Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
| E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | учащиеся 46, воспитанники 5/укучылар 46, тәрбияләнүчеләр 5 |
| У нас учат: | учителя 25/укытучылар 25 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Ата-аналар җыелышы 26.09.2013

26.09.2013 көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булды.Мәктәп администрациясе яңа уку елына әзерлек,укыту-тәрбия планы, укучыларның медосмотр нәтиҗәләре,түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштырды.Хокук бозуларны кисәтү темасына участок полиция уполномоченные Фарзекаев И.И.чыгыш ясады.
-
Мәктәптә олуг кунаклар 25.09.2013

Бүген мәктәбебездә дистә елларга бер генә тапкыр була торган тарихи вакыйга булып узды. Якташыбыз Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Ул үзе белән Рәдиф Гаташ, Вакыйф Нуриев, Флера Тарханова, Мөхәммәт Мирза кебек олпат шагыйрьләрне дә алып килгән иде. Алар һәрберсе үз чыгышларын ясадылар. Кичә Искәндәр Биктаһиров, Энҗе Шәйморзина, һәм башка артистлар җырлавы, Динә Закированың өздереп скипкада уйнавы белән үрелеп барды. Бу кичә безнең күңелләребездә бетмәс-төкәнмәс тәэсирләр калдырды.
-
Чисталык дәресе 19.09.2013

-
Белем бәйрәме 02.09.2013

.
Бүген мәктәптә Белем бәйрәме узды.2013-2014 уку елында мәктәптә 88 укучы белем ала,19 укытучы эшли. 1нче сыйныфка 4 укучы укырга керде.
1 нче дәрестә-1-4 сыйныфларда "Экология һәм без",5-8 сыйныфларда "Универсиада ",
9-11 сыйныфларда "РФ Конституциясенә-20 ел"темасына сыйныф сәгатьләре узды.
.Бәйрәм белән котлыйбыз.Хәерле уку еллары булсын!
-
Экологик өмә! 31.08.2013

Бүген мәктәбебездә экологик өмә булып узды. Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр мәктәп территориясен чүп - чардан арындырдылар. Әйләнә-тирәбез чистарып калды.
-
Мәктәп яңа уку елына әзер! 01.08.2013

Бүгенгесе көндә мәктәбебез тулысы белән яңа уку елына укучылар кабул итәргә әзер. Мәктәпкә укытучылар һәм техник хезмәткәрләр тарафыннан ремонт эшләре үткәрелде. "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе нигезендә дә мәктәбебезгә шактый гына спонсорлар ярдәм итте. Әлбәттә инде мәктәптә ремонт эшләре үткәрүдә әти-әниләр дә читтә калмады.
-
Мәктәп яны шау чәчәктә! 15.07.2013

Бүгенге көндә укучыларыбыз бик теләп мәктәп яны участогында 5нче чирек - хезмәт чиреген үтәләр. Алар бик теләп төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш, бик матур чәчәкләр үстерәләр. Җәй айларында бик тырышып эшләгәнгә күрә мәктәп ашханәсендә кыш дәвамында яшелчәдән өзелми.
-
Чыгарылыш кичәсе булды 27.06.2013

27 июнь көнне безнең Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды. Кичәдә чыгарылыш сыйныф укучылары,аларның әти -әниләре,укытучылар катнашты.Кичәнең тантаналы өлешендә мәктәп директоры укучыларны бәйрәм белән котлады,6 укучыга аттестат тапшырды.Укучылар ,әти-әниләр укытучыларга рәхмәт әйттеләр.
Хәерле юл сезгә ,кадерле укучыларыбыз!!
-
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең ябылу тантанасы булды. 16.06.2013

Бүген "Дуслык " ял һәм сәламәтләндерү лагерының ябылу тантанасы булды. Лагерьда 45 укучы 21 көн ял итте.Лагерь эшчәнлегендә актив катнашкан укучылар бүләкләнде. "Дуслык "ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итү чорында оештырган интелектуаль уеннар,экскурсияәр,конкурслар, спорт ярышлары укучыларга бик ошады.
-
"Дельфин" СОК та булдык 15.06.2013

Бүген без,"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр , "Дельфин" спорт сәламәтләндерү комплексында булдык. "Дельфин" -искиткеч матур,чиста һәм бүгенге көн таләбенә туры килүче спорт комплексы.Безне бик яхшы каршыладылар.Рәхәтләнеп бассейнда йөздек .Безгә шундый ял итүне оештырган "Дельфин" хезмәткәрләренә , "Дуслык"лагере тәрбиячеләренә һәм җитәкчеләренә зур рәхмәт!







