муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
- Артикуляционная гимнастика в помощь логопеду 26.10.2017
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр
24.10.2017
Бүген бакчабызда яныгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр уздырылды. Уртанчылар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тиз арада киенеп "куркынычсыз" урынга чыктылар. Өйрәнү вакытында коллектив хезмәткәрләре, балалар бердәм, җитез булдылар.
-
Кружок настольного тенниса
24.10.2017
В теннис любим мы играть:
Нужно шариком попасть
Не в ладошку и не в сетку -
В центр маленькой ракетки.
Как коснулся - отбивай,
Другу шарик направляй...
Скачет звонко по столу,
Ловко мы ведём игру! Автор: Мельникова Е.
(Инструктор по физкультуре Аубакирова Г.А.)
-
Тәрбиячеләр өчен семинар-практикум
20.10.2017
Бүген бакчабызда "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшчәнлеген оештырганда уңай шартлар тудыру",“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү процессында әкиятне куллану” темаларына тәрбиячеләр өчен семинар-практикум үткәрелде. Безнең бакчага беркетелгән Сатыш, Бигәнәй, Мамалай, олы Кибәче балалар бакчасы тәрбиячеләре дә семинарда теләп катнаштылар.Балаларга белем бирү эшчәнлеген кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыруда нинди алымнар отышлы булуы турында фикер алыштылар, үзара тәҗирбә уртаклаштылар, киләчәктә нинди темалар өстендә эшләргә кирклеген ачыкладылар. Очрашу эшлекле, эчтәлекле булды. Өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф. тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге балаларны кызыксындырып белем доньясына алып кереп китәрлек уеннар кулланып, көн дә яңа белем бирерлек итеп оештырырга кирәклеген аңлатты. Сабирова Р.Р. әкиятләр аша балаларның сөйләм телен үстерү генә түгел, ишетеп, күреп истә калдыру, логик фикерләү сәләтен үстерергә мөмкин булуы турында сөйләде.
-
"Китаплар узәгендә."
20.10.2017
Беренче кечкенәләр төркемендә китаплар белән кызыксынуны арттыру даими рәвештә алып барыла.Рәсемле китаплар аша балаларның аралашу күнекмәләре формалаша,бәйләнешле сөйләм телләре камилләшә,китапларга карата сакчыл караш тәрбияләнә. (Тәрбияче Хуснулина Г.Г.)
-
" УЙНЫЙБЫЗ ДА, ЭШЛИБЕЗ ДӘ"
18.10.2017
Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү балалар бакчасында кече яшьтән үк башлана.Уртанчылар төркеме балалары да үзләренең уйнаган уенчыкларын кичтән юып, киптерергә куеп китәләр.Иртән килешкә чиста уенчыклар каршы ала үзләрен.Зур җаваплылык тоеп, чын күңелдән сөенеп эшлиләр балалар.Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.
-
"А.С.Пушкин әкиятләре иленә сәяхәт!"
18.10.2017
Бүген Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна , мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә ,А.С.Пушкин иҗатына кызыксыну уяту , аның әкиятләренә рәсем ясау теләге тудыру һәм рәсемдә серле колорит чагылдыру максатыннан рәсемләү эшчәнлеге үткәрде. Балалар кул чуклары ярдәмендә әкияттәге образны чагылдырып ,аккош ясадылар.
-
Баланы мәктәпкә әзерләү.
17.10.2017
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә, "Баланы мәктәпкә әзерләү" дигән тамага ата-аналар җыелышы булып узды. Түгәрәк өстәл артында "Танышу-дуслашу" уены уйнадылар. Тәрбияче Саматова Ләйлә Исмагиловна түгәрәк өстәл артында балаларны һәрьяклап мәктәпкә әзерләү турында әти-әниләргә аңлатты.
-
Лесхоз - картлар һәм инвалидлар йортында
17.10.2017
Өлкәннәргә карата миһербанлык, шәфкатълелек, игьтибарлылык тәрбияләү максатыннан бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Ләйлә Исмагиловна, музыка җитәкчеләре Нурания Әюповна, Диләрә Ильдусовна, рус теле тәрбиячесе Алсинә Фаиловналар белән берлектә Лесхоздагы картлар һәм инвалидлар йортында бардылар. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна шушы йортта тәрбияләнүче абый, апаларны октябрь аенда билгеләп үтелүче - Өлкәннәр көне уңаеннан тәбрикләп үтте һәм изге теләкләрен җиткерде. Балалар шигъри юллар аша өлкәннәрне котладылар, җыр, бию башкардылар. Күңелле очрашу бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
-
Мөдирләр киңәшмәсе
16.10.2017
Бүген "Шатлык" балалар бакчасына беркетелгән Сатыш, Бигәнәй, Мамалай, Кибәче балалар бакчасының мөдирләре белән берлектә семинар үткәрелде. Миләүшә Корбангалиевна мөдирләрне норматив докуметлар, Миләүшә Фәритовна тәрбия һәм белем бирү буенча алып барылырга тиешле эшчәнлек белән таныштырды. Мөдирләр үзләрен кызыксындырган сорауларыга җаваплар алдылар, үзара фикер алыштылар.