Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Синең һөнәрең... 19.03.2014

Бүген, 10 нчы сыйныфта "Синең һөнәрең ..." дигән темага сыйныф сәгате үтте. Сыйныф җитәкчесе Бәдретдинов Г.А. бик эчтәлекле итеп алып барды. Укучыларга һөнәр сайлау өчен юнәлеш бирелде.
-
Бөтенроссия конференциясендә җиңү! 17.03.2014

21 нче февраль көнне, 11 нче сыйныф укучысы Гимадиева Гүзәл, Казан Федераль Университетында V нче Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциядә чыгыш ясап дипломга лаек булды.
Шулай ук, татар лингвокультурологиясе буенча үткәрелгән конкурста 3 нче урын алып, диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Гүзәлнең җитәкчесе, Биектау мәктәбен тәмамлап, хәзерге вакытта КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә укып белем алучы Хөснуллина Гөлчәчәк Нурислам кызы.
Аларга алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Нинди була ул чын дус? 17.03.2014

17 нче март көнне, 2 нче сыйныфта “Нинди була ул чын дус?” темасы астында сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Шәйхетдинова М.К. бик эчтәлекле итеп алып барды. Проблемалы ситуацияләрне мисалга китерде. Укучыларның фикерләрен тыңлады һәм “Чын дус нинди була?” дигән сорауга җавап бирделәр.
-
Балаларның сәламәтлеген кайгырту төп бурыч 17.03.2014

Бүген, 17 нче март көнне, 4 нче сыйныфта әти-әниләр җыелышы булды. “Балаларның сәламәтлеген кайгырту төп бурыч” темасына сыйныф җитәкчесе чыгыш ясады.
Җыелышта 3 нче чиреккә нәтиҗә, сыйныфтагы тәртипкә, йөрешкә, чисталыкка анализ ясалды. Ирешелгән уңышлар турында әйтелде. Каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру булды.
-
Әти-әниләр җыелышы 14.03.2014

Бүген, 14 нче март көнне, 3 нче сыйныфта "Баланы фикерләргә өйрәтү" темасы астында әти-әниләр җыелышы үтте.
Җыелышта 3 нче чиреккә прогноз, ирешелгән уңышлар, бетерәсе эшләр турында әйтелде. Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре тикшерелде.
-
Тимурчылык эше 13.03.2014

Мәктәбебездә тимурчылык хәрәкәте дәвам итә. 6 нчы сыйныф укучылары Мөршидә әбигә һәрчак булышып торалар.
-
Тукай бәйгесе 12.03.2014

11 нче март көнне, Балык Бистәсе 1 нче гимназиясендә Г.Тукай исемендәге Бөтенрәсәй бәйгесенең сайлап алу туры узды. Бу бәйгедә безнең мәктәптән 5 укучы катнашты. Хабибуллина Энҗе - 1 нче урын, Галимова Айсылу - 2 урын яулады, ә 2 нче сыйныф укучысы Хабибуллина Зәринә республика күләмендә үтәчәк бәйгедә үзенең көчен сынаячак. Аңа уңышлар теләп калабыз!
-
Ягез әле, кызлар - егетләр! 10.03.2014

Бүген мәктәбебездә дәресләрдән сон югары сыйныф егетләре һәм кызлары катнашында ватанны саклаучылар һәм халкыара хатын-кызлар көненә багышланган ярыш булып узды. Укучылар 2 команда булып, егетләргә каршы кызлар көч сынаштылар, гадел хөкемдарлар аларны тиешенчә бәяләп барды, нәтиҗәдә узебез дэ көтмәгәнчә, дуслык җиңде! Кичәне әзерләгәне, оештырганы һәм алып барганы өчен мәктәбебездэ практика үтүче кызыбыз Хоснуллина Гөлчәчәк Нурислам кызына зур рәхмәтләребезне ирештерәбез!
-
Авылыбыз сулыкларының экологик торышы 10.03.2014

15 нче февральдә Казанның Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә региональ фәнни - тикшеренү олимпиадасы - "ФИЛИН" уздырылды. 11 нче сыйныф укучысы Сафиуллин Ислам (җитәкчесе - биология укытучысы Бәдретдинов Г.Ә) бу чарада "Авылыбыз сулыкларының экологик торышы" темасына чыгыш ясады һәм махсус приз белән дипломга лаек булды.
-
8 март 07.03.2014

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.









