МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Сәламәт булыйм, дисәң! 22.03.2016

Балаларда танып белү һәм мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген үстерү, үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга өйрәтү, спорны яратырга, аның белән дуслашырга, көчле ихтыярлы, сау-сәламәт булу максатыннан бу атна эчендә балалар белән төрледән-төрле эшләр башкардык.
-
Уенчыкларым ял итсен. 21.03.2016

Уенчыкларга ял итергә дә вакыт табабыз.
-
Китапханәдә кунакта. 18.03.2016

Без бүген Люция апа янына китапханәгә кунакка килдек.
-
Тиздән Г.Тукай абыйның туган көне. 18.03.2016

Туган тел!
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! -
Без Тукай абый шәкертләре. 18.03.2016

Безгә Гадел үзенең яраткан "Су анасы" әкиятен сөйләде.
-
Математика өйрәнәбез. 17.03.2016

-
Сыерчыкларны көтәбез. 16.03.2016

Балалар белән саф һавага чыккач каен агачына эленеп куелган сыерчык оясын күзәтәбез. Балалар түземсезләнеп сыерчыкларның килүен көтәләр.
-
Күчмә кошларны өйрәнәбез. 15.03.2016

Сөйләм үстерү эшчәнлегендә балалар белән кышлаучы кошлар арасыннан күчмә кошларны аерырга, танып белергә өйрәндек.
-
Кошлар да яз килүенә сөенә. 14.03.2016

Бу атна эчендә "Кошлар- безнең дусларыбыз" проекты буенча эшлибез. Балалар белән рус теле эшчәнлегендә яз турында һәм язның ин беренче кошлары хакында сөйләштек, презентация ярдәмендә аларның тавышларын тыңлап, уеннар аша күчмә кошларны аерырга өйрәндек.
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә.
Әйтегезче,кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк.
Көннәр җылы, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.
-
Рус теле эшчәнлеге. 14.03.2016

Балалар белән яз турында русча җөмләләр төзеп картиналар буенча сөйләргә өйрәнәбез.




