Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Хоккей ярышы. 28.02.2014

Мәктәбебезнең хоккей командасы бүген
Олы Шыңар урта мәктәбендә"Әфганчылар
көне"уңаеннан үткәрелгән хоккей ярышында
3нче урынны алды.
МОЛОДЦЫ!!!
-
Хуш,әлифба! 28.02.2014

1нче сыйныф укучылары белән
"Рәхмәт сиңа,Әлифбам!"дигән
бәйрәм кичәсе булып узды.
Бәйрәм әти-әниләргә,килгән
кунакларга бик ошады.
-
Бал-маскарад! 27.02.2014

Бүген, 27 нче февраль көнне, Балалар иҗат үзәгендә район укучылар думасының бәйрәме булды. Мәктәп укучылар думасының активистлары катнашында үткәрелгән бал-маскарадта бездән дә 2 укучы катнашты. Алар бәйрәмне бик ошатып кайттылар. Зәлия белән Фәүзән бал биюен бик матур, оста биеделәр. Бәйрәмдә дума активистларын котладылар.
-
Күңелле стартлар. 24.02.2014

Башлангыч сыйныф укучылары арасында спорт ярышлары үткәрелде.
"Салават күпере"командасы 6,"Бөркет"командасы 5 очко җыйды.
МОЛОДЦЫ!!!
-
"Ачык дәрес"кә язабыз. 22.02.2014

"Ачык дәрес"газетасында китапханәче Дәүләтшина Ләйлә Вагыйзовна һәм
татар теле укытучысы Дәүләтова Илсөяр Гаяз кызының Туган тел көненә
багышланган класстан тыш чара эшкәртмәсе басылып чыкты.
Сезгә тагын да иҗади уңышлар телибез!!!
-
Аҗаган-2014 22.02.2014

Безнең мәктәптә ел саен февраль аенда патриотик айлык үтә.
Аның балалар өчен иң күңелле вакыты - әлбәттә, "Аҗаган" уены.
Быел да бу уен бик оешкан төстә үтте. Ике рота автомат сүтеп-җыюда,
турникта күтәрелүдә, маршировка һәм газета чыгару буенча ярышты.
-
Ватанны саклаучылар көне белән!!! 21.02.2014

Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле,сез батыр,сез-безнең куаныч!
Сез-алтын багана, гаиләдә сез-терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
Сезнең тормыш юлыгызда,
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар,гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр. -
21нче февраль-Халыкара туган тел көне. 21.02.2014

Татар теле – туган тел,
Безнең газиз булган тел.
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел.
Шәйхи МаннурТуган тел бәйрәме уңаеннан мәктәптә
“И туган тел,и матур тел...”дип аталган
кичә үткәрелде.
Укучылар 5турда көч сынаштылар,
Туган тел турында җырлар җырланды,
шигырьләр сөйләнде.
-
Китап күргәзмәсе. 20.02.2014

Китапханәче ДәүләтшинаЛ.В. "Тел-күңелнең көзгесе"
дигән темага китап күргәзмәсе оештырды.
-
Пробный ГИА 18.02.2014

16нчы һәм 17нче февраль көннәрне 9нчы сыйныф
укучылары математика һәм рус теленнән пробный ГИА
бирделәр. Аларга уңышлар телибез!!!











