Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | воспитанники - 140 |
У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
" Нәни артистларыбыз"
26.04.2023
"Теле барның-җаны бар, теле барның-даны бар!!!" Күпме тирән мәгьнә салынган бу сүзләргә!!! Замана проблемасына әйләнеп баручы туган телебезнең югала баруы,анын дәрәҗәсенең төшүе, милләтебезнең юкка чыгу куркынычы күпләребезне борчуга сала. Элек-электән үк бөек әдипләребез дан җырлаган туган телебезгә карата яшь буында кызыксыну уяту, ана телендә сөйләшәсе килү теләге тарбияләү- безнең төп бурычыбыз булып тора. Балаларда туган телебезгә карата кызыксыну уятуда аларны матур әдәбият әсәрләре, шигырь, хикәя, поэмалар белән таныштыру да, әкиятләрне сәхнәләштерүдә бик зур роль уйный. Бу уңайдан бакчабызда бик күп төрле мавыктыргыч , тәрбияви эшләр башкарыла, чаралар үткәрелеп килә. Быел районыбызда беренче мәртәбә оештырылып килүче балалар һәм яшүсмерләр"Сэяр" конкурс-фестивалендэ" бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары А. Алишнын "Заманча Сертотмас урдәк"әкиятен сәхнәләштереп күрсәтеп район күләмендә 1урынны яуладылар.
-
"Габдулла Тукай көне"
26.04.2023
Безнең балалар бакчасында бүген Габдулла Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар, әти-әниләр белән берлектә Г.Тукай иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
-
"Умырзая чәчәкләре"
25.04.2023
Кышкы карлар эреп, кар астыннан беренче чәчәкләр чыгалар, ул да булса - умырзая чәчәкләре. Умырзая зәңгәр, шәмәһә, ак чәчәк ата. Салкын көннәргә чыдам бердәнбер чәчәк. Ике атна гына чәчәк атып торалар һәм кар эреп беткәннән соң юкка чыгалар. Гомерләре бик кыска булсада, алар элек-электән яз, чисталык, яшьлек һәм сафлык символы булып тора.
-
"Бердәмлектә -көч! "
24.04.2023
Балаларга экологик тәрбия юнәлешендә бакчабызда бик күп төрле чаралар үтеп тора. Ә бу инде педагогик яктан, балаларда мәрхәмәтлелек уята. Җир анабызга, табигатебезгә карата аны саклау-яклау, кадерләү, ярату хисләре тәрбияли. Мәсәлән "Батарейка тапшырып, керпене коткар!" акциясы балаларыбызның куңеленә бик хуш килде.Бу күңелле чарада бергәләшеп, бик теләп катнаштылар. Шул ук вакытта "Макулатура җыеп, агачны коткар!" акциясында да активлыкларын күрсәтеп , тырыша-тырыша макулатура җыйдылар.
-
"Чишмә буена сәяхәт"
20.04.2023
Яз экология айлыгы, табигатьне саклау атналык темасы буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әниләр белән бергә чишмә янына экскурсия оештырылды. "Чишмә кадере" турында әңгәмә үткәрелде, балалар чишмә турында өйрәнгән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Шулай ук табигый сулыкларны сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында искәртелде, чишмә суының никадәр файдалы булуы аңлатылды. Суны кадерләү саклау максатыннан балалар кашыклар белән чиләкләргә су ташыдылар. Су буенда әниләр балалар белән берлектә "Габдулла" "Гөлбану"татар халык уенын уйнадык. Чишмә суын балалар әтиләренә күчтәнәч итеп өйләренә дә алып кайттылар. Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды.
-
"Саф һава"
19.04.2023
Саф һавада булу балаларны сәламәтләндерү формаларының берсе булып тора. Уртанчылар төркемендә сәламәтлекне саклау технологияләрен кулланып балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм авыруларны киметү максатыннан саф һавада хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
"Экологик тәрбия"
18.04.2023
Бакчабызда апрель- экологик айлык дип игълан ителде. Туган якка,табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, матур әдәбият һәм иҗади әсәрләрдән башка мөмкин түгел.Без икенче кечкенәләр төркеме балалары белән эшчәнлектән тыш вакытта кошлар, хайваннар, үсемлекләр турында китаплар карыйбыз,әкиятләр укыйбыз.Китаплардан күргәзмә оештырдык. Матур әдәбият әсәрләре балаларга табигать матурлыгын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
-
"Чүпләрне аерып жый"
17.04.2023
Безнең балалар бакчасында "Чүпләрне аерып жыю" экологик акциясе бара. Балалар әти-әниләре белән пластик шешәләр, капкачлар алып килделәр. Балалар бакчасында бу акция балаларга чүп эшкәртүнең мөһимлеген һәм экология турында кайгыртуны күрсәтү өчен үткәрелә.
-
"Кошлар көне"
14.04.2023
Бу атнада 1нче кечкенәләр төркемендә кошлар көнен билгеләп үттек. Кошларның файдасы, төрле ел фасылларында кошларга карата сакчыллык турында өйрәндек. Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар белән таныштык.
-
"Сыерчыкларга оялар әзер!"
13.04.2023
Түземсезлек белән көтеп алган яз да җитте. Яз җитү хәбәрен безгә туган якларына ашкынып кайткан сыерчыклар җиткерә, аларның кайтуын, сайрап җырлауларын ишетү - ул үзе бер рәхәт мизгел. Ә инде кайтуларына оялар да әзер булса... Менә шуны истә тотып, бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Кошларга ярдәм ит!" акциясендә катнаштылар, оялар ясап, агачларга элделәр.