Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
15нче май-Халыкара гаилә көне.
17.05.2014
Табигатьнең иң матур чагында гаилә көне билгеләп үтелә.
Авылыбызда үрнәк гаиләләр шактый. Шуларның берсе-
Гайсиннар.
Алар турында татар теле укытучылары ШиһабиеваФ.Ә.
һәм ДәүләтоваИ.Г. "Гаилә һәм мәктәп"журналына конкурска
язма җибәрделәр. Аларга уңышлар телибез!
-
Варислар слеты - зур бәйрәм 16.05.2014

12 май көнне варисларыбыз елдагы традиция буенча слетта катнашып, күтәренке кәеф белән кайттылар. СДО да булыа кайткан ике укучыбыз Гаянова Зәлия һәм Гайсина Инзиләләр "2013-2014 нче уку елында республикакүләм чараларда актив катнашкан өчен" Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.Оешмабыз "Район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашканы өчен" Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
"Туган як серләре" 16.05.2014

7 сыйныф укучысы Гаянова Зәлия "Туган як серләре" Республика тарихи туган якны өйрәнү экспедициясенең "Җиңү бәйрәме балалар күзлегеннән" номинациясендә
2 урынны алды. Җитәкчесе педагог-оештыручы Гаянова В.Н. Алга таба да уңышлар сиңа, Зәлия!
-
15 май - Гаилә көне 16.05.2014

15 май көнне мәктәбебездә Гаилә көне билгеләнеп үтелде. 7 сыйныф укучылары иртәдән һәр укучыга "Табын артында утыру кагыйдәләре" исемле буклет
тараттылар. 1-4 сыйныф укучылары арасында кроссворд чишү ярышы үткәрелде.Кроссвордны беренчеләрдән булып дөрес итеп Валиева Алсу һәм Гарипова
Ранияләр чиште.Аларның кроссвордларында "гаилә" сүзе барлыкка килде. "Компьютер һәм мин" түгәрәгенә йөрүче укучылар "Гаилә" темасына презентация эшләделәр. Тәнәфесләрдә укучыларыбыз гаилә, әти, әниләр турында матур җырлар бүләк иттеләр. "Яшь гвардиячеләр" отряды белән берлектә китапханәчебез "Гаилә - гомер бишеге" исемле күргәзмә куйды.
-
Флеш-моб. 15.05.2014

Безнең мәктәп укучылары һәр иртәне
флеш-моб биюдән башлыйлар.
Үзлренә көн буена җитәрлек көч туплыйлар.
-
Экологик дәрес.
15.05.2014
Чисталык - сәламәтлекнең нигезе. Шул уңайдан, 12нче май көнне мәктәптә Бердәм экология дәресләр үтте. Башлангыч сыйныфларда дәрес-презентацияләр,урта классларда тәрбия сәгатьләре үтте,югары сыйныфлар бакчада эшләде.
-
Татар теленнән Россиякүләм олимпиада нәтиҗәләре. 15.05.2014

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шиһабиева Фирая
Әхмәтхан кызының укучылары Гайсина Инзилә,
Галиуллина Динә татар теленнән Россиякүләм
олимпиадада катнашып 1нче һәм 2нче урыннарны
алдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
Эвакуация буенча өйрәнүләр. 13.05.2014

12 май көнне мәктәптә янгын куркынычсызлыгы буенча линейка үткәрелде. Янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы З.С.Дәүләтгәрәев укучыларга кабаттан янгын булган очракта чыгу юлларын, эвакуация планы белән таныштырды. Җәйге чорда мәктәп яны сәламәтләндерү лагерында эшләячәк ирекле янгын дружинасы белән таныштырды.Һәр хезмәткәргә үз вазыйфалары турында аңлатты.
-
Җиңү язы күңелләрдә. 08.05.2014

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы авылыбызда зурлап билгелзп үтелде.
Обелиск янында уздырылган митингка тыл ветераннары чакырылды.
Мәктәп укучылары Җиңү көненә багышланган монтаж куйдылар.
Сугыш кырларында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә веноклар салынды.
-
Рәхмәт Сезгә,ветераннар! 08.05.2014

Ветераннар! Чал чәчле ветераннар —
Мәрхәмәтле изге кешеләр.
Таңнар килә, һәрчак кояш туа,
Нурлары бит сезнең шикелле.











