муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Музыкаль тәрбия 19.06.2018

Кече яшьтәге балаларны музыкага, музыкаль әсәрләрне тыңларга кызыксыну уяту, җырларга һәм гади бию хәрәкәтләре ясарга өйрәтү максатыннан музыка әшчәнлекләре ел әйләнәсендә бара. Беренче кечкенәләр төркеме балалары музыка җитәкчесе Аухадиева Нурания Аюповна белән музыка әшчәнлегендә теләп шөгыльләнәләр. Нурания Аюповна күрсәткән хәрәкәтләрне тырышып эшлиләр.
-
Бүген бездә -Сабантуй! 14.06.2018

Бүген бездә сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрэк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.
Бүген бакчабызда балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү, үзара дуслаштыру һәм берләштерү, уеннар аша сөйләм телен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, милли спорт уеннарына кызыксыну уяту максатыннан Сабантуй үткәрдек. Сабантуйда балалар үзара су ташу, капчык киеп сикерү, аркан тарту, чүлмәк вату, йомырка тотып йөгерү уеннарында ярыштылар. Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды.
-
Сабантуй мизгелләре 14.06.2018

Сабан туе, Сабан туе,
Без бакчада уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
-
Россия коне белән! 08.06.2018

Россия көне уңаеннан социаль яклау үзәге хезмәткәрләре мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен кызыклы чара оештырды. Монда балаларга бу темага кагылышлы табышмаклар әйтелде, Россия турында әңгәмә үткәрелде. Соңыннан балалар туган якка карата булган ярату хисләрен үзләренең рәсемнәрендә чагылдырдылар. Бу чараны оештыручыларга зур рәхмәт.
-
Китапханәгә сәяхәт. 07.06.2018

Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган коне уңаеннан зурлар төркеме балалары китапханәгә сәяхәт кылдылар. Илсеяр Илдусовна балаларны А.С Пушкинның китаплары белән таныштырды. "Алтын балык" әкиятен иллюстрацияләр аша сөйләде. Бу чарадан балалар бик күп мәгълүмат алдылар (Гилемханова Ә.Ә.)
-
"Шомбай маҗаралары" 06.06.2018

6 июнь көнне, район мәдәният йортында, балалар өчен Түбән Кама татар дәүләт театры "Шомбай маҗаралары" дип исемләнгән спектакль тәкъдим итте. Спектакльне карарга "Шатлык" балалар бакчасыннан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бардылар. Әкият бик эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Артистларның нәни тамашачылар белән аралашып уйнаулары балаларга бик тә ошады.
-
Су патшалыгында кунакта! 05.06.2018

Буген зурлар төркеме балалары су патшалыгында кунакта булдылар. Аларны анда су анасы каршы алды. Ул аларны су асты дөньясы белән таныштырды. Балаларга сулыкларны пычратмаска кирәклеген аңлатты. Балаларга бу сәяхат бик ошады һәм алар су асты дөньясы турында күп мәглумат алдылар. Балалар да су анасын үзләренә кунакка чакырып калдылар.
-
Мәктәпкә чакыра юллар! 02.06.2018

Тыңлагыз әле тып-тын калып
Кыңгырау чыңлавы бу,
Бакчадан сезне мәктәпкә
Чакырып җырлавы бу.
Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә
Көтә диеп мәктәп, парталар,
Белем дөньясы ишеген киң ачып
Көтә сезне укытучы апалар.
-
Для вас, родители!
01.06.2018
Уважаемые родители!!!
В настоящее время на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан uslugi.tatarstan.ru доступна возможность подачи электронного заявления на назначение отдельных государственных услуг по предоставлению мер социальной поддержки, в том числе:
компенсации части родительской платы за присмотр и уход за ребенком в образовательных организациях, реализующих образовательную программу дошкольного образования (основная компенсация);
дополнительной компенсации части родительской платы за присмотр и уход за ребенком в образовательных организациях, реализующих образовательную программу дошкольного образования, предоставляемой гражданам с учетом их доходов.
В случае подачи заявления в электронной форме личное обращение гражданина в органы социальной защиты не требуется. Решение, по направленному заявлению, размещается в "Личном кабинете" гражданина.
С инструкцией о подаче электронного заявления вы можете ознакомиться в разделе "Родителям".
-
"Битва хоров" 01.06.2018

1 июня прошло мероприятие под названием "Битва хоров", посвященное Международному дню защиты детей в котором участвовали воспитанники детских садов. Все участники приложили большие усилия в подготовке к этому мероприятию. Наш детский сад "Шатлык" была награждена грамотой, став лауреатом в номинации "Лучший коллектив", а всем детям были вручены подарки. Спасибо огромное организаторам этого замечательного мероприятия.












