Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Наши спортсмены. 12.01.2019

Наши ученики приняли участие в соревнованиях по гиревому спорту Сабинского района среди юношей и девушек 2001-2005 г.р.Ученик 7 класса Гайсин Ильнат занял 1 место, ученик 8 класса Гаянов Ринас 2 место, а ученик 5 класса Гаянов Илюс был удостоен 3 места. Поздравляем наших спортсменов!
-
"Кояшкай"да 7нче көн. 31.12.2018

25 нче декабрьдән 31нче декабрьгә кадәр мәктәптә «Кояшкай» лагеры эшләде. Соңгы көнне балалар өчен шахмат ярышы үткәрелде,Сабага экскурсия оештырылды. Лагерь кызыклы һәм файдалы чараларга бик бай булды. "Кояшкай" лагеры балалар һәм әти - әниләр хәтерендә уңай яктан гына истә калды.
-
Урра! Каникул! 31.12.2018

Менә укучылар көтеп алган кышкы каникуллар да килеп җитте. Авыл табигате шундый матур. Таулар, калын урманнар, саф сулы чишмәләр әйләнделеп алган. Кар явып үткәч, барлык күренеш кар астында кала. Агачлар ак шәл ябынган. Тауда чана шуу дисеңме, саф һавалы урманында чаңгыда йөрү дисеңме, киң һәм тыныч урамнарында уйнау дисеңме – болар барысы да искиткеч күңелле.
-
"Кояшкай"да 6нчы көн. Хуш киләсең, Яңа ел! 30.12.2018

30нчы декабрь көнне Олы Арташ төп мәктәбендә шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәме узды. Иң элек уку алдынгыларын, олимпиадада, конкурсларда җиңгән укучыларны котлап киттеләр. Бәйрәмгә Кыш Бабай белән Кар кызы, әкият геройлары килгән иде. Кыш Бабай укучыларны быелгы уку елында ирешкән уңышлары белән котлады, алдагы елда тагы да югары үрләр яулауларын теләде. Укучылар бик матур биюләр, җырлар, фокуслар өйрәнгәннәр. Соңыннан балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт.
-
"Кояшкай" да 5нче көн 29.12.2018

Бүген лагерь "Кышкы мизгелләр" дигән тема астында узды.
Балалар иртәнге якта бәйрәм буласы залны бизәделәр.
"Тылсымлы кыш" проект эше дә укучыларга бик ошады.
-
Глава ёлкасында. 28.12.2018

27нче декабрь көнне Лесхоз бистәсендә Глава ёлкасы булды. Әлеге чарада мәктәбебезнең 9 укучысы катнашты.
Районыбыз башлыгы Рәис Миңнеханов укучыларны Яңа ел белән тәбрик итте,аларга нык сәламәтлек, зур уңышлар теләде.
Күңелле тамаша балаларның күңелләрендә озак сакланыр.
-
"Кояшкай"да 4нче көн. 28.12.2018

Лагерьда укучыларның һәр көне күңелле уза. Төрле чаралар, бәйге - уеннар да үткәрелә.
Бүген исә алар "Кар патшалыгы остаханәсе"ндә кунакта булдылар.
Матур кар бөртекләре ясадылар, ә көннең икенче яртысында яңа ел табынын бизәү серләренә төшенделәр.
-
Табигать - тиңсез хәзинә. 27.12.2018

Рузалия Хәмитовна "Табигать - тиңсез хәзинә" исемле интеллектуаль уен үткәрде.
Ике команда да актив катнашты. Әлеге уен укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Сак булыгыз! 27.12.2018

Сак булыгыз! Участковой Каюмов А. һәм Сибагатов А. укучылар өчен әһәмиятле чыгыш ясадылар. Юл иминлеге һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Үзара дус һәм тату булырга чакырдылар. Эчтәлекле чыгышлары өчен аларга зур рәхмәт.
-
"Кояшкай"да 3нче көн. 27.12.2018

Кышкы лагерь - укучылар өчен күңелле ял итү вакыты. Аны дөрес һәм файдалы итеп оештыру өчен укытучылар бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Бүген "Әкияттә кунакта" булдылар. "Улыбка"һәм "Алтын чәчәкләр" отряды "Су анасы" һәм "Куян кызы" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Алар артистлардан ким уйнамадылар.











