Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Оперативно-профилактическое мероприятие "Осенние каникулы" 30.10.2018

С целью профилактики детского дорожно-транспортного травматизма, привития навыков безопасного поведения на дорогах в условиях сокращения светового дня, с 29 октября по 6 ноября проходит оперативно-профилактическое мероприятие "Осенние каникулы" . На общешкольной линейке проведена разъяснительная работа по профилактике ДТП.
-
Шашка ярышлары 25.10.2018

Бүген шашка буенча узган зона ярышларында мәктәбебез командасы 1 урын яулады. Укучыларга ярышның район этабында да уңышлар телибез.
Сегодня обучающиеся нашей школы заняли 1 место на зональных соревнованиях по шашкам. Желаем успехов и в районном этапе этих соревнований!
-
Тату сыйныф серләре 19.10.2018

19 октябрьдә ата-аналар комитетлары арасында үткәрелүче "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең мәктәп туры уздырылды. Бәйгедә 10 команда катнашып, үз сыйныфларының татулык серләрен ачты. Һәр команданың чыгышы үзенчәлекле, әзерлекле булуы белән аерылып торды.
-
Минзәлә театры бездә кунакта 18.10.2018

18 октябрьдә Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Г.Х.Андерсен әкияте буенча сәхнәләштерелгән "Кар патшабикәсе" әкиятен күрсәтте. Тәрбияви әһәмияте бик зур булган бу тамашаны безгә авылдашыбыз, эшмәкәр Рифкат абый Шафиков бүләк итте.
18 октября артисты Мензелинского государственного драматического театра показали спектакль "Снежная королева" по сказке Г.Х.Андерсена. Представление нам подарил индивидуальный предприниматель Шафиков Рифкат Зиятдинович.
-
Санкт-Петербургка сәяхәт 17.10.2018

14-16 октябрьдә без Мәдәни-танып белү туризмы милли программасы кысаларында “Петр шәһәре-Град Петров” маршруты буйлап сәяхәттә булдык. Экскурсиянең беренче көнендә Санкт-Петербург шәһәре буйлап йөреп, Университет яр буе, Марс кыры, Сенат һәм Сарай мәйданнары, Нева проспекты, Исаакий соборы, Мария сарае, Яңа Голландия утравы, Петропавлов крепосте кебек искиткеч архитектура ансамбльләрен күреп таң калдык.
Сәяхәтебез Дәүләт Эрмитажында дәвам итте. 3 миллион экспонаты булган бу музейның һәр экспонаты янында 1генә минут булсаң да, танышып чыгу өчен 8 ел гомер кирәк икән!
Россиянең әйдәп баручы музыкаль театрларының берсе булган Мария театры артистлары башкаруында тамаша карадык, Ленинград сакчылары монументында булып, блокада вакытында һәлак булучыларны 1 минутлык тынлык белән искә алдык.
Дөньяның иң зур рус сәнгатен чагылдыручы Рус дәүләт музее безгә 12 гасырдан бүгенге көннәргә кадәр булган милли рәсем, скульптура, декоратив сәнгате үсешенең барлык этапларын күзалларга ярдәм итте.
Шәһәрдән 30 чакрым читтә урнашкан “Павловск” музей-тыюлыгын күрдек. Император Павел I нең җәйге сарае булган бу музейдагы гаҗәеп заллар, андагы экспонатлар турында сөйләп бетерерлек түгел. Музей үзе исә , 600 гектар җирне биләгән, Европада тиңнәре булмаган паркта урнашкан.
1:87 масштабы белән 500 кв м җирдә эшләнгән “Петровская Акватория” музей-макеты 18 гасырда Нева елгасы буенда һәм Фин култыгында булган барлык корылмаларны чагылдыра. Биредә Нева елгасы буйлап Петр I чорындагы корабльләр йөзгәнен дә, Петергоф паркында узган балларны да, Екатерина II нең ауга чыкканын да күрергә, кыскасы, шул чорга сәяхәт итәргә була.
Петр I, А.С.Пушкин, Александр Невский, Екатерина II, Николай I һәйкәлләре янында да тукталдык, “Аврора” крейсерын үз күзләребез белән күрдек.
- Единый урок безопасности в Интернете 10.10.2018
-
Акция "Единый день посадки леса"
06.10.2018
6 октября наша школа присоединилась акции "Единый день посадки леса". Было высажено более 100 кустарников.
6 октябрь көнне "Бердәм агач утырту көне" акциясендә актив катнаштык. 100 дән артык куак утыртылды.
-
Кабак бәйрәме 06.10.2018

Республикакүләм "Kabak Bay" фестивалендә мәктәбебез әзерләгән күргәзмә 3 урынга лаек булды.
В республиканском фестивале " Kabak Bay" заняли 3 место (номинация-"Выставка")
-
Иң яраткан укытучым 06.10.2018

Укытучылар көне уңаеннан 5 класс укучылары , класс җитәкчеләре Сафина С.З. җитәкчелегендә "Иң яраткан укытучым" фотозонасы оештырдылар. Укучылар яраткан укытучылары белән истәлеккә фотосурәткә төштеләр.
Обучающиеся 5 класа организовали фотозону "Мой любимый учитель", где ученики могли сфотографироваться на память с любимыми учителями.
-
Безнең бакча- 1 урында! 05.10.2018

Мәктәп яны тәҗрибә участогында иртә яздан көзгә кадәр эш тынып тормый. Укучыларга хезмәт тәрбиясе, ботаника буенча практик күнекмәләр бирүдә бу эшчәнлек бик мөһим. Хезмәтнең матур нәтиҗәсн күрү тагын да куанычлы. Мәктәбебезнең тәҗрибә участогы "Иң матур чәчәк белән бизәлеш", "Иң күп табыш китерүче бакча" номинацияләрендә 1 урын алды.








