• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75
Телефон: +7(843)-624-26-67
E-Mail: kibichisaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большекибячинская СОШ"
Руководитель: Шаймиев Ильнар Ильшатович
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 79 учащихся
У нас учат: 21 учитель

новости школы

"Беренче укытучы" очрашу-кичә

Опубликовано: 29.04.2023

2023 ел-Педагог һәм остаз елы уңаеннан, "Укытучы дигән һөнәр бар" акциясе кысаларында,   29 апрель көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә “Беренче укытучы” исемле очрашу-кичә узды. Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр, мөгаен.  Очрашуга мәктәптә озак еллар башлангыч классларда белем биргән    Терентьева  Мария Николаевна, Әгъләмова Мөнәвәрә Хәниповна, Мөбәрәкҗанова Кадрия Шаһимардановна, Баһманова Рәмзия Накиповна, Солтанова Рушания Әсхадуловна, Сафина Рузалия Зыятдиновна, Гатауллина Фәкыя Хәсәновна чакырылды. Алар үзләренең хезмәт елларын, истәлекләрен барлап, укучыларга бик матур теләкләрен җиткерделәр. Бүгенге көндә безнең арабызда булмаган, бик күп   укучыларның беренче укытучылары булып  күңелләренә уелып калган   остазлар да  искә алынды бу чарада. Юзеев  Иван Алексеевич, Сафина Суфия Сафа кызы,  Хабибуллина Мәскүрә Мөхәммәт Сафа кызы, Гарипова Мөнәвәрә Ахун кызы, Җәләлова Тамара Степановна   -әлеге мөгаллимнәр озак еллар Олы Кибәче авыл җирлегендәге башлангыч мәктәпләрдә белем биргәннәр.  Чарада иганәче, эшмәкәр Шафиков Рифкать Зыятдин улы да катнашты. Ул үзенең беренче укытучысы Сафина Суфия апа турындагы хатирәләре белән уртаклашты, кунакка килгән барлык укытучыларның иңнәренә  ак  мамык шәлләр салды. Укытучы – дөньяны танып-белергә омтылучы балаларның керсез, пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән-газиз әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Хөрмәтле укытучыларга саулык, авыр эшләрендә уңышлар, сабырлык теләп, җылы –матур очрашу кичәсе “Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры белән тәмамланды.

#ГодПедагогаНаставника#ГодПедагога2023#ГодНаставника2023



К списку новостей