муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Тынычлык, иминлек сагында Сез кирәк! 19.02.2015

19 нчы февраль көнне уртанчылар төркеме балалары белән "Тынычлык, иминлек сагында Сез кирәк! " дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Балалар физ.инструктор Гөлназ Аубакирова җитәкчелегендә дәүләт флагы тотып, төз адымнар белән залга уздылар. Гимнастик күнегүләр аша, төрле хәрәкәтләр ясап бәйрәм салюты ясадылар.Балалар әтиләре өчен әзерләгән җырлар,бию, шигырьләрне Гөлнара Ильдусовна белән берлектә бер-бер артлы кунакларга җиткезделәр. Тәрбиячеләр Ләйсән Ахмәтсафина, Венера Каюмова әзерләгән, зирәклектә һәм җитезлектәге сынауларны әтиләр бик теләп башкардылар. Алар, үзләре яратып эшли торган барлык һөнәрләрен уен рәвешендә күрсәткәндә, балаларның йөзләрендә шатлык хиләре балкыды.Балалар, үз чиратында, тырышып үз куллары белән ясаган бүләкләрне әтиләренә тапшырдылар.
-
Әтиләр бәйрәме! 18.02.2015

Бүген, 18 нче февраль көнне икенче кечкенәләр төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Әтием-горурлыгым" исеме астында музыкаль чара үткәрелде.
Бәйрәм музыка җитәкчесе Яхина Гөлнара Ильдусовна, тәрбиячеләр Гайфуллина Дания Әминовна һәм Фәсхиева Гөлгенә Тәлгатовна белән берлектә алып барылды.
Бу матур чарада балалар, әтиләрен матур шигырьләр сөйләп котладылар, "Капитан", "Күңелле балчак", "Паровоз" дип исемләнгән җырлар җырладылар. Малайларыбыз "Капитан" биюен башкарсалар, кызларыбыз "кечкенә матрешкалар" булып биеделәр. Шулай ук, бәйрәм барышында әтиләр төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр, шарлар кабарттылар, ат булып сабыйларын атта йөрттеләр. Ә бәйрәм азагында балалар әтиләрен сөендереп үз куллары белән ясаган рәсемне бирделәр.
-
"Батыр егет - ил күрке!" 18.02.2015

Икенче кечкенәләр төркеме балалары бик сөенеп әтиләренең хәрби хезмәттә төшерелгән фотосүрәтләрен алып килделәр һәм тәрбиячеләр алар ярдәмендә матур гәҗит чыгардылар.
-
"Кызыл ромашкалар" 13.02.2015

Муса Җәлилгә багышланган атнада уртанчылар төркеме балалары иҗат эшләрен язучының "Кызыл ромашкалар" шигыренә багышладылар. Әлеге эшнең максаты булып: балаларны халык шагыйре Муса Җәлилнең иҗаты белән таныштыру, аның батырлыгына хисләре тәрбияләү; кайчы белән дөрес итеп эш итү күнекмәләрен ныгыту, өлге буенча киселгән кәгазьләрдән альбом битенә ромашка таҗларын ябыштыру һәм краска белән пумала ярдәмендә таҗларга "кан" тамчыларын ясау иде. Шулай ук, балалар рәсем ясау шөгылендә М.Җәлилнең "Сәгать" шигыренә багышлап сәгать рәсемен ясадылар. Балалар бу эшләрне бик зур тырышлык белән башкардылар. Эшләрен сезнең игътибарга да куябыз.
-
"Муса Җәлил - халык улы" 13.02.2015

Муса Җәлил безнең бөек шагыйребез. Шуңа күрә дә, бу атнаны олы шәхесебезгә багышладык һәм ул "Муса Җәлил- халык" темасы астында үтте. Максаты: Муса Җәлил турында балаларның белемнәрен баету, аның әсәрләре белән танышуны дәвам итү, герой шагыйрьгә карата бәяләмә бирү, батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү, Ватанны саклау теләге тәрбияләү иде. Атна дәвамында әлеге тема астында байтак кына эш башкарылды: герой-шагыйрь турында әңгәмәләр уткәрелде, әссрләре укылды, шигырьләре өйрәнелде, әсәрләренә рәсемнәр, паннолар ясалды. Йомгаклау итеп, "Муса Җәлил бөек шагыйребез" - дигән тема астында бәйрәм иртәсе үткәрелде.
-
Безнең иҗади эшләребез 12.02.2015

