Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Котлыйбыз! 30.10.2014

29 нчы октябрьда Күгәрчен урта мәктәбе базасында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының 18 - район хисап - сайлау конференциясе узды. Анда мәктәпнең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Бәдретдинов Г.Ә. делегат буларак катнашты. Аңа район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы тарафыннан намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырылды.
-
Ачык ишекләр көне
29.10.2014
Мәктәбебездә ачык ишекләр көне булып узды. Әти - әниләр дәресләргә кереп утырдылар, үзләренең фикерләрен язып калдырдылар. Соңыннан "Көзге ярминкәдә" катнаштылар.
-
Ярминкә 29.10.2014

Мәктәбебездә гөрләп көзге ярминкә узды. 5 - 11 нче сыйныф укучылары бик нык әзерлек белән килгәннәр иде, ниләр генә сатмадылар алар. Әти-әниләргә һәм катнашан укучыларга бик зур рәхмәт!
-
Сөмбелә бәйрәме 29.10.2014

Мәктәп күләмендә "Сөмбелә бәйрәме" узды. Башлангыч сыйныф укучылары бик яхшы әзерлек белән катнаштылар. Аларга бик зур рәмәт!
Бәйрәмне карарга әти-әниләрдә килгән иделәр.
-
Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре буенча сыйныф сәгате 28.10.2014

Бүгенге көнебезне интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Күпчелек көндәлек шөгыльләребез компьютер технологияләре ярдәмендә башкарыла. Шулай ук интернет ярдәмендә бик күп файдалы мәгълүматлар алына.Ләкин интернетның файдалы яклары белән зыянлы яклары да күп. 5-11 нче сыйныфларда бүгенге тәрбия сәгате "Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре"нә багышланган иде. Укучылар үзләрен кызыксындырган мәгълүматны презентация аша алдылар.
-
Көзге бал 24.10.2014

Мәктәп күләмендә "Сөмбелә бәйрәме" узды. 8 нче сыйныф укучылары бик яхшы әзерлек белән катнаштылар. Аларга бик зур рәмәт!
-
Әти-Әниләр җыелышы 21.10.2014

Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы дәвам итә, буген ул 8 нче сыйныфта узды.
-
Яшел беретлар
17.10.2014
Башкортстан республикасыннан "Яшел беретлар" дип исемләнгән ансамбль егетләре белән очрашу үтте. Аларның һәр сүзе, һәр җыры йөрәк кылларын тибрәтте. Киләчәктә дә бу егетләргә армый - талмый иҗат итеп, игелекле һәм изге эшләрендә уңышлар телисе килә. Рәхмәт аларга!
-
Төмән татарлары белән очрашу 15.10.2014

Төмән татарлары катнашында Биектау мәктәбендә "Туган телем - иркә гөлем" республика семинары булып үтте. Алар "Туган як" музеенда булдылар, соңыннан укытучылар ярдәме белән К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакеленнән күренеш карадылар.
-
Беренче урын!!! 13.10.2014

11 октябрь көнне уздырылган көрәштә 7 сыйныф укучысы Шарафиев Ислам 1 урын алды. Котлыйбыз үзен!!!









