• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75
Телефон: +7(843)-624-26-67
E-Mail: kibichisaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большекибячинская СОШ"
Руководитель: Шаймиев Ильнар Ильшатович
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 79 учащихся
У нас учат: 21 учитель

новости школы

Такая есть профессия-Учитель

Опубликовано: 23.04.2023

Җәләлова Тамара Степановна 1930 нчы елның 9 нчы мартында Кызыл Йолдыз районы Шомырбаш авылында дөньяга килә. 1937 нче елда туган авылындагы башлангыч мәктәпкә  укырга керә.  

 Тамара апа Шомырбаш авылында җидееллык   мәктәп тәмамлаганнан соң,  укуын Котлы Бөкәш урта мәктәбендә дәвам итә. Аннары  Алабуга педучилищесына укырга керә. Алабуга педучилищесын  тәмамлап, ”Башлангыч сыйныф укытучысы” дигән белгечлек  ала.

   Сугыш чоры һәм аннан соңгы авыр елларда чыныккан, белем алган 20 яшьлек кыз чит-ят җирләргә китеп, 1950 нче елда  Саба районы Килдебәк мәктәбендә башлангыч сыйныф  укытучысы булып эшли башлый. Анда бер  ел эшләгәч, 1951 нче елда  Олы Кибәче башлангыч  мәктәбенә күчерелә.  

Бу елларда укытучы җилкәсенә балаларга белем һәм тәрбия бирүдән тыш бик күп төрле эшләр йөкләнә: агитаторлык хезмәте, терлекчелек фермаларныда контроль  савымнарга бару, басу-кырларда эшләүче механизатор-комбайнчыларны кыр эшләре көндәлеге белән таныштыру, урып-җыю эшләрен яктырткан бюллетеньнәр чыгару, төрле бәйрәмнәргә доклад-концерт әзерләү, халык исәбе алу, юл буйларын чабу, малларга себерке әзерләү, печән әзерләү, борчак әйләндерү, амбарда эшләү, мәктәпкә ягарга утын хәстәрләү  һ.б. 

Тамара апа Җәләлова башлангыч классларда укучы барлык балаларга да рус теле укыта.  

1984-1987нче елларда Олы Кибәче башлангыч мәктәбе мөдире була. Мөдир буларак, мәктәпнең барлык хуҗалык эшләрен башкарырга, кышкы утын хәстәрләргә, мәктәп территориясен тәртиптә тотарга кирәк. Тамара Степановна  укытучы буларак та, җитәкче буларак та бик сәләтле, таләпчән, төгәл кеше. Бу вазифада да сынатмый ул, нинди генә эшкә кушсалар да,  җиренә җиткереп башкара, аның һөнәри   тәҗрибәсе елдан-ел арта, камилләшә бара. 1987нче елда лаеклы ялга чыга. Тамара апа 2019 елның маенда вафат була.

https://padlet.com/anisanig1986/padlet-c3nj5kba1rgegnlk/wish/2571404492 

Җәләлова Тамара Степановна

#ГодПедагогаНаставника

#ГодПедагога2023

#ГодНаставника2023

 



К списку новостей