• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75
Телефон: +7(843)-624-26-67
E-Mail: kibichisaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большекибячинская СОШ"
Руководитель: Шаймиев Ильнар Ильшатович
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 79 учащихся
У нас учат: 21 учитель

новости школы

Ил яклар ир булып үсегез!

Опубликовано: 15.02.2013

 

Әфган сугышы. Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның – әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең – моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы әфган җирендә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган  ул хәерсез әфган сугышы!

9 ел 1 ай 21 көнгә сузылган әлеге афәттә 15 мең ир-егетнең, шул исәптән, безнең республикадан гына 257 егетнең,   5 райондашыбызның гомере өзелде. Аларның хәтерен әлеге сугыштан исән кайтканнар саклый.

Моннан 24 ел элек, 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көне  Хәтер көне буларак тарихка кереп калды. Ел саен шушы көнне без үзебезнең мәктәбебездә  очрашу уздырабыз.

“Ил яклар ир булып үсегез” дип исемләнгән кичәбезнең кунаклары- кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз.

Олы Кибәче авыл җирлегеннән Әфган җирендә 10 егет хезмәт иткән. Ә Чечен республикасында  һәм Дагыстанда 12 авылдашыбыз хәрби-интернациональ бурычын үтәгән. Алар хөрмәтенә уздырылган  очрашуны мәктәп директоры Роберт Рашитович ачып җибәрде.Үз чыгышында ул егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү  икәнлеген белдереп, килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде. Укучы егетләребезне дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәүче, үз алдына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.

ХХН укытучысы Айрат Камилович, кичәне дәвам итеп, Әфган сугышы китергән югалтулар турында сөйләде. “Кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларыбыз  туган  илләренә тугрылыкларын армия хезмәтендә генә раслап калмадылар. Әфганстанда хезмәт иткән 7, Чечняда хезмәт иткән 4 егетебезнең авылыбызда төпләнеп, бәхетләрен үз җиребездә табуы, шул җирдә хезмәт куюы-аларның туган якка булган мәхәббәтләрен раслаучы тагын бер дәлил”, -диде ул.

Кичә  укучыларыбызның иң матур җыр –биюләре белән үрелеп барды. Хәрби-интернационалистлар сугышчан хатирәләре белән  уртаклаштылар, армиягә киткән көннәрен,  бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның берсенннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды алар укучыларны.

Очрашу спорт залында әфганчылар кубогына волейбол ярышы белән дәвам итте. Аз гына өстенлек белән кубокка югары класс укучылары лаек булды.

Соңыннан килгән кунаклар өчен чәй эчү оештырылды.

Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган бу чара югары класс укучылары өчен чын тормыш дәресе булды. Очрашу ахырында һәркемдә бары бер теләк иде- илләр имин булсын, Ватан сагында торган егетләребез исән-имин хезмәт итеп кайтсын. Мондый канкойгыч сугышлар кабатланмасын. Илләребез тыныч, туар таңнарыбыз матур булсын.

 

 

 

 

 



К списку новостей