Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422662, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кугарчино, ул. Школьная, д.1 /Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Күгәрчен авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-85-41 |
| E-Mail: | Skug.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кугарчинская СОШ»/ «Күгәрчен УГБМ» ГБМБУ |
| Руководитель: | Ахатов Халидин Саматович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 67 учащихся, 28 воспитанников/ 67 укучы, 28 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 педагогов, 4 воспитателя / 19 педагог, 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Тукай бәйрәме 26.04.2013

26 нчы апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Әлбәттә бу бәйрәм безнең мәктәбебездә дә эзсез үтмәде. Бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Әсәдулла кызы Тукай премиясе лауреатлары белән таныштырудан башлады. Укучыларыбыз кичәне шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләүләре белән бизәделәр. Соңыннан әлеге уку елы дәверендә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге төрле бәйгеләрдә актив катнашкан укучыларыбыз зур уңышларга ирешүләре белән котлап мәктәп администрациясе тарафыннан рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
-
Телефон доверия 26.04.2013

-
Сәхнә көзгесе 25.04.2013

9 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Тәнзилә Әсәдулла кызы белән берлектә һәр ел саен укучыларга театр сәнгате осталыкларын күрсәтәләр. Быел да алар Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәрен сәхнәдә куйдылар. Аларга алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Парламент дәресе 24.04.2013

Бүген мәктәбебездә "Дәүләт символлары" дигән темага 5-11 нче сыйныф укучылары өчен парламент дәресе уздырылды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шакиров Рөстәм Рәфгать улы укучыларны Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең символлар тарихы белән тирәнтен таныштырды.
-
Участвуем в акции "Очистим Землю от мусора" 20.04.2013

-
Сәхнәдә 6 нчы сыйныф укучылары 19.04.2013

Бүген мәктәбебездә 6 нчы сыйныф укучылары Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" исемле әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Укучылар образларны оста итеп уйнадылар. Тамашачыларга әкият бик ошады. Аларга алга таба да уңышлар телибез.(Сыйныф җитәкчеләре Набиуллина Н.Н.)
-
Язучы-прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе М.Маликова белән истәлекле очрашу 17.04.2013

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Галимова Алия Лаеш районы Атабай гомуми урта белем бирү мәктәбендә Г.Тукайның вафат булуына 100 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли укуларында катнашты.(Җитәкчесе Закирова Т.Ә.) Ул "Мәдинә Маликованың "Өермә" романында күтәрелгән проблемалар" дигән эше белән чыгыш ясады, үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды һәм шушы чыгышы өчен II нче дәрәҗә грамота белән бүләкләнде.
-
Экологик викторина 13.04.2013

Бүген 5-7 нче сыйныф укучыларыннан торган командалар арасында үсемлекләргә багышланган викторина булып узды. Командалар конкурска тырышып әзерләнгәннәр, Илсөяр апалары биргән сорауларга күп мәгълүмат тапканнар.
-
Химик әкият 12.04.2013

Бүген 10 нчы сыйныф укучылары 1-7 нче сыйныф укучылары өчен химия белән бәйле әкият сәхнәләштерделәр. Алар кызыклы тәҗрибәләр ясап балаларда химия фәненә кызыксыну уяттылар.
-
Химиклар җәмгыятенә кабул итү 11.04.2013

Әлеге атна мәктәбебездә химия һәм биология фәне атналыгы. Бүген 8 нче сыйныф укучыларын химиклар җәмгыятенә кабул итү конкурсы үткәрелде. Алар ике командага бүленеп төрле кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр, сорауларга җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар.









