Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Билгесез солдат көненә багышланган чаралар 03.12.2015
Мәктәптә Билгесез солдат көненә багышланган чаралар узды. Әдәбият, тарих дәресләрендә укучылар әлеге датаның килеп чыгуы һәм әһәмияте турында махсус чыгышлар ясады. Тәнәфесләрдә сугыш чоры, фронт җырлары яңгырады. Укучылар өчен "Хәтер маршы-2015" видеоматериалларын карау оештырылды.
-
Әниләрен котлый бүген җирдә барлык балалар 30.11.2015
Җир шарының ак бәхете өчен
Яратылган җәүһәр, алтын сез.
Кешелекнең иң зур зиннәте-сез,
Тормыш яме- Әнкәй, хатын-кыз!
Бүген мәктәбебездә "Әниләрен котлый бүген Җирдә барлык балалар" дип исемләнгән кичә узды. Бәйрәм кичәсен әниләр тамаша кылды. Аларга бәйрәм бүләге итеп укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Кайда хаклык, кайда дөреслек?" 27.11.2015
Бүген мәктәбебез укучылары катнашында Т.Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?" пьесасы сәхнәгә куелды. Спектакль татар теле һәм әдәбияты атналыгын йомгаклау чарасы буларак тәкъдим ителде.
-
Сәламәт ана- сәламәт бала 24.11.2015
Мәктәбебезнең СМС-балалар отряды бүген "Сәламәт ана-сәламәт бала" акциясе уздырды.
...Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчзү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме-Әнкәй, хатын-кыз!
Акция барышында авылдаш хатын-кызларга изге теләкләр белән ясалма чәчәкләр бүләк ителде.
-
Татар теле-дуслык теле 23.11.2015
Бүген мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланды. "Татар теле-дуслык теле" дип аталган чара татар теленең аралашудагы мөһимлеген һәм аның мөмкинлекләрен ачуга багышланган иде. Татар теле, өлкәннәр һәм кечкенәләр арасында мөнәсәбәтләр турында шигырьләр, сәхнә әсәрләреннән өзекләр, җырлар яңгырады бу чарада. Туган телебез Республикада яшәүчеләрне дуслаштыруга, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, татар милләтен төрле өлкәдә биек үрләргә алып менүгә хезмәт итсен иде. Оештырылган чара "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
-
Яшүсмерләрнең язучы, публицист Кояш Тимбикова исемендәге I Регионара фәнни-эзләнү укулары 20.11.2015
Мәктәбебез укучысы Колмөхәммәтов З. Чистай шәһәрендә "Яшүсмерләрнең язучы, публицист Кояш Тимбикова исемендәге I Регионара фәнни-эзләнү укулары"нда уңышлы чыгыш ясады. Укулар кысасында язучы-шагыйрьләребез Рәдиф Гаташ, Илсөяр Иксанова, Мәдинә Маликова катнашында пленар утырыш катнашучылар күңеленә бик хуш килде. Әлеге чара толерантлыкның да матур чагылышы иде. Татар балалары рус, чуаш милләтеннән булган балалар белән фикер алышты, үз эшләрендә күтәрелгән проблемаларына башка милләт балаларының мөнәсәбәтләрен тыңлады.
Очрашу, киңәш-табыш итү-
Татарларның асыл сыйфаты.
Дуслык күпере салып өлкәләргә,
Күпме яшьләр бүген дуслашты!!!
-
Мәктәп укучылар үзидарәләре һәм балалар иҗтимагый оешмаларының "Без-бергә" дип аталган район слеты 17.11.2015
Укучыларыбыз мәктәп укучылар үзидарәләре һәм балаларның иҗтимагый оешмаларының "Без-бергә!" шигаре астындагы район слетында катнашты. Тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы эш алымнарын презентацияләү, районыбыз укучыларын берләштерү ягыннан бу бик әһәмиятле чара булды.
-
Хокук айлыгы кысаларында ата-аналар җыелышы 14.11.2015
Агымдагы ай- Хокук айлыгы. Мәктәптә айлык кысаларында укучылар, педагогик коллектив белән беррәттән ата-аналар белән дә тематик чаралар уза. Бүген мәктәбебездз уздырылган ата-аналар җыелышы -шуңа дәлил. "Яшүсмерләрнең җинаять кылуын кисәтүдә гаиләнең әһәмияте " дигән теманың мөһимлеген ЮХИДИ ның юл һәлакәте иминлеген пропагандалау бүлегеннән вәкил Мөгайнетдинов Р.Г. ассызыклады. Ата-аналар белгечкә үзләрен кызыксындырган сораулары белән мөрәҗәгать итте. Җыелыш эшлекле атмосферада узды.
-
"Күңелле стартлар" 14.11.2015
Мәктәбебезнең 3-6 нчы сыйныф укучыларыннан торган спорт командасы "Күңелле стартлар" спорт ярышының куст этабында катнашты. Мондый дәрәҗәдә әле беренче тапкыр гына көч сынашкан спортчыларыбыз мәктәп данын киләчәктә матур җиңүләре белән бизәрләр дип ышанабыз. Катнашучыларга һәм аларны әзерләгән физик тәрбия укытучысы Кабиров Ә.З. зур уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
-
Хокук айлыгы кысаларында -анкеталаштыру 13.11.2015
7-9 нчы сыйныф укучылары бүген "Тәртип бозуларны кисәтү" дигән темага аноним анкеталаштыру узды. Анкета нәтиҗәләре буенча укучыларыбыз җинаять кылуларны кисәтүдә гаиләгә мөһим бурыч йөклиләр (94%). Анкета нәтиҗәләре ата-аналар җыелышында укылачак докладка фактик материал булара к файдаланылачак.