Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Бөек Җиңүгә 69 ел. 08.05.2014
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән митингта 6 нчы сыйныф укучылары монтаж куйдылар.
-
Яшәгез сез әле, ветераннар. 05.05.2014
IV сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Марсилә Мәҗитовна белән берлектә, тыл ветераны Фәүзия әби янына бардылар.
-
Өмә. 03.05.2014
Язның бер көне ел туйдыра ди халык. Бу әйтемне истә тотып, без дә бакча эшләрен тизрәк төгәлләргә уйлыйбыз.Бүген мәктәпнең барлык укучылары, укытучылары өмәгә чыктылар. Казыйсы җирләр казылып, тырмаланды. Кишер, чөгендер чәчелде. Суган утыртылды.
-
Практика. 30.04.2014
Теория практик эшләр белән бәйләнеп барса гына, белемнәр нык була, хәтердә озак вакытлар саклана. Безнең мәктәп укытучылары сүзләрне бервакытта да исләреннән чыгармыйлар. Бүген Шакирова Марсилә Мәҗит кызы велосипедта йөрү буенча практик күнекмәләр үткәрде.
-
Котлыйбыз. 30.04.2014
Бүген хезмәттәшебез, башлангыч сыйныфлар укытучысы, күп еллардан бирле мәктәбебездә профсоюз рәисе вазыйфаларын башкаручы Шакирова Марсилә Мәҗит кызының туган көне. Аны чын күңелебездән матур бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык, сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә иҗади уңышлар телибез.
-
Парламент сәгате. 29.04.2014
Бүген мәктәбебездә " Кырымның Россия Федерациясе составына кушылуы" дигән тема астында парламент сәгате үткәрелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Парламент сәгатен җәмгыять белеме укытучысы Фәйзрахманова Нуркыя Мөхәммәтхановна алып барды.
-
Куркынычсыз тәгәрмәч. 28.04.2014
Яшь укытучыбыз Зарипова Розалия Фаиловна ПДД буенча "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсына әзерлек максатыннан " Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез" дип аталган класстан тыш чара үткәрде.
-
Шигырь бәйрәме. 26.04.2014
Бүген Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә шигырь бәйрәме булды. 5-6 нчы сыйныф укучылары монтаж куйдылар.
-
Әти-әниләр җыелышы. 26.04.2014
Киләсе елга тәүге тапкыр мәктәп бусагаларын атлап керергә тиешле балаларның әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Әти-әниләр балаларын мәктәпкә кабул итү турында гариза яздылар, мәктәп документлары белән таныштылар.
-
Күргәзмә. 26.04.2014
Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан китапханәче Фаваризова Гөлнирә Галимҗан кызы Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча бик бай эчтәлекле күргәзмә оештырды.