Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Икенче икмәк. 08.09.2014
Басуларда икенче икмәгебез булган бәрәңге җыю эшләре бара. Бу эштә мәктәбебез укучылары да читтә калмый. Һәр елны хуҗалыкка булышу белән беррәттән, кышка бәрәңге запасы туплап куярга да онытмыйбыз.
-
Саф һава-тәнгә дәва. 05.09.2014
Бүген сыйныф сәгатьләрендә югары сыйныф укытучылары ГТО нормалары турында әңгәмә үткәрделәр. I сыйныф укучылары саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, II-IV сыйныф укучылары арасында эстафета уеннары үткәрелде.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2014
Бүген мәктәбебездә Белем көненә багышланган зур тантана булды. Быел мәктәптә 67 бала белем алачак, шуларның 4се беренче сыйныфлар.
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга
-
Әти-әнилар җыелышы. 01.09.2014
9-11 сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта күтәрелгән төп мәсьәләләр:
1) ГТО нормаларын тапшыру.
2) ЕГЭ , ГИА га әзерлек.
-
“Сау бул, “Мишә!” 24.06.2014
21 көн сизелми дә узып китте. Бүген без лагерьга соңгы тапкыр җыйналдык. Мәктәп спортплощадкасында “Сабантуй” оештырылды. Бик күп күңелле уеннар уйнадык. Бүләкләр алдык. Сабантуй тәмамлангач лагерь ябылу тантанасына җыйналдык. Анда укучылар тарафыннан матур итеп концерт әзерләнгән иде. Укучылар бер- берсенә матур теләкләр теләп лагерь белән хушлаштылар.
-
"Наркоманиягә- ЮК!" 23.06.2014
“Мишә” лагере үз эшен дәвам итә. Балалар бик теләп йөриләр. Бүген Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнен билгеләп уздык. Иртәнге аштан соң, “Наркоманиягә- ЮК!” чарасы уздырылды. Балаларга видеофильмнар күрсәтелде. Мәктәп каршындагы спортплощадкада “Без- сәламәт киләчәк өчен!” дигән девиз астында спорт уеннары уйнадык. Көндезге аштан соң, “Гиннес рекордлары” белән таныштык.
-
22 июнь- Хәтер көне 22.06.2014
Күңелле лагерь көннәре әкеренләп ахырына якынлаша. Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. Балалар белән Явлаштау авылы Мәдәният йорты каршындагы Билгесез солдат һәйкәле янына бардык. Илебез азатлыгы өчен һәлак булган якташлар өчен чәчәкләр куйдык. Боек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалган әтисе турында ветеран укытучы Хузина Вәсилә апа сөйләде. Сугыш елындагы авырлыклар турында авылыбызның өлкән кешесе Арсланов Әдһәм абый сөйләгәннәре дә истә калырлык иде. Митингтан соң, "Буду помнить” кинофильмын карадык. Менә шулай үтте безнең Хәтер көне.
-
"Баскетбол ШОУ" ярышы 21.06.2014
Лагерьның 17 көне дә күңелле генә үтеп китте. Бу көн балаларның исендә “Баскетбол ШОУ” ярышы белән истә калыр, мөгәен. Өч команда арасында ярыш оештырылды. Өлкән судья Гибадуллин Зөлфәт Фуатович булды. Беренче урынны Фахертдинов Нурсиль командасы, икенче урынны Газизуллин Айназ командасы һәм өченче урынны Галимзянов Нурсиль командасы яулады. Уен бик күңелле барды. Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме уенына кунакка Шарик белән Йомшаккай килде. Алар балалар белән күңелле уен оештырдылар һәм балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Көн азагында көчлеләргә, тапкырларга бүләкләр тапшырылды.
-
"Исемең матур, кем куйган!" 21.06.2014
18 көн иртәнге аштан соң, җәйге спорт уеннары белән дәвам итте. Шулай ук танылган спортчылар турында мәгълүматлар бирелде. Иң күп спортчыларны белүче бәйгесендә Акбиров Альмир беренчелекне яулады. Галимҗанов Нурсиль аннан калышмады. “Исемең матур, кем куйган” дип исемләнгән чара да зур әзерлек белән күңелле итеп оештырылды. Балалар үз исемнәренең нәрсә аңлатканын сөйләделәр. Исемнәренә кергән хәрефләр белән үзләренә хас сыйфатларны да курсәттеләр. Ял сәгатендә күңелле хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия
19.06.2014
Иртәнге линейка, зарядка һәм иртәнге аштан соң, без авыл китапханәсенә юл тоттык. Анда безне авылыбызның мәданият җитәкчесе Әхмәтҗанова Гәуһария апа һәм Галиева Тәъзимә апа каршы алды. Алар безне иң алдан китапханәнең тарихы белән таныштырдылар. Авылның иң күп китап укучысы Галимҗанова Әминә апа белән әнгәмә булды. 12 июнь РФ көне булып узган сәбәпле, шул темага сорауларга- җавап уены уздырдылар. Аннан үзебезнең лагерьга кайткач "Дартс" уеннын уйнадык. "Салават күпере" командасы арасында беренче урын- Мухлисуллина Әлфинә, икенче урын- Мингазов Камиль, өченче урын- Ахатова Гульдания . "Дуслык" командасы арасында беренче урын- Фахертдинов Нурсиль, икенче урын- Ахметов Альмир, өченче урын- Мухлисуллина Фәридә. Көндезге аштан соң, күңелле биюләр биеп, күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштык.