Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
| E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | учащиеся 46, воспитанники 5/укучылар 46, тәрбияләнүчеләр 5 |
| У нас учат: | учителя 25/укытучылар 25 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Международная акция "Единый экологический урок" 12.05.2014

-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ХӨРМӘТЛЕ ВЕТЕРАННАР! 09.05.2014

-
Мәктәптә семинар 07.05.2014

Бүген мәктәбебездә инглиз теле укытучыларының район күләмендә семинары булып узды. Семинар барышында мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Мингалеева Гөлия Габдразак кызы ачык дәрес һәм бик күңелле дәрестән тыш чара уздырды. Соңыннан кунаклар семинарның пленар өлешендә кунаклар фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Агач утырту көне 26.04.2014

Бүген, мәктәптә югары сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә агач утыртырга чыктылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2014

Бүген мәктәптә космонавтика көне билгеләп үтелде. Бу кичәне физика һәм математика укытучысы Галиева Рәмзия оештырды. Кичә барышында укучылар космонавтика тарихына, Юрий Гагаринга багышланган видеороликлар карадылар. Викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 04.04.2014

Бүген 4 нче апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары "Нәүрүз" бәйрәме үткәрде. Аны 4нче сыйныф укучылары оештырды. Шушы бәйрәмдә 30 укучы бергәләшеп күңел ачтылар, язны каршылап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Барлык укучы бик актив катнашты. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын!
-
"Татарларда ислам тарихы һәм ислам мәдәнияте нигезләре" бәйгесе 01.04.2014

Россия Ислам университеты тарафыннан оештырылган “Илаһи моң” исемле фестиваль кысаларында үткәрелгән “Татарларда ислам культурасы нигезләре һәм тарих буенча фәнни-эзләнү эшләре” регионара конкурсында катнашып, Югары Тегермәнлек мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Назим Закиров 1 урынга лаек булды.
-
Булачак чемпионнар! 13.03.2014

Югары Тегермәнлек мәктәбенең яшь хоккейчылары (җитәкчеләре Рафис Минһаҗев) абыйларыннан һәм әтиләреннән килгән матур традицияне дәвам итәләр - район күләмендә үткән ярышларда актив катнашалар. Быел да алар Балык Бистәсендә иң көчлеләрнең берсе икәнлеген тагы бер раслап, район бәйгесендә 2 урын, “Әти-әниләр” кубогы өчен ярышта 3 урын, Марат Кәлимулин истәлегенә үткәрелгән турнирда катнашып 2 урын алуга ирештеләр.
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН!!! 08.03.2014

-
Ягез әле, кызлар! 06.03.2014

Бүген мәктәбебездә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган, "ягез әле, кызлар" конкурсы булып узды. Бу бәйгедә 5-8нче сыйныф укучылары катнашты. Алар "Тылсым" һәм "Елмай" командаларына бүленеп үзләренең көчләрен сынаштылар. Бу бәйгедә аз гына өстенлек белән "Тылсым" командасы җиңүгә иреште. Ике команданы да бәйрәм белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!