Муса Җәлилгә багышланган атналыкта, тәрбиячеләр, язучы иҗатына таянып балалар белән төрле иҗади эшләр башкардылар. Мәсәлән икенче кечкенәләр төркеме балалары М.Җәлилнең "Әтәч" шигырендәге әт әчкә "койрыкларны" ябыштырып күмәкләшеп зур панно, зурлар төркеме аппликация һәм буяу алымнарын кулланып , ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әвәләү алымнарын кулланып "Кызыл ромашкалар"ясадылар.
-
Наблюдение 09.02.2015

Наблюдение - это целенаправленное восприятие, сложный познавательный процесс. Оно связано с показом изменяющихся явлений. Его цель - не только познакомить детей с предметами или явлениями, но и научить замечать изменения в окружающем мире. Учитывая выше изложенное воспитатель по обучению русскому языку Вафина Л.И. еженедельно проводит наблюдения на природе. На этой неделе Лилия Ильфировна с детьми подготовительной группы наблюдали за березой. Целями наблюдения по теме "Береза зимой" являются : формирование знания об особенностях жизни деревьев зимой; воспитание бережного отношения к растениям ( не задевать хрупких от мороза веток и почек, так как они ломаются). По ходу наблюдения дети беседовали о березе, на участке укрывали стволы деревьев снегом, чтобы они не вымерзали, играли подвижные игры "Воробушки и кот", упражнялись в прыжках.
-
Чаңгы ярышы - 2015 08.02.2015 Балаларны кече яшьтән сәламәтлекләрен кайгырту, спорт белән шөгыльләнергә күнектерү, киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген төшендерү максатыннан Байлар Сабасында чаңгы ярышы үткәрелде. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ярышта теләп катнаштылар. Яшьтәшләре арасында җитезлектә ярышып истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Ярышта катнашкан барлык балаларга, әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Уңышлар теләп калабыз.

-
Россия, Татарстан күләм чаңгы ярышы - 2015 08.02.2015

Кышкы матур бер көндә
Чаңгы алдык та кулга,
Кар-бураннар туздырып,
Киттек чаңгыда шуып.
Бүген Россия, Татарстан күләм чаңгы ярышы - 2015 үткәрелде. Районыбыз оешмалары хезмәткәрләре, җитәкечеләре чаңгыда узыштылар. Безнең коллектив та бу чарадан читтә калмады. Хезмәттәшләребез көннең кояшлы, әммә салкынча булуына крамастан чаңгыларны алып чаңгы базасына юнәлде. Тиешле юлны үтеп, җитезлектә көч сынашып, чаңгыда йөрүнең организымга файдалы булуын раслап, күтәренке рухта таралышты кызлар.
-
Россия - зур дәүләт 06.02.2015 Балаларның Россия башкаласы Мәскәү, рус милләте турындагы белемнәрен баету, Россия символикасы турында, Россия күп милләтле ил булуы турында мәгълүмат бирү; рус һәм башка халыкларның милли гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыру, балаларда туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү макстынанан 2-6 февраль көннәрендә “Россия - зур дәүләт” атналыгы үткәрелде. Балаларның бердәм эшчәнлекләре барышында атналык теманы ачып презентацияләр күрсәтелде. Рус халыкының танылган балалар язучыларының әсәрләре укылды, әкиятләре сәхнәләштерелде. Городец, Дымково, Гжель, Жостово һәм башка һөнәрчеләрнең эшләре, бизәкләрен ясау ысуллыры өйрәнелде. Йомгаклау чарасы итеп уртанчылар төркеме балалары рус халкының "Чуар тавык" әкиятен сәхнәләштерделәр, "Йомры икмәк" әкиятен өстәл театры ярдәмендә Лилия Ильфировна яшь тамашачыларга җиткерде. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркме балалары белән рус халкының әйлән-бәйлән уеннары уйнатылды.













