Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422662, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кугарчино, ул. Школьная, д.1 /Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Күгәрчен авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-85-41 |
| E-Mail: | Skug.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кугарчинская СОШ»/ «Күгәрчен УГБМ» ГБМБУ |
| Руководитель: | Ахатов Халидин Саматович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 67 учащихся, 28 воспитанников/ 67 укучы, 28 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 педагогов, 4 воспитателя / 19 педагог, 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Котлыйбыз!!!
21.01.2013
19 нчы гыйнвар көнне укучыларыбыз Трой-Урай мәктәбендә милли көрәш бөйгесендә көч сынаштылар. Гарифуллин Фаил 3 нче, Мухаметзянов Фәнил 2 нче урын яуладылар. Аларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Чисталык дәресе 16.01.2013

Бүген мәктәбебездә химия һәм биология укытучысы Шамсевалиева Илсөяр Тәлгать кызы укучыларга Чисталык дәресе уздырды. Балалар рәсемнәр ясап килделәр. Чисталыкка өндәп плакатлар чыгардылар.
- Мәктәбебездә беренче авыл Спартакиадасы 05.01.2013
-
Котлыйбыз! 02.01.2013

2 нче гыйнвар көнне хезмәттәшебез татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Тәнзилә Әсәдулла кызының 50 яшьлек юбилее булып узды. Аны туган көне белән кайнар котлыйбыз. Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, хезмәтендә уңышлар теләп калабыз.
-
Мәктәбебездә бүген шау-гөр килеп Яңа ел бәйрәмен үткәрдек. 28.12.2012

Бүген мәктәбебездә 2 сменада Яңа ел бәйрәмнәре узды. Һәр смена да бәйрәмгә бик тырышып хәзерләнгәннәр. Бәйрәм күңелләрдә онытылмаслык хәтирәләр калдырды.
-
"Сабантуй" газетасы баш мөхәррире һәм "Айфара төркеме белән очрашу. 20.12.2012

20 нче декабрь көнне 6 нчы һәм 7 нче сыйныфның бер төркем укучылары Балык Бистәсенең 2 нче номерлы мәктәбенә "Сабантуй" газетасы мөхәррире һәм "Айфара" төркеме белән очрашуга бардылар.
-
7-10 нчы сыйныф укучылары катнашында "Универсиадага барабыз" сәламәтлек театры чыгышы. 19.12.2012

Сәламәтлек театрларын йомгаклап 7-10 нчы сыйныф укучылары катнашында "Универсиадага барабыз" дип исемләнгән театр куелды. Барлык театрларга да урыннар билгеләнде һәм видеоязмалары Балалар иҗат үзәгенә җибәрелде.
-
Җиңүчебезне котлыйбыз.
18.12.2012
Татар әдәбиятыннан район күләмендә үткәрелгән олимпиадада 9 нчы сыйныф укучыбыз Галимова Алия I нче урын яулады. Аңа республика олимпиадасында уңышлар телибез. (Җитәкчесе Тәнзилә Әсәдулла кызы). Аларга котлауларыбызны җиткерәбез.
-
8 нче сыйныф укучылары сәламәтлек театры куйдылар. 14.12.2012

-
Котлыйбыз.
12.12.2012
7 нче сыйныф укучыбыз Амирова Миләүшә биология фәненнән район күләмендә үткәрелгән олимпиадада I нче урын яулады (җитәкчесе Шәмсевалиева Илсөяр Тәлгать кызы). Киләчәктә дә фәнни үрләр яуларга язсын.









