Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Күңелле өмә. 31.08.2013

-
Cпартакиада. 26.08.2013

26-27нче август көннәрендә районда җәйге спартакиада үткәрелә.
Безнең мәктәп укытучылары да барлык төр спорт ярышларында катнаша.
Аларга уңышлар телибез!!!!!
-
Яңа уку елына әзерлек. 23.08.2013

Җәйге каникулның соңгы көннәре дә килеп җитте. Тиздән яңа уку елы башланыр. Бу көннәрдә укытучылар предметлар буенча секция утырышларында тәҗрибә уртаклашып,яңалыклар белән таныштылар. Укучылар да мәктәп кирәк-яраклары алып, уку башлануны түземсезлек белән көтәләр.
-
Бакчабыз гөрләсен. 06.08.2013

Каникул дәвам итә. Укучылар, график нигезендә, мәктәп бакчасында эшлиләр.
Алар яшелчәләргә су сибәләр, чәчәк түтәлләреннән чүп утыйлар.
-
Эшләп үсәбез. 01.08.2013

Мәктәбебезнең 14яше тулган укучылары районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашты. Алар балалар бакчаларында, мәдәният йортларында, авыл хуҗалыгы оешмаларында эшлиләр. Аларның хезмәтеннән җитәкчеләр канәгать. Районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Җәйнең кадерен бел,дустым!!!! 31.07.2013

Җәй. Каникул. Ничек рәхәт.
Балык тотабыз Мишәдә.
Җиләк-җимешләр дә өлгерде,
Җәйнең рәхәтен бел әйдә!
-
Барыбыз да аттестатлы булдык. 07.07.2013

9нчы сыйныфны 10 укучы тәмамлады.
Аларга киләчәктә уңышлар телибез.
Ак юллар сезгә!!!!
-
Хуш,мәктәп,үз күрдең.... 07.07.2013

-
Без-"Көмеш кыңгырау"битләрендә. 27.06.2013

Күңелле уеннар белән
Үткәрик без көнне.
Онытылмаслык булсын
Җәйнең һәр мизгеле.
Гөлия Кәримова
"Көмеш кыңгырау"балалар газетасының 22июнь санының 5нче бите безнең мәктәпкә багышланган.
Анда балаларның ял итеп төшкән фотолары һәм җәйгә багышлап язган шигырьләре урын алган.
-
Хуш,лагерь. 25.06.2013

25 июнь көнне "Кояшкай"лагерының ябылу тантанасы булып узды. Лагерьда уеннар,концертлар,экскурсиялар оештырылды. Балаларны Тукай-Кырлайга, Сабага бассейнга,Лесхоз боз сараена, авылыбызның гүзәл почмакларына алып бардылар. Ябылу тантанасы кызыклы концерт номерлары,җырлар, биюләр һәм спорт ярышлары белән тәмамланды. Лагерьда ял итү балаларга бик ошады. Барлык оештыручыларга бик зур рәхмәт!!!











