Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
Год основания учреждения: | 1915 |
У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Новости школы
Яктылык балкыган бәйрәм
Опубликовано: 09.03.2012
Җөмһүриятебез мөселманнары Диния нәзарәте яңа туган 2012 елны “Изге Коръән елы” дип игълан итте. Шул уңайдан Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Яктылык балкыган бәйрәм” кичәсе уздырдык. Балаларның бик күп догалар өйрәнүе, иманлы шигырләр табып ятлавы, сәхнә әсәрләренә әзерләнүе үзе үк зур мәгънәгә ия. Кичә изге җомга көненә багышланып, 4 сыйныф укучыларын азан тавышы белән үзенә җәлеп итте. Кичәбезгә кунакка , укучыларга дин сабаклары өйрәтүче остазыбыз Гөлсинә апа Ибраһим кызы да килгән иде. Аның вәгазьләре балаларга бигрәк тә тәэсирле булды. Һәм алар биш нәрсәнең беткәч кадере артуын тоемладылар .
Пәйгамбәребез Мөхәммәт Салләлләһү галәйһи вәссәлам әйткән менә бу сүзләрне гомер буе онытмасагыз иде.
Хасталык килгәнче- сәламәтлегеңнең;
Үлемең килгәнче- тере булуыңның;
Мәшгуль булганчы- буш вакытыңның;
Картлык килгәнче- яшьлегеңнең;
Фәкыйрьлек килгәнче- байлыгыңның.
“Яшь чакларның кадерен бел” дигән иманлы театр бигрәк тә мәгънәле килеп чыкты шул.
Гомереңне матур үткәрсәң, Аллаһ кушканча файдалы гамәлләр кылып яшәсәң, яшьлегеңнең кадерен белсәң,- үкенмәссең!- дигән гыйбарә юкка гына килеп чыкмаган бит.
Ә кадерле әбекәйләребез , оныкларының чыгышына сокланып, коймак белән мәтрүшкәле чәй эчеп, күзләрендә күренгән сөенеч яшьләре аша чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Аларның үгет- нәсыйхәтләре дә укучылар күңелендә изгелек орлыклары булып шытып чыкса иде. Әмин!
Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нуриева Тәнзилә Габдрахман кызы.
К списку новостей