МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Саф һава-тәнгә дәва! 23.01.2016

-
Җәнлекләрне өйрәнәбез. 22.01.2016

Рус теле эшчәнлегендә балалар белән кыргый, йорт һәм җылы як җәнлекләрен өйрәнәбез. Бүген дә аларны кисәкләрдән җыеп, төзелешләрен өйрәндек.
-
Бүген авыл фельдшеры бездә кунакта. 22.01.2016

Бу атна дәвамында һөнәрләр турында сөйләштек, эш турында мәкальләр, табышмаклар чиштек. Менә бүген кунакка авыл фельдшеры Рушания апа килде. Ул балаларга чисталык турында, кар белән шаярмаска, аны ашамаска, карда бик күп төрле микроблар барлыгын аңлатты. Шулай ук суган, сарымсак белән дус булсалар, саф һавада ешрак йөрсәләр, грипп дигән вирус аларны читләтеп узар, диде.
-
Яңа уенчыклар. 21.01.2016

Балалар бакчасына яңа уенчыклар кайтты. Һәм балалар леголар белән төзүчеләр булып, өйләр төзеп уйнадылар.
-
Чәчтарашлы уйныйбыз. 21.01.2016

Кызлар һәрвакыт бизәнергә яраталар. Әдилә дә үзенең сеңлесе белән яңа уенчыклар белән чәчтарашлы уйный.
-
"Кем эшләми, шул ашамый" 20.01.2016

Саф һавага чыккач, тәрбияче апабыз "Кем эшләми, шул ашамый" дигән мәкальне искә төшерә дә һәм без иң беренче чиратта шугалагыбызны кардан чистартып рәхәтләнеп тау шуабыз.
-
Булачак укучыларыбыз. 20.01.2016

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасыннан Әлфис белән Энҗе һәм "Карлыгач" балалар бакчасыннан Шәүкәт белән Әминә үзләренең булачак класс җитәкчесе Фирдания Миннемуловна янына мәктәп белән танышырга килделәр. Фирдәния Миннемуловна аларны мәктәп тормышы белән таныштырып үтте һәм олы, катлаулы, кызыклы белем юлына аяк басачакларын исләренә төшерде. Балаларга мәктәптә парта артларына утырып биремнәр эшләүләре бик күңелле булды. Балалар "Без тиздән укучылар булабыз"- дип сөенешеп кайтып керделәр.
-
Без рәссәмнәр. 18.01.2016

Бүгенге көннән башлап һәнәрләр турында өйрәнәбез һәм рәсем эшчәнлегендә балалар үскәч узләренең кем булуларын рәсемгә төшерделәр. Аларны хыяллы чәчәк үстерүче, шофер, чәч кисүче һ.б.
-
Кошларны туйдырабыз. 18.01.2016

Чыпчык белән песнәк килде
Кичә куйган җимлеккә.
Әллә кышка сөенәләр,
Әллә инде җим күпкә.
Чыркылдашып сыйландылар,
Канатлар кага-кага.
Көн дә килегез, кошкайлар,
Онытмам җим салырга.
-
Күнегүләр ясыйбыз. 15.01.2016

Балаларның хәрәкәт активлыгын, тизлек, җитезлек үстерү, балаларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан физкультура эшчәнлеге вакытында төрле уеннар, күнегүләр эшлибез.




