Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 369 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420101, г. Казань, ул. Хусаина Мавлютова, дом 13. |
| Телефон: | +7(843)-229-27-14 |
| E-Mail: | madou.369@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 369" |
| Руководитель: | Исмагилова Дания Гаптерахмановна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 156 детей |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 369 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Ак бүре белән татар телен өйрәнәбез 01.03.2023

Безнен балалар бакчасында "Ак бүре белән татар телен өйрәнәбез" проектын таныштырдылар. Кичәбезнең кунагы Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь, якташ, "Казан утлары" журналы редакторы булды. Балаларны узенең шигырләре белән, мавыктыргыч әңгәмә уздырды.
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2023

Кадерле Әтиләр һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз, ихлас күңелдән сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Һәркайсыгызга сәләмәтлек, бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта яшәүегезне телибез. Әтиләр – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, таянычыбыз да.
Бер бәйрәм бар февральда
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә –
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул солдатлар бәйрәме.
Без котлыйбыз аларны,
Әтиләрне, абыйларны
Һәм бөтен солдатларны.
-
Халыкара Туган Тел көне 21.02.2023

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Один из постулатов древности гласит: «Врата мудрости никогда не бывают закрытыми». Изучая родной язык, (у нас в республике, это государственные языки – русский, татарский, а для других национальностей – это чувашский, марийский, мордовский и другие языки), вам, возможно, удастся чуть пошире распахнуть эту таинственную дверь мудрости.
В нашем детском саду сегодня прошел квест, посвященный Международному дню родного языка. Весело, активно и познавательно! -
Муса Җәлил - бөек шагыйребез! 15.02.2023

Муса Җәлил- олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү – төп бурычларыбызның берсе.
Кечкенәләр төркемендә өйрәнелә торган “Маэмай”, “Куян”,”Әтәч” “Күке” шигырьләре әйләнә-тирә дөнья белән танышуга ярдәм итә. Уртанчылар төркеменнән алып җитдирәк әсәрләрен өйрәнә башлыйбыз, чөнки балалар инде бу яшьтә яхшылык белән начарлыкны аерырга өйрәнә, батырлык һәм куркаклык сыйфатлары белән таныш була . “Сәгать “, “Карак песи”, “Чишмә”, “Кызыл ромашкалар”, һ.б. шигырьләре эшне вакытында ,төгәл башкарырга,үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өнди. Балалар М.Җәлил геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр.
Муса Җәлил иҗатын өйрәнү бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Аның патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре туган илен яратучы, үз халкына тугъры калучы шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар белән Җәлил шигырьләренә язылган җырлар , җырлы уеннар өйрәнү яраткан шагыйребезгә хөрмәтне тагын да арттыра.Укылган шигырьләр буенча рәсемнәр ясау, сәхнәләштерү – балаларның яраткан шөгыле булып тора.
-
2023 11.01.2023

2023год – Год педагога и наставника в Российской Федерации, год 200летия со дня рождения К.Д.Ушинского
2023год - Год национальных культур и традиций в Республике Татарстан
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2022

Яңа ел бәйрәме - иң көтеп алганнарның берсе.Зурлар да, кечкенәләр дә могҗиза көтә!Яңа ел яңа бәхет, яңа шатлыклар алып килсен!
-
Кышның беренче көне белән, Дуслар!!! 01.12.2022

Төренде дөнья акка –
Кыш килде туган якка.
Башланды суык көннәр,
Көннәрдән озын төннәр.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 30.11.2022

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә дә белү мөһим. Балалар белән һәрдаим белемне арттырабыз, рәсем бәйгеләре оештырабыз. Балалар бик актив катнашалар, эти-энилэргэ зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Кыш бабайның туган көне 18.11.2022

Россиядә бүген Кыш Бабайның туган көнен рәсми төстә билгеләп үтәләр. Җирдәге тылсымчыга ничә яшь соң? Тәгаен генә билгеле булмаса да, 2000 яшьтән күбрәк, дип уйланыла. Аның туган көнен балалар үзләре уйлап чыгарган.
Чөнки Кыш Бабайның биләмәсе - Великий Устюгта 18 ноябрьдән кыш чын кыш һәм салкыннар башлана. Великий Устюг 1999 елда россияле Кыш Бабайның туган җире буларак рәсми рәвештә танылды.
КЫШ БАБАЙНЫ КОТЛЫЙБЫЗ!!!
-
Ата-аналар җыелышы 27.10.2022

Буген безнең балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Әти-әниләргә тормыш иминлеге кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр. Кеше гомере-иң кадерле әйбер, балаларга кагыйдәләрне көн саен искә төшерергә кирәк.









