муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Талантлар утравы - 2015" 15.03.2015

Бүген Саба мәдәният йортында район күләм яшь талантларны ачыклау, барлау максатыннан гаилә ансамбельләре катнашында "Талантлар утравы - 2015" фестиваль - конкурс булып үтте. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы данын яклап мәктәпкә әзерлек төркеменнән Илүзәр, Илзара, Людмила Кашаповлар , Наилә, Әлфия Сафиуллиналар, Әзкәр, Зөлфәт, Фәнзил Шакировлар гаиләләре, зурлар төркеменнән Чулпан, Зөлфия Зариповалар, Илиза, Әдел, Гөлшат Халимовлар катнашты. Һәр гаилә конкурска иҗади якын килеп, яхшылап әзерләнде. Конкурс барышында җыр, бию, нәфис сүз номинацияләрендә яхшы чыгыш ясаучы Кашаповлар, Шакировлар, Зариповлар гаиләләренең 15 майда үтәчәк Гала-концертка үтүләре билгеле булды. Талантлы гаиләләрне барлап әзерләүче музыка җитәкчесе Яхина Гөлнара Илдусовнага шулай ук конкурста катнашкан әти-әниләргә, балаларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә яңадан-яңа конкурс, бәйгеләрдә катнашып зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
"Без идек" 15.03.2015

Кашапов Илүзәр апасы Илзара әнисе Людмила белән «Без идек» керәшен халык жырын башкардылар.
-
"Кояшлы ил" 15.03.2015

Халимова Илиза абыйсы Әдел әнисе Гөлшат белән Л.Батыр-Болгари көенә, Ә.Рәшитов сүзләренә "Кояшлы ил" җырын башкардылар
-
"Яратыгыз" 15.03.2015

Сафиуллина Наилә әнисе Әлфия белән "Яратыгыз" җырын башкардылар
-
Шаян бию 15.03.2015

Шакиров Әзкәр абыйсы Зөлфәт әтисе Фәнзил башкаруында "Шаян бию"
-
"Бала белән күбәләк" 15.03.2015 Зарипова Чулпан әнисе Зөлфия белән бөек шагыйребез Габдула Тукайның "Бала белән күбәләк" әсәрен сәхнәләштерделәр.

-
"Исәнме, кояш" 14.03.2015

Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы −
Сагынып көткән яз килә.
Мөнир Мазунов.
“Исәнме, кояш!” атналыгы барышында максатчыл күзәтү аша балаларны язгы табигать күренешләре белән таныштыруны дәвам итү; кояш турында белемнәрен тулыландыру; кояшның табигатькә йогынтысын ачыклау; табигатьтәге бәйләнешләрне аңлата белү күнекмәләрен камилләштерү; әйләнә-тирә дөньяга эстетик мөнәсәбәт формалаштыру; табигатькә карата аңлы караш, экологик культура, язгы табигать күренешләренә соклану хисләре тәрбияләү өстендә эш алып барылды. Икенче кечкенәләр төркеме балалары Фәсхиева Гөлгенә Тәлгатовна җитәкчелегендә"Язгы кояш" темасына эшчәнлек барышында кояшның җирне җылытуын, елмаеп бар дөньяны яктыртып торуын билгеләп, кояшның бар тереклек ияләренә кирәк булуын ачыклап рәсемгә төшерделәр.
-
"Яз килә, яз килә - елмаеп кояш көлә!" 14.03.2015

Күк йөзеннән бөтен җиргә
Кояш нур сибә.
Кар эри, тамчы тама
Бар тереклек уяна...
Зурлар төркеме балалары атналык тема буенча алган белемнәрен кисеп ябыштыру эшчәнлегендә чагылдырдылар.
-
Бәйрәм белән!!! 07.03.2015

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Хөрмәтле хатын-кызлар! Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт салмаган урын юк, дисәк тә хата булмас. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, республика, ил казанышларына бәһалап беткесез өлеш кертә. Гаиләдә бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята. Хөрмәтле гүзәл затлар, коллегалар! Сезне матур бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбриклибез. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар теләп калабаз!
-
"Йөрәк җылымны бүләк итәм" 06.03.2015

Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булганга без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
Әниләрне, әбиләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Мәктәпкә әзерлек төркеменең бәйрәме үзенчәлекле булды. Танылган тапшырулар, кызыклы очрашулар, Әниләрдән интервью алу, кызыклы вакыйгаларны искә төшерү, файдалы киңәшләр бирү белән үрелеп барды бәйрәм. Кичә дәвамында балалар җыр, бию, уен коралларында уйный белү, нәфис сүзгә булган осталыкларын Әниләргә танылган "Сәламәт яшәү" , "Танылу минуты", "Күмәк бию" "проектлары" аша җитекерделәр.












