Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Зурлар төркемендә җыелыш 04.10.2018

Бүген зурлар төркемендә әти - әниләр җыелышы булып узды. Әти - әниләр 2018-2019 нчы уку елына куелган укыту-тәрбия бурычлары белән таныштылар. Көн дәвамында балаларны тәрбияләү процессында уңай шартларның булуын, аларның мөстәкыйль эшчәнлектә кулланылуы әйтелде. "Уйнамагач та көлмәгәч" дигән темага доклад укылды. Балаларның уеннарына әти -әниләрнең игътибар итүләре соралды. Җыелыш төркем тормышын сөйләп тәмамланды. (Хайрутдинова Г.М.)
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә төркем җыелышы 03.10.2018

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә әти -әниләр җыелышы булып узды. Ул балаларны мәктәпкә әзерләү темасына багышланган иде. Әлеге җыелышта башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Вакиповна чыгыш ясады һәм әти - әниләргә үзенең киңәшләрен бирде. Бакчабыз мөдире Сабирова Эльвира Фаритовна яз көне үткәреләсе диагностика буенча сөйләде. Үткәрү тәртибе, ничек әзерләнергә кирәклеген аңлатып үтте. (Ахтямова Р.М.)
-
Бәйрәм белән, Өлкәннәребез! 02.10.2018

Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык. Сезне тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез! Сез булганда гына безнең өйләребез һәрвакыт ачык тора, йозакның нәрсә икәнлеген дә белми; сез булганда гына өстәлләребездән кайнар чәй өзелми.Сез- дөньяда иң сабыр йөрәкле кешеләр. Йөзләрегез җыерчыклы булса да, сез оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр; кулларыгыз кытыршы булса да, оныкларыгыз өчен алардан да йомшак куллар юк; билләрегез бераз бөкрәеп торса да сездән дә күркәм кеше юк.
Бәйрәм белән ,сезне, Өлкәннәребез!
-
Түтәлдәге чәчәкләр 01.10.2018

Максат: Кәгазь битенә рәсем ясарга,пумала һәм бөгәрләнгән кәгазь белән рәсем төшерүне аралаштырырга өйрәтү.
Буяүлар, пумала белән эшләү күнекмәләрен ,туган як үсемлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.
-
Төрле төстәге яулыклар 01.10.2018

Максат: Квадрат читләрен һәм почмакларын бизәргә өйрәтү.
Төсләрне яраштырып сайларга өйрәтү.
-
Әбиемнең сандыгы 01.10.2018

Максат: Балаларны татар халкының горыф -гадәтләре белән таныштыру.Киемнең билгеләнеше һәм функцияләре белән таныштыру,кием материалы һәм куллану ысулы арасындагы бәйләнешне урнаштырырга өйрәтү.
-
"Өлкәннәргә бүләк" 01.10.2018

Балалар белән "Өлкәннәр көне" уңаеннан әби - бабайларына бүләк ясадылар.
Абубакирова Р.Г.
-
Физкультурный досуг по правилам дорожного движения "Красный, желтый, зеленый" 28.09.2018

-
«Юлда йөрсән бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» 27.09.2018

27 сентябрь көнне мәктәпкә хәзерлек төркемендә «Юлда йөрсән бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» исеме астында викторина-уен уткәрелде. Әлеге чарада Саба районының ДПС ОГИБДД ОМВД России өлкән инспекторы полиция капитаны Насибуллин И.Д. катнашты. Балалар юл транспорт хәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, юл йөру кагыйдәләрен төрле ситуацияләрдә дөрес юлны сайлап, югалып калмаска өйрәтү максатыннан викторина үткәрелде. «Кызыклы эстафета» уеннары уйнатылып «Иң өлгер», һәм «Иң күп белүче» исеме алган балаларга бүләкләр таратылды.
-
"Китап - киңәшчең синең" 26.09.2018

"Китап - киңәшчең синең" атналыгы кысаларында зурлар төркеме балалары район үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Анда балалар матур китаплар карадылар, китапханә тормышы белән таныштылар. Төрле сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук А.Алишның "Чукмар белән Тукмар" турында мультфильмын карадылар. Очрашу бик күңелле үтте.









