• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Рыбно-Слободский
  • Школы
  • МБОУ «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт
Телефон: +7(843)-612-57-82
E-Mail: Snar.Rs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Ново-Арышская СОШ"
Руководитель: Набиуллин Дамир Хатыпович
Год основания учреждения: 1915
У нас учатся: 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче
У нас учат: 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче

Новости школы

Яңа-Арышта –көрәш бәйгесе.

Опубликовано: 20.05.2013

 

Ярышлар Яңа-Арыш урта мәктәбендә татар-башкорт спорт көрәше түгәрәге оешуга 20 ел тулуга багышланган иде. Шуңа күрә дә бу юбилей бәйгегесенә 20 ел эчендә шушы түгәрәктә шөгыльләнеп, район, република, Россия һәм хәтта 2 тапкыр дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән 40 ка якын укучыларыбыз кайтты. Аларның исемнәрен һәм дәрәҗәләрен санап китсәк үзе бер бит булыр иде.

    Шунсы да куанычлы, әлеге ярышның төп спонсорлары- тарихыбызда беренче тапкыр үзебезнең алдагы еллардагы көрәшче егетләребез булды. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә эшләп һәм яшәп ятучы шәхси эшмәкәрләр Илназ Галимов һәм Айнур Мифтаховлар үзләре теләк белдереп әлеге зур бәйгене чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелдерделәр. Җиңүчеләр мактау грамотасы, медаль һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар, җиңүче командага күчмә кубок тапшырылды. Махсус бүләкләрне элеккеге укучыбыз-спорт остасы Ранис Шәрипов һәм авылыбыз эшмәкәре Рамзил Әхмәтвәлиевлар ташырды. “Иң чиста көрәшче”-Риназ Гобәев (Яңа-Арыш), “Иң яшь көрәшче”-Салават Әхмәтвәлиев (Яңа-Арыш), “Җиңүгә омтылучы көрәшче”-Ильназ Галиуллин (Олы Елга) һәм Илсаф Ишмөхәммәтов (Яңа-Арыш) махсус кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

     Югарыда әйтелгән спонсорларга, “Рацин” дәүләт унитар предприятиясе генераль директоры Шәрәпов Әсгать Әхтәмовичка яшь буынны тәрбиялү һәм үстерүдә зур өлеш керткән өчен барлык районның яшь көрәшчеләре һәм тренерлары исеменнән  олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә.

 Җиңүчеләргә килгәндә менә алар-булачак сабантуй батырлары

32 кг

1        Садриев Илгиз (Олы Елга)

36 кг

1        Кәримов Илшат (Биектау)

40 кг

1        Ситдиков Ислам (Яңа-Арыш)

 

 

45 кг

1        Гарипов Айдар (Шомбыт)

 

55 кг

1        Гарифуллин Фаиль (Күгәрчен)

60 кг

1        Хәмәтханов Алмаз (Юлсубино)

65 кг

1        Хисмәтов Булат (Бәтке)

70 кг

1        Абдуллин Ислам (Котлы-Бөкәш)

75 кг

1        Әхмәтҗанов Илсаф (Яңа-Арыш)

75 кг югары

1        Вәлиев Инсаф (Яңа-Арыш)

Командалар беренчелеге

1        Котлы-Бөкәш, Шомбыт (185 очко)

4



К списку новостей