муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Кыш Бабай бүләкләр алып килгән 21.12.2022

Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы Һәр балага
Бүләк бирде.
Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән?
Бүген бакчабызга балаларны сөендереп Кыш Бабай, Кар Кызы килде. Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр өләштеләр.
-
Әдәби сәгать "Кышны яратам" 15.12.2022

Бүген Саба район балалар китапханәсе Саба №1 «Шатлык» балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары өчен «Кышны яратам» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Китапханәчеләр балаларга шагыйрьләребез: М.Сафинның “Тәүге кар яугач”, Р.Вәлиеваның “Бөтен дөнья ак кына”, “Яңа ел”, А.Юнысованың “Кышны яратам”, “Беренче кар”, Б.Рәхмәтнең “Кыш һәм Кеше”, “Яңа ел килгәч” шигырьләрен укып, әңгәмә үткәрделәр. Чара “Маша һәм Аю” мульфильмның Яңа елга багышланган сериясен карау белән дәвам итте, кышкы бияләйләрне буяу белән тәмамланды.
-
Юбилеегыз белән!!! 13.12.2022

Бүген мөдиребез Рушания Гыйлемхан кызының - гомер бәйрәме - туган көне, юбилее. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү методисты Луиза Мәҗитовна, профсоюз комитеты рәисе Айгөл Маратовна юбилярны котлап Грамота тапшырдылар, матур теләкләрен җиткерделәр. "Шатлык" балалар бакчасы коллективы исеменнән профсоюз комтеты рәисе Алсинә Фаиловна котлады.
-
Кар бабай! 08.12.2022

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Беренче кечкенәләр төркеме балалары әвәләү эшчәнлеге барышында Кар бабай әвәләделәр.
-
Әнием - кадерлем! 23.11.2022

Уртанчылар төркеме балалары әниләренә бәйрәм котлавын җыр, бию, шигъри юллар аша җиткерделәр. "Башак", "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп курсәттеләр. Әкиятләр аша балалар бердәмлектә көчле, эш сөйгәннең генә ашы тәмле булуын төшендерделәр.
-
Әниләр бәйрәме 22.11.2022

Ноябрь аеның соңгы ялы - 27 нче ноябрь - Әниләр бәйрәме. Әниләр көне уңаеннан елдагыча зур әзерлек белән бакчабызда матур чаралар үткәрелә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әниләрен төрле халык биюләре, җырлар, курайда уйный белүләре белән сөенднрделәр. "Казлар-аккошлар" әкиятен сәхнәләштереп үзләрен чын артист кебек хис иттеләр. Бәйрәм ахырында әниләре белән берлектә җыр башкарып бүләкләрен тапшырдылар.
-
Бозда - сак бул! 16.11.2022 Балаларны көзге-кышкы чорда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан икенче кечкенәләр төркемендә "Бозда - сак бул" темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар рәсемнәр карадылар, уеннар аша куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыттылар.

-
Будь осторожен на льду и на воде! 15.11.2022 В эти дни с воспитанниками детского сада воспитатели проводят беседы на темы: "Осторожно, тонкий лёд", "Будь осторожен на льду". Ребята рассматривают иллюстрации с картинками по безопасности, презентации, обсуждают проблемные ситуации, закрепляют правила поведения на льду, на воде.

-
Дорожная безопасность 14.11.2022 Безопасность-одна из обязательных составляющих среды, в которой растет и воспитывается ребенок. На этапе дошкольного возраста одна из наиболее важных задач для ребенка - научиться правилам жизни во взрослом мире. Правильное поведение на дороге, в транспорте является основным условием сохранения жизни. поэтому важное просто рассказать о безопасности на дороге. Воспитанники старшей группы собирая пазлы научились различать дорожные знаки, вспомнили правила дорожного движения.

-
Күңелле матемтика 08.11.2022

Буген икенче кечкенәләр төркеме балалары математика эшчәнлегендә кунакка килгән куяннарны шарф бәйләргә өйрәттеләр. Көннәр салкынча булганда яхшылап киенеп йөрергә, суык тимәсен өчен шарф бәйләргә кирәклеген аңлаттылар. Шарфларның төрле төстә, озын-кыска булуына билгеләп, аларны чагыштырып карадылар. Кызыл шарфның озын, зәнгәр шарфның кыска булуын берсе өстенә икенчесен куеп карау ысулы белән ташенделәр.












