Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Җәйге лагерьның бишенче көне 06.06.2014

Бүген без дару үләннәре турында сөйләштек. Июнь – дару үләннәре җыярга иң кулай айларның берсе. Әмма мең төрле дәвага ия булган әлеге үләннәрне торак йортлар яныннан, парк һәм скверлардан, олы юл читләреннән җыярга ярамавын да истән чыгармаска кирәк. Автомобильләр юлы тирәсендә үскән үләннәрдә исә свинц, күкерт һәм цинк күп була.
Дару үләннәрен иртәнге чык кипкәннән соң, коры һавада, көн уртасында җыю яхшы. Аннары ярымкүләгә, җиләс урында киптерергә кирәк. Дөрес итеп киптерелмәгән очракта үләннәрдәге файдалы матдәләр бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Тулысынча кибеп беткән үләннәрне пыяла банкаларда яисә тыгыз тукымадан тегелгән капчыкларда салып куясың.
Шушы киңәшләрне истә тотып укучылар белән файдалы үлән рәсемнәре ясадык, безнең тирәдә үсүче дару үләннәрен җыйдык.
-
Җәйге лагерьның дүртенче көне 05.06.2014

Лагерьның бүген 4 нче көне. Бүген, чын мәгънәсендә, әкият иленә күңелле сәяхәт оештырылды. Көн иртәнге зарядкадан, повар апалар пешергән тәмле иртәнге ашны ашаудан башланды. 9.00 сәгатьтә укучылар ике отрядка бүленеп “Әкияти тамаша” карарга җыелдылар, биеделәр – җырладылар, уеннарда катнаштылар. Әкият сәхнәләштерү балаларга сүз байлыгын, актерлык сәләтләрен үстерүгә ярдәм итте. Лагерьның бу көне дә балалар күңелендә озак сакланыр!
-
Җәйге лагерьның өченче көне 04.06.2014

Бүген җәй безгә тагы да эссе, кояшлы көн бүләк итте. Шуннан файдаланып, "Табигать һәм фантазия” дигән конкурсны да табигать кочагында үткәрдек. Анда кызларыбыз бик матур итеп чәчәкләр белән бизәлделәр, ә егетләребез инештән балык тоттылар, күңелле спорт уеннарында бик теләп катнаштылар.
-
Җәйге лагерьның икенче көне 03.06.2014

Лагерьның икенче көне "Спорт уен төрләре"темасына багышланды.Бу көнне балалар спорт буенча уен төрләрен презентация һәм видеороликлар аша карап хәтерләрендә яңарттылар. Спорт төрләренә карата рәсем конкурсы узды, эстафета уеннары гөрләде. Укучыларның бер төркеме үзешчән сәнгать белән шөгыльләнсә, икенчеләре табигатьтә туристлык серләренә төшенделәр.
-
Җәйге лагерьның беренче көне 02.06.2014

Бүген мәктәп яны сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Анда 33 бала тәрбияләнәчәк. Алар кабат күтәренке күңел белән ял итәргә җыелып, 2 отрядка бүленделәр. Отряд җитәкчеләре өлкән вожатый Бадрутдинова Н.Г, тәрбиячеләр Сафиуллина Ф.Ф., Мингалиева Д.К., Шайдуллина Г.Х. балаларның ялы күңелле үтсен өчен бар тырышлыкларын куеп эшкә керештеләр.
- Ура!!! Каникулы! 31.05.2014
-
ЕГЭ 29.05.2014

Чыгарылыш сыйныф укучыларының кызу урак өсте башланды. Бүген алар рус теленнән үзләренең белемнәрен сыныйлар. Укучылар, уңышлар сезгә!
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

25 нче май иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады!
Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Чыгарылыш сыйныф укучылары, ак юл сезгә!!!
-
Беренче сынау 21.05.2014

21 нче май көнне, 11 нче сыйныф укучылары татар теленнән мәҗбүри арадаш имтихан эше эшләделәр.
-
Варисларга кабул итү 19.05.2014

Бүген 4 нче сыйныф укучыларын варисларга кабул иту тантанасы булып утте. Варисларны алтын кагыйдәләре, традициләре, кануннары белән таныштырдылар.
Варисларның алтын кагыйдәләре:
Эшне үзебез планлаштырабыз,
Үзебез оештырабыз,
Үзебез уткәрәбез,
Үзебез йомгак ясыйбыз.
Традицияләре:
Гражданлык традициясе
Халык традициясе
Игелек традициясе
Үсеш традициясе
Мирас традициясе
Кануннары:
Варис үз республикасына булыша, анын лаеклы гражданины булырга тырыша.
Варис дөреслек, халык өчен кыю тора.
Варис- тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.
Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.
Варис табигатьне, туган якның мәдәниятен уяу саклый.
Варисларның девизлары: Без һәрвакыт әзер!









