Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
"Наркотикларсыз тормыш"темасына эмблема. 29.10.2014

5-7нче сыйныф укучылары арасында
"Наркотикларсыз тормыш"айлыгына
багышланган эмблема ясау конкурсы
үткәрелде.
-
Ш. Биктимеров - милли театрның атаклы сәхнә остасы. 28.10.2014

Китапханәче Ләйлә Вагыйзовна укучыларны Шәүкәт Биктимеров иҗаты белән таныштырды.
Шәүкәт Биктимеров - милли театрның атаклы сәхнә остасы, күпкырлы иҗади шәхес, татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам иттереп, төрле характерда дистәләрчә төп образлар иҗат иткән күренекле артист. Сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук ул психологик тирәнлек, тормышчан дөреслек, чынбарлыктагыча ышандыру нигезендә иҗат итте. Сәхнә сөйкемлелеге, күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек, җылылык, йомшак лирика – артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе булды. Аның һәр каһарманы - төпле, акыллы фикер йөртә белүче, киң колачлы, максатлы шәхесләр. Биктимиров иҗат иткән Әлмәндәр карт образы (1976) 30 елдан артык сәхнәдә милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып торды.
-
Шәүкәт Биктимеров иҗатын беләсеңме? 28.10.2014

Педагог-организатор ГаяноваВ.Н.
"Шәүкәт Биктимеров иҗатын беләсеңме?"
дигән темага викторина үткәрде.
Гасимуллина Язгөл һәм Нургалиева
Лилия ҖИҢҮЧЕ Гаялетдинов Альмир
һәм Мөхәммәтҗанов Сәйдәш ИҢ
ИГЪТИБАРЛЫ УКУЧЫ исеменә лаек булды. -
Китап күргәзмәсе. 28.10.2014

Китапханәче Ләйлә Вагыйз кызы Шәүкәт
Биктимеров иҗатына багышланган
күргәзмә оештырды. Анда артист
иҗатына багышланган альбом,китап
һәм башка материаллар тупланган иде.
-
Батырлык дәресе 27.10.2014

Тарих укытучысы ХасановМ.М. мәктәп күләмендә
Батырлык дәресе үткәрде. Укучылар үзләрен
кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
Без сугыш теләмибез.Дөньялар тыныч булсын
дигән теләктә калабыз.
-
Көзге бәйрәм. 20.10.2014

Бүген бездә матур бәйрәм,
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.
Алтын көз җитте. Мәктәптә “Көзге уңыш” бәйрәме үткәрелде. Аны 5нче сыйныф укучылары оештырды. Һәр сыйныф бик матур чыгыш ясады.Бәйрәм һәммәбезнең күңелендә озак сакланыр.
-
Наркотикларсыз тормыш. 18.10.2014

18 нче октябрьдән районыбызда наркотиклар куллануга каршы көрәш айлыгы үткәрелә. Аның кысаларында мәктәбебездә директор алды киңәшмәсендә айлык эш планы расланды. Коридорга стенд эшләнде. “Юк дип әйтә бел!” дигән тематик әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты: балаларны начар гадәтләрдән – тәмәке тарту, эчкечелек, наркоманиядән саклану һәм аларга каршы торучанлыкны тәрбияләү иде. Чара барышында укучыларга наркотикларның, алкоголь һәм тәмәкенең зарары, аларның кеше сәламәтлеген һәм шәхесен җимерүче матдә булуы турында сөйләделәр. Бу авыруларның сәбәбе – яшәү мәгънәсен дөрес аңламауда икәнлеге булуын да аңлаттылар.
-
Без-Тукай оныклары. 15.10.2014

7нче сыйныф укучысы Салихов Рүзәл телевидениедә
ТНВ каналындагы “Без – Тукай оныклары” тапшыруында
катнашып кайтты. Аны телевизордан 22нче октябрь
көнне 15.30 сәгатьтә күрсәтәчәкләр. Карамый калмагыз.
-
Бакчада көзге эшләр. 15.10.2014

15 нче октябрь көнне мәктәп тәҗрибә
участогында җыештыру эшләре алып барылды.
Укучылар һәм укытучылар сарымсак утырттылар,
чәчәклекләрне чистарттылар.
-
ГТО нормалары тапшыру. 13.10.2014

Сикерү һәм йөгерү буенча укучылар
ГТО нормаларын тапшырдылар.











