Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 369 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, 420101, г. Казань, ул. Хусаина Мавлютова, дом 13. |
Телефон: | +7(843)-229-27-14 |
E-Mail: | madou.369@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 369" |
Руководитель: | Исмагилова Дания Гаптерахмановна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 156 детей |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 369 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Әниләр бәйрәме 24.11.2023
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле , мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр!
Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас. -
ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ӨЙРӘНӘБЕЗ 23.11.2023
ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ӨЙРӘНӘБЕЗ
http://sakla.ru/play
1. Юлны аркылы чыкканда,
Иң гади бер кагыйдә:
Башта карап ал син сулга,
Ә аннан кара уңга.
(Юлны аркылы чыкканда башта сулга, аннан уңга карарга кирәк).
2. Машина узганын көтми,
Йөгермә син тизрәк.
Моны белү һәр балага
Кайда йөрсә дә кирәк.
(Юлны машина узып киткәч, йөгермичә генә чыгарга кирәк).
3. Юлда йөрсәң, бул син өлгер,
Светофорның төсен бел.
“Кузгалма! - ди кызыл төсе,
Сабыр, - дия сары күз”.
(Светофорның төсләре нәрсә аңлатканын белергә кирәк).
4.Урам аша чыгарга кирәк
Тиеш урында гына.
Светофорның “кузгал!” – дигән
Яшел утына гына.
(Юлны аркылы чыкканда светофорның яшел уты янгач чыгарга ярый).
5. Автобустан төшү белән
Туктап тор син бер ара.
Тик автобус киткәч кенә,
Юлдан чыгарга була.
(Автобус үтеп киткәч кенә юлны аркылы чыгарга кирәк).
6. Әгәр чыгып җитә алмасаң,
Уртасында туктап тор.
Аннан тагын уңга карап,
Юлыңны дәвам иттер.
(Юлны чыгып җитә алмасаң, уртасында көтеп торырга кирәк).
7. Исән-имин булыйм дисәң,
Уйнама син юлларда. Юл янындагы тауда да
Шума син чаңгы – чана.
(Юлда, юл кырыенда уйнарга ярамый).
8. Трамвай артына асылынып
Бара күрмә һичкайчан.
Иң куркыныч нәрсә дә шул:
Онытма син беркайчан.
(Трамвай артына асылынып барырга ярамый).
9. Юл читендә ни аңлаткан
Билге басып торганын,
Зур теләк белән өйрән син
Юл йөрү кагыйдәсен.
(Юлның шартлы билгеләрен белергә кирәк). -
"БАТАРЕЙКАНЫ ТАПШЫР - КЕРПЕНЕ КОТКАР " ЭКОЛОГИК АКЦИЯСЕ 20.11.2023
Хөрмәтле Әти- Әниләр! Безнең балалар бакчасында "БАТАРЕЙКАНЫ ТАПШЫР - КЕРПЕНЕ КОТКАР " ЭКОЛОГИК АКЦИЯСЕ башланып китте. Ул 22 декабрьгә кадәр бара.Сезнең актив катнашуыгызны көтеп калабыз, читтә калмагыз!ТАБИГАТЬНЕ БЕРГӘ САКЛЫЙК!!!
СДАЙ БАТАРЕЙКУ - СПАСИ ЁЖИКА
Приветствуем всех желающих стать настоящими экологическими героями! У нас есть уникальная возможность вместе сделать мир лучше и сохранить нашу планету для будущих поколений. Представляем вашему вниманию экологическую акцию "Батарейки, сдавайтесь!"
Вы, наверняка, знаете, что батарейки содержат опасные химические вещества, такие как ртуть, свинец и кадмий. Когда батарейки выбрасываются вместе с обычными отходами, они могут попасть на свалку или быть сожжены, что приводит к выделению этих вредных веществ в окружающую среду, что вредит здоровью людей.
Кроме того, выброшенные батарейки могут загрязнять почву и воду. Одна батарейка отравляет 400 литров воды и 20 квадратных метров земли - это место обитания одного ёжа, 2 кротов, десятков насекомых и 2 деревьев. Поэтому лозунг акции: "Сдай батарейку - спаси ёжика!"
Чтобы уменьшить воздействие выброшенных батареек на природу и защитить ёжиков, важно правильно утилизировать использованные батарейки. Это позволит предотвратить выделение опасных химических веществ и сохранить природу и всех остальных животных.
Вместо того, чтобы выбрасывать батарейки в мусор, давайте соберем их и сдадим для безопасной переработки!
Не откладывайте, начните действовать прямо сейчас! Соберите все ненужные батарейки и принесите нам. Ваш вклад имеет значение!
Хөрмәтле Әти- Әниләр! Безнең балалар бакчасында "БАТАРЕЙКАНЫ ТАПШЫР - КЕРПЕНЕ КОТКАР " ЭКОЛОГИК АКЦИЯСЕ башланып китте. Ул 22 декабрьгә кадәр бара.Сезнең актив катнашуыгызны көтеп калабыз, читтә калмагыз!ТАБИГАТЬНЕ БЕРГӘ САКЛЫЙК!!!
-
12 ноябрь - Песнәк көне 12.11.2023
12 ноябрьдә халык бәйрәме – Песнәк көне билгеләп үтелә. Аны билгеләп үтү инициативасы белән Россиянең кошларны саклау берләшмәсе вәкилләре чыгыш ясады. Халык гореф-гадәтләре буенча, Песнәк көне-кышлаучы кошларның очып килү көне. Бу көнне кешеләр җимлекләр эләләр һәм каурыйларга кышка файдалы ризык: көнбагыш, арахис, кабак һәм киндер орлыклары, ярма һәм тозсыз дуңгыз мае әзерлиләр.
