары Форумы узды. Форумда мәктәбебездән Галиев Рәнис, Галимҗанов Нурсил, Галиева Гөлинә, Акбиров Альмир һәм Галимҗанова Илүзәләр катнашты. Алар форумнан яңа дуслар табып, үзләренә бай мәгълүмат туплап кайттылар.
-
Эш урынында бер көн 06.11.2017
Укучыларыбыз каникул чорында вакытларын бушка уздырмадылар, әти-әниләренең эш урыннарында булып, танышып кайттылар..
IV сыйныф укучысы Акбирова Динара әтисенең эш урынында. -
Эш урынында бер көн 06.11.2017
IV сыйныф укучысы Мөхлисуллина Камилә әнисенең эш урынында.
-
Эш урынында бер көн 06.11.2017
III сыйныф укучысы Әхмәтов Әмир әнисенең эш урынында.
-
Без - беренче! 02.11.2017
Бүген, ягъни 2 нче ноябрь көнне, Олы Шыңар урта мәктәбе базасында, 2006 нчы елгы һәм алардан кечерәк кызлар командалары арасында ООО «Долина-Агро» призына баскетбол буенча финал уеннары үтте. Безнең кызларыбыз барлык командалардан да өстен чыгып, беренчелекне яуладылар һәм кубокка ия булдылар. Афәрин, кызлар! Сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез! (Тренерлары-Фазылов И.И.)
-
Күңелле ял 02.11.2017
Тимераякта шуасың килә икән, кыш килгәнен дә көтеп торасы юк. Укучыларыбыз бүген «Нарат» боз сараенда булып, тимераякта шуып, күңелле ял итеп кайттылар.
-
Агитационная работа 02.11.2017
Сотрудники Арского МФ ФКУ УИИ Салимов Ильнар Ильсурович - капитан внутренней службы и Каримуллин Ильсур Халимович - старший лейтенант внутренней службы, провели с учащимися агитационную работу по ВУЗам ФСИН России.
-
Күңелле стартлар 31.10.2017
Зона буенча үткән "Күңелле стартлар" уенында мәктәбебез укучылары II урынны яуладылар. Молодцы! Аларга финал уеннарында уңышлар телибез!