Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Китап күргәзмәсе. 02.10.2013

Мәктәп китапханәчесе Дәүләтшина Ләйлә Вагыйзовна
"Мин тормышны сайлыйм!"темасына китап күргәзмәсе оештырды.
-
Уңыш-2013 02.10.2013

Җәй буе
Сулар сибеп үстердек.
Җитте көзләр.
Бакчадагы уңышны
Көчкә алып бетердек.
Мәктәбебез бакчасында кишер һәм чөгендер бик уңды.
-
"Көмеш кыңгырау битләрендә..." 02.10.2013

"Көмеш кыңгырау"газетасының 28нче сентябрь санында
8-9нчы сыйныф укучыларының "Якындагы афәт"исемле
мәкаләсе дөнья күрде.
Әйе, наркомания-афәт ул.Тирә-юньдәгеләргә битараф
булмыйк! Әти-әниләребезгә кайгы-хәсрәт китермик!!!
-
Ачык ишекләр көне. 30.09.2013

Бүген 9нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре мәктәпкә килде.
Алар математика һәм рус теле дәресләрен карадылар.
Мәктәп директоры Гөлнур Вакыйфовна укучыларның
ГИАга әзерлекләре һәм башка мәсьәләләр буенча
чыгыш ясады.
-
Өлкәннәрне хөрмәтлик!!! 30.09.2013

Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.
Аларгадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
1 октябрь. Хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләребез! Сезне чын күңелебездән өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек,сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу хәвефле,тынгысыз, ыгы - зыгылы дөньяда бик кирәк сез. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!
-
Кабак бәйрәме. 28.09.2013

Кабак бәйрәменә мәктәбебез бик нык әзерләнде.
Композициябездә Универсиада,экология елын һәм Сочида
узачак олимпиаданы чагылдырырга тырыштык.
Шуның нәтиҗәсе,"Иң матур кабак"номинациясендә
2нче урынны алдык. 5нче сыйныф укучысы Хәбибрахманов
Әлфиснең рәсеме дә 2нче урынны алды.
-
Ватан конкурсы 28.09.2013

Районда үткән Ватан конкурсының 1нче этабында
мәктәбебездән "Сәйлән"бию ансамбле, нәфис сүз
буенча Салихов Рүзәл һәм Вәлиева Алсу, җыр буенча
Закирова Ләйлә,рәсем буенча Гаянова Зәлия,
Хәбибуллина Йолдыз һәм
Салихов Рүзәл уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Сөмбел,молодец! 26.09.2013

Бүген Сабада йөгерү буенча ярыш булды.
Безнең мәктәптән Гаянова Сөмбел,Галимуллин Нияз һәм Дәүләтов Рәмис катнашты.
Гаянова Сөмбел 2нче урынны алды.
Сөмбел,молодец!!!
-
Файдалы очрашу. 25.09.2013

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы дәвам итә.
24 сентябрь көнне ата-аналар һәм 8-9нчы сыйныф укучылары катнашында узган җыелышта
мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И.Ф.,прокуратура, полиция, шифаханәдән килгән вәкилләр
һәм авыл җирлеге башлыгы ӘгъләмҗановА.Р.катнашты.
Мәктәпнең укыту-тәрбия директоры урынбасары Гөлшат Тәфкил кызы тирән эчтәлекле чыгыш ясады
Укучылар һәм әти-әниләр өчен бу очрашу бик кирәкле һәм файдалы булды.
-
Курск сугышына-70ел. 24.09.2013

Әлеге темага тарих укытучысы Иьлнур Рәфисович
7-8нче сыйныф укучыларына ачык дәрес үткәрде.











