Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423185, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Ерыклы, ул. Молодежная, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-483-86-90 |
| E-Mail: | Lzrk.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Зиреклинский лицей" НМР РТ |
| Руководитель: | Хаметвалеев Айрат Минвалеевич |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зиреклинский лицей Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
"Созвездие - Йолдызлык 2019" 11.03.2019

"Созвездие - Йолдызлык 2019" бәйгесенең район этабында лицей укучылары да актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.Габутдинова Сәрия "вокал - соло" номинациясендә -3 урынны,бию төркеме һәм вокал ансамбле - 2 нче урынны,Гаффарова Диана "Конферанс" номинациясендә 1 нче урынны яулады.Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
8 Март - Халыкара хатын - кызлар көне. 07.03.2019

Бу көнне лицей егетләре барлык кызларны һәм мәктәптә эшләүче апаларны бәйрәм белән котлап,концерты куйдылар.
-
Дуслык күперендә кабат очрашу. 01.03.2019

1 нче март көнне Шахмай мәктәбенең 9 -11 нче сыйныф укучылары "Дуслык күпере" проекты кысаларында кабат очраштылар.Чара милли традицияләребез,гореф - гадәтләребез рухында барда.Укучылар төркемнәргә бүленеп, милли әдәбиятыбыз,мәдәниятебез буенча көч сынаштылар.Очрашу бик файдалы һәм күңелле узды.
-
Проек "Дуслык күпере" 28.02.2019

Яңа Чишмә гимназиясе һәм Зирекле лицее укучылары кабат "Дуслык күпере"ндә очраштылар.Туган телдә аралашу,гореф - гадәтләрне яңарту,белем һәм осталыкларны үстерү, укучыларда милли горурлык хисен үстерде ,күңелләрдә милли рух уятты.
-
Конкурс строя и песни. 28.02.2019

С целью формирование у учащихся высокой социальной активности и патриотизма, верности своему Отечеству, готовности к защите Родины был проведен конкурс смотра строя и песни.
-
23 февраль -Ватанны саклаучылар көне. 23.02.2019

Өлкән укучылар Берлеге җитәкчелегендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды.
-
21 февраль- Халыкара туган тел көне. 21.02.2019

Халыкара туган тел көнендә укучылар матур итеп туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, телне белүнең әһәмияте,аны пычратырга, бозып сөйләшергә ярамавы турында сөйләделәр.
-
Спорт айлыгы дәвам итә.Ата - аналар белән берлектә волейбол ярышлары. 20.02.2019

Спорт айлыгы кысаларында мәктәптә ата - аналар белән берлектә волейбол ярышлары уздырылды.Һәрбер сыйныфтан командаларга 3 ата - ана, 3 укучы керде.Ярышлар күтәренке рухта, күңелле һәм бик кызык үтте.Ата - аналар үз үрнәгендә балаларны спорт белән шөгыльләнергә,сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәделәр.Мәктәп администрациясе чарада актив катнашкан гаиләләргә рәхмәт белдерә. Алар: Галеевлар, Хуснутдиновлар, Сафаровлар, Миннебаевлар, Шакировлар, Фаттаховлар,Мухитдиновлар,Хаметвалеевлар, Габутдиновлар гаиләсе.
-
"Ягез әле,егетләр!"бәйгесе үткәрелде. 20.02.2019

5-11 нче сыйныфлар арасында "Ягез әле,егетләр!"бәйгесе булып узды. Әфганче егетләр - Садыков Марат,Лотфуллин Наил-бәйгене бәяләп тордылар,жюри составында булдылар.Укучылар белән аралашу вакытында алар укучыларга күп кенә киңәшләрен бирделәр,спорт белән даими шөгыльләнергә кирәклеген,үзеңне чыныктырырга,авырлыкларга бирешмәскә киңәш иттеләр.Чарада укучылар төрле спорт ярышлары буенча көч сынаштылар,зирәклекләрен,тапкырлык һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.
-
15 нче февраль - Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн. 17.02.2019

Бу көнне Әфганчы Садыков Марат Хаматзакир улы мәктәп укучылары белән очрашты,10 нчы сыйныфта класс сәгатендә булды.Марат Хаматзакир улы укучыларның күп кенә сорауларына җавап бирә-бирә моннан 30 ел элек булган вакыйгаларны хәтереннән яңартты,укучыларга үзенең төпле киңәшләрен бирде.







