• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75
Телефон: +7(843)-624-26-67
E-Mail: kibichisaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большекибячинская СОШ"
Руководитель: Шаймиев Ильнар Ильшатович
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 79 учащихся
У нас учат: 21 учитель

новости школы

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

Опубликовано: 11.12.2023

 9 декабрь көнне  мәктәбебездә Төбәк сигезьеллык, Олы Кибәче урта мәктәпләрендә төрле елларда белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәребез һәм мәктәп директорлары  белән  “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...” дип исемләнгән  очрашу булып үтте. Аны туган тел һәм әдәбият укытучысы Сафина Сиринә Зәкиҗан кызы һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Измайлова Гүзәлия Мансур кызы  йөрәкләргә  үтеп керерлек, күңелләрдә онытылмаслык хисләр калдырырлык итеп алып бардылар.

Очрашуда бик күп хатирәләр яңартылды. Мәктәп тарихыда, аның беренче директорын, ветеран укытучыларыбызны да хөрмәтләп искә алдык без ул көнне. Чөнки сораулар  мәктәп хатирәләре, студент еллары һәм укытучы һөнәре белән бәйле иде. Килгән кунакларыбыз алып баручыларның бер соравын да җавапсыз калдырмады, иң матур, иң күнелле вакыйгаларны хәтерендә яңартты. 

Кунакларыбыз арасында 1961 нче елдан 1969 нчы елга кадәр мәктәп директоры булган, әле генә 90 яшьлек юбилеен үткәргән Нәҗметдинов Фәрит Нәҗметдинович, 1980-1987 елларда татар теле әдәбияты укытучысы булып эшләгән Сафина Рузалия Зиятдиновна, 1992-1995 елга кадәр 2003 елдан 2011 елга кадәр мәктәп директоры булып эшләгән Ибушев Виталий Алексеевич, 1995-1997 елларда мәктәп дректоры, бүгенге көндә Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Сафин Айрат Камилович, 1997 елдан 2003 елга кадәр директор булып эшләгән Сабитов Әнәс Нуриевич, 2011-2013 елларда директор вазифасын башкарган Галияхметов Роберт Рашитович, 2013-2019 нчы елда директор булып эшләгән Мухаметзянов Рәлиф Ринатович һәм тагы бик күп дәрәҗәле кунаклар, мөгаллимнәр  кызыклы истәлекләре белән уртаклаштылар. Озак еллар тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгэн Бикмиев Фәһим Тимергалиевич күңел кичерешләрен шигырь юллары белән җиткерде.

Укытучылар һәм укучылар  тырышлыгы белән  әзерләнгән һәр чыгыш югары бәяләнде. Әлеге кичәдә пионерлар һәм Россия бөркетләре хәрәкәтен чагыштырып күрсәтү буыннар чылбырының өзелмәвен раслады.

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе  директоры  Шаймиев Илнар Илшатович очрашуга килгән барлык кунакларга рәхмәт белдерде. “Һәркем үзенә яраклы, ошаган хезмәт төрен, һөнәр сайларга тиеш. Тормышта үз юлыңны табу  булачак һөнәреңне дөрес сайлауга да бәйле. Яратып башкарган эш кенә яшәешне мәгънәле итә. Синең хезмәтеңнең башкаларга кирәк булуын тою- олы бәхет ул”, -  дип тәмамлады ул сүзен.

Очрашу кунаклары җылы хисләр белән таралышты. Чынлап та, мәктәп кеше өчен иң изге, иң кадерле урын. Шуңа күрә, һәркем укыган, хезмәт куйган мәктәбенә  бик теләп кайта, ә туган мәктәп,  аларны сөенеп, көтеп каршы ала.



К списку новостей