Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
Год основания учреждения: | 1915 |
У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Торжественное мероприятие ко Дню учителя 06.10.2023
6 октябрь Укытучылар көне уңаеннан, “Казан-Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан оештырылган тантаналы бәйрәм. Биредә мәктәбебездән ике кеше – Татарстанның атказанган укытучылары Галия Нәбиуллина һәм Дамир Нәбиуллин катнаштылар.
6 октября был торжественное мероприятие, организованное раисом Республики Татарстан в Международном выставочном центре “Казань-Экспо” по случаю Дня учителя. В нем приняли участие два человека из нашей школы - заслуженный учитель Татарстана Галия Набиуллина и Дамир Набиуллин.
-
День учителя! 05.10.2023
Укытучылар көне белән!!!
Эшегездә иҗат һәм һөнәри уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын.
Укытучы-бөек мәгънә
Шушы сүзгә салынган.
Яшәү көче тормышта да,
Аң-белемгә корылган.
Укытучым, укытучым,
Тормышымның маягы.
Белем бирдең һәм өйрәттең
Аңларга бу дөньяны.
-
Точка опоры 05.10.2023
5 октябрь көнне, махсус чакыру белән, мәктәбебезнең физика, информатика һәм математика укытучысы, “Авыл укытучысы-2022” Бөтенроссия бәйгесенең абсолют җиңүчесе Руслан Нәбиуллин “ТНВ. Яңа гасыр” каналында туры эфирда рус телендә үткәрелгән “Таяну ноктасы” дигән тапшыруда катнашты. Биредә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Р.Г.Мөҗипов, Казанның “СОлНЦе” мәктәбе директоры П.А.Шмаков һәм мәгариф өлкәсендәге башка күренекле шәхесләр белән берлектә бүгенге мәгариф, укытучының абруе, укытуны цифрлаштыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышуларда үз сүзен әйтте.
5 октября по специальному приглашению учитель физики, информатики и математики нашей школы, абсолютный победитель Всероссийского конкурса “Сельский учитель-2022” Руслан Набиуллин принял участие в акции “ТНВ. Новый век “в прямом эфире на канале НТВ принял участие в передаче на русском языке” точка опоры". Здесь он вместе с заместителем министра образования и науки Республики Татарстан Р. Г. Музиповым, директором казанской школы “СОлНЦе” П. А. Шмаковым и другими видными деятелями в сфере образования высказался в обсуждении современных вопросов образования, престижа учителя, цифровизации обучения и других.
-
День самоуправления 05.10.2023
Сегодня в МБОУ "Ново-Арышская СОШ" по традиции в День учителя организуется - День самоуправления. Ученики 9-11 классов заняли места учителей. Наверное, это самый долгожданный день в жизни каждого школьника. Ведь они вместо учителей ведут уроки, проверяют тетради.
Бүген Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә традиция буенча укытучылар көнендә-үзидарә көне оештырыла. 9-11 сыйныф укучылары укытучылар урыннарын алдылар. Бу, мөгаен, һәр укучының тормышында иң көтелгән көндер. Чөнки алар укытучылар урынына дәресләр алып баралар, дәфтәрләрен тикшерәләр.
-
День пожилых людей 04.10.2023
Бүген Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрелде. Традиция буенча, быел да 5 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Бәйрәмгә ветеран укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр чакырылды. Укытучы һәм остаз елы уңаеннан ветеран укытучыларыбызга рәхмәт хатлары тапшырылды. Концерт беткәч, бәйрәм чәй табыны артында дәва итте.
Сегодня состоялся праздничный концерт, посвященный Дню пожилых людей. По традиции и в этом году выступили учащиеся 5-х классов. На праздник были приглашены учителя-ветераны, воспитатели, технические работники. В год учителя и наставника нашим ветеранам были вручены благодарственные письма. После окончания концерта праздник продолжился чаепитием.
-
Декада пожилых 03.10.2023
В рамках декады пожилых учащиеся участвуют в тимуровском десанте "Дессант добрых дел". Помогают престарелым односельчанам по уборке территория, дома.
Өлкәннәр декадасы кысаларында укучылар тимурчылык десантында катнашалар. Олы яшьтәге авылдашларыга территорияне, өй җыештыруда ярдәм итәләр.
-
Сбор осеннего урожая 23.09.2023
Сегодня в нашей школе прошла уборка школьной территории и уборка урожая в пришкольном участке. Учащиеся убирали листья, собирали осенний урожай, также посадили клубники.
Бүген безнең мәктәп яны участогында көзге уңыш җыеп алынды. Укучылар мәктәп территориясен җыйдылар, бакчадан көзге уңыш җыелды, шулай ук җиләкләр утыртылды.
-
Гөрләп яшә, Балык бистәсе! 21.09.2023
“Татарстанның мәдәни мәркәзе” конкурсы кысаларында республикабызның барлык муниципаль берәмлекләре үзләренең гореф-гадәтләрен, җирлекләреннән үсеп чыккан танылган шәхесләрне барлап, хәзерге вакыттагы районның хәле белән таныштырып, Казан шәһәренең төрле мәйданчыкларында, күпсанлы сәхнә осталары белән берлектә, билгеле бер график буенча чыгыш ясауны дәвам иттерәләр. Балык Бистәсе районы да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Гөрләп яшә, Балык Бистәсе!” дип аталган программа белән чыгыш ясады. Безнең Яңа Арыш урта мәктәбенә, быел Россиядә “Укытучылар һәм остазлар елы” булуын истә тотып, укытучылар династиясе турында чыгыш ясау тәкъдим ителгән иде. Без бу чарага әзерләнеп ясалган экспозициядә берьюлы ике теманы ачарга тырыштык: укытучылар гаиләләре турында да сөйләп китәргә булдык. Безнең мәктәптә генә дә биш укытучы гаиләсе хезмәт куя. Болар – Нәбиуллин Дамир һәм Галия, Нәбиуллин Руслан һәм Гөлия, Кәримов Равил һәм Зөлфия, Садыйков Айрат һәм Гөлнур, Галимов Илнур һәм Гүзәлия.
-
Кросс-Татарстана 2023 16.09.2023
Сегодня был проведен Кросс-Татарстана 2023.
-
Пожарная эвакуация 12.09.2023
Сегодня в МБОУ "Ново-Арышская СОШ" была тренировочная пожарная эвакуация. Приходил начальник Нижнетимерлековской ОП Филиппов В.Н. Он рассказал учащимся о ЧС, пожарных ситуациях на 2022-2023 год.