Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | воспитанники - 140 |
У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Сәламәтлек нигезе - саф һава" 19.06.2023
Саф һавада булу балаларны сәламәтләндерү формаларының берсе булып тора. Нинди генә һава торышы булмасын, саф һавада булу балалар өчен бик файдалы. Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар. Саф һавада уйнау физик сәламәтлек өчен генә түгел, күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы.
-
"Сабантуй бәйрәме" 09.06.2023
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган бәйрәме. Безнең балалар бакчасында да бу бәйрәм ел саен уздырыла. Бу ел да бакчабызда, гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек. Милли кием кигән балалар һәр төркемгә кереп сабантуй турында җыр җырлап бүләкләр җыйдылар, бәйрәмгә чакырдылар.
Балалар белән төрле татар халык уеннары уйнадык. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде. Бакчада оештырылган әлеге чара балаларның күңеленә хуш килде. -
"Әкияттә-кунакта" 06.06.2023
Балаларның театральләштерелгән эшчәнлегендә театрның төрле төрләре кулланыла. Без бүгенге эшчәнлектә балалар белән "Теремкәй" һәм "Йомры икмәк" әкиятен күрсәттек. Әкият геройларына карата балаларда мәрхәмәтлелек хисе, ярдәм итү теләге уяна. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә.
-
"Тубэтэй" жырлы-биюле татар халык уены 05.06.2023
Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызнызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше тапкан халык уеннары балаларда өлгерлек, тапкырлык, кумәклек, ярдәмләшу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Бүген без нәниләр төркемендә тәрбияләнүче балалар белән"Түбәтәй" дигән җырлы-биюле татар халык уенын уйнадык.
-
"Сәламәтлек нигезе - саф һава" 02.06.2023
Саф һавада булу балаларны сәламәтләндерү формаларының берсе булып тора.
Нинди генә һава торышы булмасын, саф һавада булу балалар өчен бик файдалы. Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар.
Саф һавада уйнау физик сәламәтлек өчен генә түгел, күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы. -
"1 июнь - Балаларны яклау көне" 01.06.2023
Бүген 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан "Әллүки" балалар бакчасының зурлар төркеме "Гаилә паркы"нда район үзәк китапханәсе уздырган бик матур, кызыклы уеннар белән үрелеп барган бәйрәм чарасында катнашты. Балаларга әлеге чара бик ошады, күңелле уеннарда катнаштылар, командаларга бүленеп ярыштылар, саф һавада журналлар карадылар. Ә инде ахырдан клоуннар балаларга күчтәнәчләр өләште. Бәйрәм оештырган район үзәк китапханәсе коллективына зур рәхмәт, эшлэрендә зур уңышлар телибез.
-
"Тузганаклы май" 30.05.2023
Атналык темага нигезләнеп,без 1нче кечкенәләр төркеме балалары белән тузганак чәчәге белән таныштык. Язгы табигатьнең матурлыгына сокландык, балар бакчасы ишегалдында үсеп утыручы тузганакның хуш исен иснәдек, чәчәккә кунган бал кортларын күзәттек,тузганак чәчәчгенең файдасы турында өйрәндек. Табигатьтәге ялдан балалар бик кәнәгать калды.
-
"Синяя птица" исемләнгән чыгарылыш кичәсе 29.05.2023
28 май көнне бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркеменең "Синяя птица" дип исемләнгән чыгарылыш кичәсе булды. Балалар әлеге кичәгә ныклап әзерләнделәр: матур җырлар, күз явын алырлык мавыктыргыч биюләр, шигырьләр өйрәнделәр. Дулкынландыргыч та, моңсу да, шул ук вакытта күңелле дә булган бу чара бик мизгел эчендә үтеп тә китте. Шулай ук үз эченә кызыклы биремнәр, скетчларны алган проекттан әти-әниләр дә кәнәгать калдылар.
-
"Иртәнге гимнастика" 23.05.2023
Иртәнге гимнастика балаларны савыктыру һәм тәрбияләү чарасы булып тора. Аның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, уңай эмоциональ тонус булдыру. Уянгач та ук, урыныннан торып, күнегүләр үтәргә керешү зарурлыгы билгеле бер ихтыяр көчен таләп итә, үзсүзлелек тәрбияли, балаларны тәртипкә сала.
-
" Мы рисуем музыку" 19.05.2023
Сегодня мы с детьми средней группы поговорили о возможностях музыки не только выражать и передавать переживания людей, звуки окружающего нас мира, но об умении " рисовать" окружающий нас мир.