муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
21 февраля - Международный день родного языка 22.02.2013

В предверии Всемирного дня поэзии 21 февраля ежегодно празднуется Международный день родного языка. К этой знаменательной дате не осталась равнодушным и наш детский сад. Мы сегодня с ребятами средней, старшей и подготовительной группы отпраздновали день поэзии, вспоминали татарских и русских писателей, таких как Муса Ждалиль, Александр Сергеевич Пушкин. Не секрет, что русский язык нам также неоходим как и родной татарский язык для познания окружающего мира и общения, учитывая это на празднике дети рассказали стихи на русском языке посвященные Родине, мамам, папам. В завершении утренника все посмотрели мультфильм по сказке А.С. Пушкина "Сказка о рыбаке и рыбке".
Всеми́рный день поэ́зии ежегодный праздник, отмечаемый 21 марта. Этот праздник был учрежден ЮНЕСКО (Организация Объединённых Наций по вопросам образования, науки и культуры) в резолюции 30-й сессии Генеральной конференции ЮНЕСКО, принятой 15 ноября 1999 года. Как отмечалось в решении ЮНЕСКО, цель учреждения праздника — «придать новый импульс и новое признание национальным, региональным и международным поэтическим движениям».
-
Ватанны саклаучылар көне 21.02.2013

Төркемнәрдә Ватанны саклаучылар көненә эзерлек бик актив барды. Мәсәлән, уртанчылар төркеме әтиләренә, абыйларына багышлап балалар тәрбиячеләре ярдәме белән махсус газета эшләнде. Анда балалар армия сафларында хезмәт иткән вакытта төшкән якыннарының фотоларын урнаштырдылар. Зурлар төркеме пластилиннан парашютчы ясадылар, ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әтиләренең портретларын ясадылар, элеге рәсемнәрдән күргәзмә дә оештырылды.
-
Ягез әле, әтиләр! 21.02.2013

20 нче февраль көнне бакчабызда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ягез әле, әтиләр!" спорт күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бу чарада һәр төркемнән әтиләр катнашып 2 команда оешты. Төрле спорт һәм күңелле уеннар балаларның котлаулары, җыр-биюләре белән дәвам итте. Бәйге әтиләрдән оешкан жюри ярдәмендә бәяләнде, нәтиҗәдә ике команда да 40 ар очко белән җиңү яулап һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Ватанны саклаучылар көне 19.02.2013

Бу атна Ватанны саклаучылар көненә багышлана. "Шатлык" тулысынча бу зур бәйрәмгә әзерләнеп, балаларның бердәм эшчәнлекләрендә шушы темага багышланып төрле чаралар үтә. Мәсәлән, балалар әтиләренә үз куллары белән бүләкләр ясыйлар, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары " Минем әтием" темасына багышланган рәсем конкурсында актив катнаштылар. Иртәгә бакчабызда һәр төркем әтиләре белән "Ягез әле, әтиләр" спорт күңел ачу кичәсе үткәрелә.
-
Муса Җәлил безнең күңелләрдә 15.02.2013

Бакчабызда Татарстанның яраткан шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилгә багышланган зур чара булып үтте. Бу әдәби-музыкаль иртә балалар тарафыннан башкарылган җырлар, шагыйрнең шигырьләре белән үрелеп барды.Соңрак балаларга проектор ярдәме белән шагыйрнең гомер һәм иҗат юлы фотоларда күрсәтелеп, сөйләнде, кабат якташыбызның язмышы искә алынды.
-
"Ел тәрбиячесе - 2013" бәйгесенең икенче этабы 14.02.2013

Бу көннәрдә районыбыз күләмендә "Ел тәрбиячесе-2013" бәйгесенең "Ачык шөгыль" күрсәтү этабы булып үтте.Бакчабызның данын быел 1 кв.категорияле тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзә кызы яклый. Бәйге таләпләре буенча Гүзәл Хамзевна Байлар Сабасының №4 "Кынгырау" балалар бакчасында уртанчылар төркеме белән ачык шөгыль күрсәтте. Ана теле һәм рәсемләүне берләштергән интеграль бердәм эшчәнлек "Табигать - безнең дустыбыз" темасы астында үтте. Шөгыльне күрсәтүдә ярдәм иткән "Кынгырау" балалар бакчасы коллективына һәм актив катнашкан балаларга зур рәхмәтләр җиткерәбез.
-
Муса Җәлил 14.02.2013

Муса Җәлил – татар әдәбиятының гына түгел, бөтен ил әдәбиятының горурлыгы hәм даны. Аның гражданлык тойгысы, поэтик ялкыны, илгә тугрылыклыгы миллионлаган кешеләр өчен үрнәк булып тора. Бу атнада балаларның бердәм эшчәнлеге Муса Җәлилгә, аның иҗатына багышланды. Шагырьнең авыр тормыш юлы балалар өчен бик кызыклы, иҗаты аңлаешлы. Илебез саклаучылар бәйрәме алдыннан Муса Җәлил белән танышу бик урынлы булды. Иртәгә, 15 февраль көнне музыка җитәкчесе Дилбәр Мустафина әзерләгән " Муса Җәлил безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль иртә үткәрелә. Анда бакчабызның барлык балалары да катнаша дип көтелә.
-
Лыжня России - 2013 11.02.2013

Барлык Россия күләмендә үтүче массакүләм чаңгы ярышында безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы, бакчада тәрбияләнүче балалар бик теләп, актив катнаштылар. Тәрбиячеләр дә, аларның ярдәмчеләре дә, балалар да бу чарага әзерлек белән килеп, старттан алып финишка кадәр килделәр. Соңрак балалар, коллектив тәмле кайнар чәй белән сыйланды. Күңелле чара истәлеккә фотосүрәткә төшү белән төгәлләнде.
-
Кошлар өчен җимлекләр элдек 09.02.2013

Кошларга җимлекләр элү балалар өчен бик кызыклы чара булды. Чөнки бу күңелле эш өчен һәр бала диярлек алдан ук әти-әнисе белән әзерләнеп җимлек ясап алып килгән иде. Кошлар өчен җимлекләр үзебезнең бакча биләмәсендәге агачларга эленде. Балалар хәзер, саф һавага чыгу белән, шул җимлекләрнең азыгын карыйлар."Кунаклар" - кошлар килеп киткән булса, бик сөенеп яңадан җим салалар.
-
Яшь буынга тәҗрибә 09.02.2013

Тәрбияче Абдуллина Наилә Гараевна 2нче кечкенәләр төркемендә балаларның бердәм эшчәнлеген "Минем дусларым-бүлмә гөлләре" темасы астында үткәрде. Максаты: Балаларга бүлмәдә үскән гөлләр турында төшенчә бирү, исемнәрен атый белергә өйрәтү, яфраклары, сабагы, тамыры, чәчәге барлыгын, гөлгә үсәр өчен су, яктылык, җылылык, туфракны ашлау кирәклеген аңлату. Тышкы кыяфәтләренә карап гөлләрне аера белергә, рәсемнәргә карап танырга, бүлмә гөлләре өчен шартлар тудыру турында мәгълүмат бирү