"Песнәк көне" экологик акциясенә безнең балалар бакчасы да кушылды. Безнең якларда кышлаучы кошлар турында экологик юнәлешле белем бирү чаралары үткәрелде.
Балаларны кошлар тормышындагы кызыклы фактлар, аларның күптөрлелеге белән таныштыру һәм балаларның кышлаучы кошлар турында, кошларның тормышларында кешенең роле турында белемнәрен ныгыту максаты белән, катнашучыар өчен әңгәмәләр үткәрелде. Балалар безнең якларда кышлаучы кошлар турында шактый нык белемнәр күрсәттеләр. Шулай ук кошларны бер-берсеннән ничек аерырга кирәклеге, аларның тышкы кыяфәте һәм үз-үзләрен тотышы үзенчәлекләре турында белделәр.Бу көн балалар өчен яңа һәм кызыклы белемнәр бирде, ә иң мөһиме-алар кошлар турында киләчәктә дә кайгыртачаклар.
-
Патриотик тәрбия 07.11.2023
Әхлакый-патриотик тәрбия – катлаулы педагогик процесс. Аның нигезендә әхлакый хисләрне үстерү ята.
Ватан хисе... Балада бу хис гаиләсенә, иң якын кешеләренә - әнисе, әтисе, әбисе, бабасына карата мөнәсәбәттән башлана. Болар барысы да аны туган йорты һәм якын тирәлек белән бәйләүче тамырлар.
Һәр халыкның үз әкиятләре бар, һәм аларның барысы да нәселдән-нәселгә төп әхлакый кыйммәтне тапшырып киләләр: яхшылыкны, дуслыкны, үзара ярдәмләшүне, хезмәт сөючәнлекне. К.Д.Ушинский рус педагогикасы әдәбиятенә “халык педагогикасы” дигән термин керткән. Ул фольклор әсәрләрендә халыкның милли үзенчәлегендә Ватанга мәхәббәт тәрбияләү өчен бай материал күрә.
Шулай итеп, халык авыз иҗаты үз халкының традицияләренә карата мәхәббәт формалаштырып кына калмый, ә шәһеснең патриотик рухта үсешенә ярдәм итә.
Балаларда туган ягы белән кызыксыну һәм аңа карата мәхәббәт тәрбияләү өчен якын тирәлек тә зур мәгънәгә ия. Әкренләп бала балалар бакчасы, үзенең урамы, авылы (шәһәре), ә аннары иле белән дә, аның башкаласы һәм символлары белән таныша.
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2023
Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
-
Көз бәйрәме 25.10.2023
- Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
- Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
- Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
- Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы-суык көннәр бар.
- Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
- Әбиемә, бабама
Күчтәнәчләр, бүләкләр. -
Роберт Миңнуллин иҗаты кичәсе 19.10.2023
Кызык кеше
Бәләкәй чакта мәктәптә
Ул бик әйбәт укыган.
Кызлар белән утырса да,
Бик тәртипле утырган.
Ә шулай да кайчагында
Дәресе калгалаган,
Аннан
Математикадан
«Өчле»ләр алгалаган.
Еларга яратмаса да,
Аны еш елатканнар,
Еш кына елатсалар да,
Үзен бик яратканнар.
Ул әле дә үзен кеше
Ярата диеп белә.
Килешмәсә дә, йөри ул
Эшләпә киеп кенә.
Бик аз сүзле –
Бер дә юкка
Бик көенми ул артык.
Шөгыльләнми спорт белән,
Шуңа бераз юантык.
Бераз гына юан булу
Аңа бик тә килешә.
Кызлар гына, аны күргәч,
Ни өчендер көлешә.
Ул бик озын буйлы түгел,
Һәм бик үк кыска түгел.
Уйнаган була гармунда,
Ләкин бик оста түгел.
Бик оста уйнамаса да,
Ул күңел биреп уйный.
Һәм үзен, ни сәбәптәндер,
Талантлы диеп уйлый.
Балалар аны тиз таный,
Ә күбесе белми дә.
Шигырь укып көлдерә ул,
Үзе никтер көлми дә.
Сәхнәгә бер чыгып басса,
Сибә генә борчакны.
Ул үзе начар да түгел,
Шәп тә түгел ул чаклы.
Ул ипи дә бик ярата,
Үзе үстермәсә дә.
Хәтта кәнфит ашый!
Хәер,
Ансы башка мәсьәлә...
Шундый кызык бер кеше ул!
Кем дисезме?
Мин ул, мин –
Шагыйрь Роберт Миңнуллин.
-
"День пожилого человека" 13.10.2023
Буген безнең балалар бакчасында бездә эшләп киткән өлкән коллегалар белән очрашу узды! Бу кичә һәммәбезнең дә күңелендә җылы хатирә булып калсын!
Телибез сезгә яшел җәйләр,
Ап-ак карлы кышлар.
Кышларда да, җәйләрдә дә
Бәхетле минутлар.
Ак төннәр телибез сезгә,
Матур тыныч төннәр.
Тагын ниләр телик сезгә,
Безнең Өлкәннәр. -
Qr код для прохождения независимой оценки 29.09.2023