Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
#ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН И #МЫ ВМЕСТЕ 23.04.2015
Бүген мәктәбебезнең "Актерлык осталыгы" түгәрәгенең хисап чарасы буларак төшерелгән "Волшебное слово" (Е.Осееваның шул исемдәге хикәясенә нигезләнеп сәхнәләштерелде) кыскаметражлы фильмы #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН И #МЫ ВМЕСТЕ исеме астында башлангыч сыйныф укучыларына күрсәтелде. Ахырдан фильмдагы вакыйгалар буенча фикер алышу узды. Тамашачылар ъзебез тцшергщн киноны бик ошаттылар.
-
#ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН И #МЫ ВМЕСТЕ 23.04.2015
"Язгы игелек атнасы"ның бүгенге көн инициаторлары- 6 нчы сыйныф укучылары 5-9 нчы сыйныфиа укучылар арасында "Сез әдәпле кешеме?" дип исемләнгән анкеталаштыру уздырды һәм укучылар арасында "тәмле" сүзләр куллану активлыгын билгеләде. Укучылар тарафыннан иң еш кулланылучы сүзләр: исәнмесез, сау булыгыз, рәхмәт, тыныч йокы, зинһар өчен һ.б. Күпчелек укучылар әдәпле сүзләрне барлык кешеләргә карата да куллана, шул ук вакытта бу сүзләрне өлкәннәргә карата гына кулланучы укучылар барлыгы да беленде.. Сораштыруда катнашкан 23 кешенең 20 се үзен әдәпле кеше дип саный, ә 3 кеше бу сыйфатны үзләрендә юк дип исәпли. Синең әдәплеме , түгелме икәнлекне башкалар билгеләсә дөресрәктер , мөгаен. Үзеңнең яхшы якларыңны үзең тануны мактанчыклык дип тә бәяләргә мөмкин бит, шуңа күрә без ул 3 укучыны бүген бары тик тыйнаклыкта гына "гаеплибез".
Сурәттә: анкета нәтиҗәләрен компьютер презентациясендә чагылдыру барышы
-
Ватанга хезмәт итәм. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 18.04.2015
7 нче сыйныф укучысы Колмөхәммәтов Зөлфәт ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Ватанга хезмәт итәм" республикакүләм тарихи-мәдәни, мәгълүмати проектлар конкурсында лауреат булды.
-
"Илһам" яшь язучылар бәйгесе нәтиҗәләре 15.04.2015
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе нәтиҗәләре буенча, 3 нче сыйныф укучысы Ганиева Илсинә әлеге конкурс дипломанты булды. (Җитәкчесе- башлангыч сыйныф укытучысы Ганиева Иркәнур Исламнур кызы.) Илсинәне әдәби иҗатта беренче һәм мәртәбәле уңышы белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Иҗаты дәвамлы булсын!
-
Мәктәп укучылары -21 нче гасыр фәненә 15.04.2015
Мәктәбебез укучылары Ганиев Фәдис һәм Колмөхәммәтов Зөлфәт бүген Әлмәт шәһәрендә узган "Мәктәп укучылары -21 нче гасыр фәненә" XII региональ фәнни-гамәли конференциядә катнашты. "Туган якны өйрәнү" бүлегендә Фәдиснең эше -1 нче урынга, ә "Татар теле һәм әдәбияты" бүлегендә Зөлфәтнең эше 2 нче урынга лаек булды. Укучыларны зур җиңүләре белән ихластан тәбриклибез, афәрин!
-
Бессмертный полк 01.04.2015
-
Каникулның беренче көне. Мәктәп музеена сәяхәт 23.03.2015
-
Үзебез оештырган кинозал 23.03.2015
-
Бөтендөнья урман көне 21.03.2015
-
Нәүрүз 21.03.2015