Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422662, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кугарчино, ул. Школьная, д.1 /Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Күгәрчен авылы, Мәктәп урамы,1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-85-41 |
| E-Mail: | Skug.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кугарчинская СОШ»/ «Күгәрчен УГБМ» ГБМБУ |
| Руководитель: | Ахатов Халидин Саматович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 67 учащихся, 28 воспитанников/ 67 укучы, 28 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 педагогов, 4 воспитателя / 19 педагог, 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугарчинская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Экологик викторина 13.04.2013

Бүген 5-7 нче сыйныф укучыларыннан торган командалар арасында үсемлекләргә багышланган викторина булып узды. Командалар конкурска тырышып әзерләнгәннәр, Илсөяр апалары биргән сорауларга күп мәгълүмат тапканнар.
-
Химик әкият 12.04.2013

Бүген 10 нчы сыйныф укучылары 1-7 нче сыйныф укучылары өчен химия белән бәйле әкият сәхнәләштерделәр. Алар кызыклы тәҗрибәләр ясап балаларда химия фәненә кызыксыну уяттылар.
-
Химиклар җәмгыятенә кабул итү 11.04.2013

Әлеге атна мәктәбебездә химия һәм биология фәне атналыгы. Бүген 8 нче сыйныф укучыларын химиклар җәмгыятенә кабул итү конкурсы үткәрелде. Алар ике командага бүленеп төрле кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр, сорауларга җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар.
-
Экологик уен 10.04.2013

Бүген башлангыч сыйныф укытучысы Садикова Гөлназ Камил кызы 2-3 нче сыйныф укучылары катнашында экологик уен оештырды. Уенда "Табигать балалары" һәм "Нурлы яз" командалары катнашты. Алар табигать һәм аны саклауга багышланган уеннарда катнашып үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
Бөре җыюда катнашу 04.04.2013

Каен бөресе җыюда барлык балалар да бик актив катнаштылар. 3 нче сыйныф укучысы Гилемханова Ризәлә елдагыча иң актив укучыбыз булып санала. Укучыларның барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Созвездие-йолдызлык" фестивалендә катнашу
02.04.2013
2 нче апрель көнне укучыларыбыз район күләмендә җиңү яулап Лаешта "Йолдызлык" фестивалендә катнашып кайттылар. Конферанс номинациясендә Гатауллина Дилә, Каримуллин Дамир, Фатихова Зәлия, вокал номинациясендә Шириязданов Алмаз уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре Мубаракшина Фирдәвес Җәүдәт кызы.
-
Без кошларны каршы алырга әзерләнәбез. 02.04.2013

-
1 апрель - көлке көне 01.04.2013

-
Котлыйбыз!!! 23.03.2013

23 нче март көнне мәктәбебездә күп еллардан бирле эшләп килүче уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, математика укытучысы Сания Сабирҗан кызы Сагыйрованың 55 яшьлек юбилее булып узды. Без аны ихлас күңелебездән туган көне белән кайнар котлыйбыз. Аңа алдагы тормышында кайгы-хәсрәтсез озын гомер, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телибез.
Шатлык белән, тулы бәхет белән,
Гөрләп үтсен алда гомерең.
Якты тормыш, яшәү матурлыгы ,
Алып килсен сиңа һәр көнең.
-
Пробный ГИА по математике 15.03.2013

15 нче март көнне 9 нчы сыйныф укучыларыбыз математика фәненнән үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Экзаменда 12 укучыбыз катнашты.









