Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | воспитанники - 140 |
У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Хәрәкәт үстерү" 07.10.2018
Иң кечкенәләрнең икенче кечкенәләр төркемендә хәрәкәт үстерү шөгыле. (Сайфутдинова Г.З.).
-
# KabakBay 06.10.2018
6 октября наш детский сад принял активное участие в Республиканском фестивале "Праздник Тыквы "KabakBay", где были награждены сертификатом и дипломом за участие.
-
Экскурсия в г.Казань 06.10.2018
6 октября коллектив детского сада "Эллуки" съездили на экскурсию в г.Казань.
-
"Әби -бабай кунакка килде" 05.10.2018
Хөрмәтле өлкәннәребезне искә алу өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла.Бездә нәниләребез белән ”Әби бабай безгә килгән “дип исемләнгән чара уткәрдек. Бу бәйрәм ничек барлыкка килгәнен барыбыз да беләме? 1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибар җитеп бетми . Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк! (Тәрбияче:Солтанова Г.Г)
-
Зурлар төркемендә җыелыш 04.10.2018
Бүген зурлар төркемендә әти - әниләр җыелышы булып узды. Әти - әниләр 2018-2019 нчы уку елына куелган укыту-тәрбия бурычлары белән таныштылар. Көн дәвамында балаларны тәрбияләү процессында уңай шартларның булуын, аларның мөстәкыйль эшчәнлектә кулланылуы әйтелде. "Уйнамагач та көлмәгәч" дигән темага доклад укылды. Балаларның уеннарына әти -әниләрнең игътибар итүләре соралды. Җыелыш төркем тормышын сөйләп тәмамланды. (Хайрутдинова Г.М.)
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә төркем җыелышы 03.10.2018
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә әти -әниләр җыелышы булып узды. Ул балаларны мәктәпкә әзерләү темасына багышланган иде. Әлеге җыелышта башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Вакиповна чыгыш ясады һәм әти - әниләргә үзенең киңәшләрен бирде. Бакчабыз мөдире Сабирова Эльвира Фаритовна яз көне үткәреләсе диагностика буенча сөйләде. Үткәрү тәртибе, ничек әзерләнергә кирәклеген аңлатып үтте. (Ахтямова Р.М.)
-
Бәйрәм белән, Өлкәннәребез! 02.10.2018
Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык. Сезне тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез! Сез булганда гына безнең өйләребез һәрвакыт ачык тора, йозакның нәрсә икәнлеген дә белми; сез булганда гына өстәлләребездән кайнар чәй өзелми.Сез- дөньяда иң сабыр йөрәкле кешеләр. Йөзләрегез җыерчыклы булса да, сез оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр; кулларыгыз кытыршы булса да, оныкларыгыз өчен алардан да йомшак куллар юк; билләрегез бераз бөкрәеп торса да сездән дә күркәм кеше юк.
Бәйрәм белән ,сезне, Өлкәннәребез!
-
Түтәлдәге чәчәкләр 01.10.2018
Максат: Кәгазь битенә рәсем ясарга,пумала һәм бөгәрләнгән кәгазь белән рәсем төшерүне аралаштырырга өйрәтү.
Буяүлар, пумала белән эшләү күнекмәләрен ,туган як үсемлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.
-
Төрле төстәге яулыклар 01.10.2018
Максат: Квадрат читләрен һәм почмакларын бизәргә өйрәтү.
Төсләрне яраштырып сайларга өйрәтү.
-
Әбиемнең сандыгы 01.10.2018
Максат: Балаларны татар халкының горыф -гадәтләре белән таныштыру.Киемнең билгеләнеше һәм функцияләре белән таныштыру,кием материалы һәм куллану ысулы арасындагы бәйләнешне урнаштырырга өйрәтү.