Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Большекибячинский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Кибячи, ул Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(917)-227-40-42 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Большекибячинский детский сад"Күбәләк" |
| Руководитель: | Шакирова Рузия Шайхлсламовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 24 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Большекибячинский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района РеспубликиТатарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Көзге ваза 16.09.2022

Бакчабызга йөрүче балалар белән симметрияле формалар кисүнең яңа ысулы белән таныштык,эшләү барышында төрле материалларны яраштыру күнекмәсен ныгыттык.Балаларда вазаны ясау дәверендә көзге төсләр гүзәллеген күреп соклану хисләре тәрбияләнде
-
Көз күчтәнәчләре 13.09.2022

Бакчабызга кунакка килгән "аю" көз күчтәнәчләре алып килгән иде. Балалар яшелчәләр белән якыннанрак таныштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр,шигырьләр тыңладылар.
-
"Түбәтәем, түбәтәй!" 12.09.2022

Рәсем дәресендә татар халкының милли баш киеме түбәтәй белән таныштык. Балалар яратып җырлый торган "Кәләпуш" җырын җырладык. Балалар үзләре сайлаган төсләр белән түбәтәй рәсемен буядылар.
-
Алтын көз җитте 07.09.2022

Бакчабызга йөрүче балалар белән көз темасына чәчәкләр, яфраклар, миләш җимешләрен кулланып аппликация эшләдек. Эш барышында җимеш бирүче агачлар белән таныштык.
-
Белем бәйрәме 01.09.2022

1 сентябрь- Белем бәйрәме. Бу бәйрәм балачак хәтирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше- белемгә омтылган кеше. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк!
-
Әби һәм бабай 23.08.2022

Бакчабызга кергәндә өстәл артында чәй эчеп, бик матур әби белән бабай утыра. Бакчабызда йөрүче балалар алар белән фотога төшәргә бик ярата.
-
Чәчәкләр атналыгы 18.08.2022

"Чәчәкләр атналыгы" уңаеннан балалар белән чәчәкләр, аларның төрләре белән таныштык,рәсемнәр ясадык, җырлар җырладык
-
" Комда уйнау көне" 11.08.2022

11 август - "Комда уйнау көне уңаеннан" балалар белән комның кайдан барлыкка килүе, аның төрләре белән таныштык. Ахырдан балалар комлыкта төрле фигуралар ясап уйнадылар.
-
Гөлбакча 10.08.2022

Бакчабыз әйләнә-тирәсендә матур чәчәкләр ,бөтен дөньяга ямь өстәп, чәчәк атып, тирә-юньне бизәп утыралар.
Килсәгез бакчабызга,
Аларның исен тоярсыз,
Ай-һай, нинди хуш исле,-дип,
Иркен сулап куярсыз.
Яшел яфраклар эченә
Төрле төсләр эленгән,
Искитәрлек матур булып
Ничек үсеп өлгергән.
-
"Халыкара китап яратучылар көне" 09.08.2022

9 август -"Халыкара китап яратучылар көне" уңаеннан балалар белән мәктәп китапханәсендә кунакта булдык. Балалар кечкенәләр өчен чыгарылган китап, журналлар белән таныштылар. Китапларны сак тоту, ертмау буенча китапханәче апаның киңәшләрен тыңладылар. Өйдә яратып укый торган әкиятләр турында сөйләделәр.







