муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Планетабызны чәчәкләргә төрик! 27.06.2013

"Һәрвакыт тынычлык" атналыгы планы нигезендә бүген бакчабыз балалары чәчәкләр турында сөйләштеләр. Максаты: балаларның чәчәкләр турында белемнәрен баету, чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сойләргә өйрәтү. Чәчәкләр тынычлыкны, матурлыкны билгеләүче символлар булуын аңлату. Чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү.Әлеге рәсемдә зурлар төркеме балалары иҗади күмәк эш белән мәшгуль, алар аппликация ысулы белән чәчәкләр болыны ясыйлар.
-
Планетабызны чәчәкләргә төрик! 27.06.2013

Иҗади эшебезнең нәтиҗәсе
-
Бездә әкият дөньясы 26.06.2013

Төрле-төрле әкияти образлар барлыкка килде күмәк эш нәтиҗәсендә. Аккошлар капкадан ук каршы ала.
-
Бездә әкият дөньясы 26.06.2013

Маша һәм аю и балаларның иң яраткан персонажлары, бу урын иң җәлеп иткәне. Әйтерсең лә: "Без мәктәпкә инде әзер" - ди алар.
-
Бездә әкият дөньясы 26.06.2013

Әкәм-төкәмнәребез дә бар...
-
Безнең кояш яктырак! 25.06.2013

Ромашкалар аллеясын хәзер үзебезнең кояш яктырта. Шунысы куанычлы кояшыбыз һәркемнең күңелен яктырта, хәтта килеп фотоларга төшереп китәләр,"Без дә кайткач үз ишекалларыбызда ясыйбыз",- диләр кайбеләре.
-
22- Хәтер көне 24.06.2013

Балаларны Бөек Ватан сугышы турында, солдатларның сугышта күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү, Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын арттыру, патриотик хисләр тәрбияләү һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан бүген "Шатлык" бакчасы балалары мәңгелек ут янына бардылар. Бу чарада зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.
-
Көн саен бер яңалык бездә! 15.06.2013

Быел безнең коллектив җәйгә яңа сулыш алып керде. Бертөрлелектән арып без җыелышып төрле-төрле, балалар күңеленә якын булган фигуралар ясарга керештек. Җиһазлар бик гади булса да ( мәсәлән су шешәләре, тәгәрмәч) алардан бик матур, үзенчәлекле геройлар барлыкка килә башлады. Бу чара барыбызны да сихерләгән кебек бакча хезмәткәрләренең өйдәгеләрен дә мавыктырды. Иң беренче булып ромашка чәчәкләре аллеясы барлыкка килде. Аларга инде бал кортлары да ияләште
-
Бүген бездә САБАНТУЙ! 13.06.2013

Бүген безнең бакчабызда милләтебезнең зур милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелде.Бу чарага әзерлек тәрбиячеләр, ата-аналар, балалар тарафыннан күптән башланды: бирнәләр җыелды, җырлар, шигырьләр өйрәнелде. Төрле уеннар: капчык киеп йөгерү, канат тарту, чүлмәк вату һәм башка төрле күңел ачу ярышлары оештырылды. Балалар исә, бүген һәрберсе төрле- төрле бүләкләр белән кайтып китәчәкләр.
-
Сабантуй мизгеләре 13.06.2013

Сабантуе- хезмәт туе!












