Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 369 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, 420101, г. Казань, ул. Хусаина Мавлютова, дом 13. |
Телефон: | +7(843)-229-27-14 |
E-Mail: | madou.369@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 369" |
Руководитель: | Исмагилова Дания Гаптерахмановна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 156 детей |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 369 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Сабантуй 31.05.2023
Саумы, июнь – Сабантуйлар ае!
Саумы, Сабантуйлы киң мәйдан!
-Менә шулай матур яшәгез!- дип.
Җыйдык әле сезне яңадан.
Бәйрәмнәрнең таҗы – Сабантуйлар –
Бүләк безгә бөек ходайдан.
Бу тормышның бөтен матурлыгын,
Хозурлыгын саклый бу мәйдан!
-
Сак булыгыз, ачык тәрәзә! 29.05.2023
-
Юл йөрүкагыйдәләрен белү һәркемгз дә мөһим 23.05.2023
Юл йөрү кагыйдәләре
Һәркемгә дә бик кирәк.
Исән-имин яшәү өчен
Ул безгә зур бер терәк.
Светофор булса юлыңда,
Ныклап кара, ашыкма.
Синең дустың – яшел ут,
Кызыл янса, син чыкма.
Юлны аркылы чыкканда
Бигрәк сак булу кирәк.
Игътибарың юлга юнәлт –
Машина булсын сирәк.
Башта кара син сулга,
Ә аннан соң – уң якка.
Машиналар күренмәсә,
Тынычлап, алга атла.
Зебра булган җирдә генә
Аркылы чык юлыңны.
Кайгыларсыз, шатлык белән
Үткәрер тормыш юлыңны.
Шәһәрнең зур юлларында
Каушап калма, түзем бул!
Җир асты юлын онытма,
Җәяүлегә шәп юл ул.
Тротуар дигән юлны да,
Беләсездер барчагыз,
Башыгызга кайгы килмәс,
Әгәр шуннан барсагыз.
Төркем белән йөрсәң әгәр,
Тезел, дустың җитәклә.
Таралып бассаң, шуны бел:
Башкаларга читен лә!
Юл билгеләре барын да
Барыбыз да беләбез.
Куелмаган алар юкка,
Шуңа карап үтәбез. -
Чыгарылыш 2023 22.05.2023
И, балалар, бүген сезнең
Олы бәйрәм көнегез.
Шатланып, матур киенеп,
Сез бакчага килдегез.
Бакчабызда үткәрдегез
Кышны, язны, җәйләрне.
Бүген сезнең бакча белән
Саубуллашу бәйрәме! -
Музейлар көне 18.05.2023
1977 елдан башлап 18 май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән тарихны барларга мөмкин. Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп, тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары, методлары гына замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә.
-
Яз 16.05.2023
Сары матур чәчәкләре
Тузганакның, күрегез,
Кыйммәтле дару үләне
Файдасы күп, белегез. -
Бакча эшләре 10.05.2023
Язлар килсен мул булып
Иген уңсын кыр тулып.
Дуслар булсын һәр җирдә,
Тынычлык булсын илдә.
-
Җиңү бәйрәме белән! 05.05.2023
Җиргә тагын килә ямьле язлар,
Тарихларга уелып кала еллар.
Хәтерләрдә мәңге сакланырлар
Ветераннар узган данлы юллар.
Бүгенге көн тыныч булсын өчен,
Кызганмыйча гомерләрен, көчен.
Утка кергән алар, канын биргән,
Азат илдә без яшәсен өчен!
Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез!
Ничек яши бүген ветераннар,
Төзәлгәнме сугыш яралары?
Күңелләрдә бары тик бер теләк:
Кабынмасын утның яңалары!!!
Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез! -
Открытый урок по «Основам безопасности жизнедеятельности» 28.04.2023
Самое ценное в мире - жизнь. Поэтому человек бережет ее. На жизненном пути людей подстерегает множество опасностей. Но можно предотвратить беду , спасти себя и дорогих тебе людей от опасностей, если владеть элементарными знаниями основ безопасности жизнедеятельности. Знания эти формируются в процессе воспитания. Обучение детей основам безопасности жизнедеятельности является актуальной педагогической задачей. Работа в этом направлении ведется с малых лет.
-
Бөек шагыйребез - Габдулла Тукайның туган көне 27.04.2023
Габдулла Тукай… Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала…? Юктыр.
Дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.
Габдулла Тукай иҗаты — серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та — мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул — бөек шагыйрь!