МАДОУ " Детский сад № 405 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Ново-Савиновского района г. Казани Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 420126, г.Казань, ул.Четаева, д. 3А |
Телефон: | +7(843)-556-08-62 |
E-Mail: | deti405@mail.ru/ 405.dou@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №405" |
Руководитель: | Гаязова Дания Нурлыгаяновна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 138 |
У нас учат: | 12 |
МАДОУ " Детский сад № 405 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Ново-Савиновского района г. Казани Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Неделя открытых дверей в средней группе 27.10.2022
-
Неделя открытых дверей в старшей группе 27.10.2022
-
Неделя открытых дверей в младшей группе 26.10.2022
-
Неделя открытых дверей в ясельной группе 25.10.2022
-
Ачык ишекләр атналыгы 20.10.2022
ХӨРМӘТЛЕ АТА -АНАЛАР!
24 нче октябрьдән алып 28 октябрьгә кадәр 405 нче балалар бакчасы күләмендә төзелгән план буенча ачык ишекләр атналыгы оештырылачак.
Бу чара ата -аналарга балалар бакчасында оештырылган тәрбия һәм белем белем бирү эшчәнлеге белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Бу ачык ишекләр атналыгы ата -аналарга педагоглар ярдәмендә төрле темаларга кагылган сорауларга җавап алачаклар.
Үткәреләчәк чаралар турында план белән төркемнәрдә таныша алачаксыз.
-
Куңелле театр 09.10.2022
Әлмәт дәүләт балалар театрын безнең балалар бакчасында сагынып көтеп алалар. Матур декорация , эчтәлекле сюжет ,балалар белән күңелле диалоглар бала күңелендә онытылмаслык хисләр калдыра.
-
Библиотекага сәяхәт 04.10.2022
Буген балалар бакчасы балалары Республиканың яшьүсмерләр китапханәсенә сәяхәт ясадылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларга хайваннарны саклау буенча әнгәмә үткәрделәр. Балалар уеннарда актив катнашып кызыксынып сорауларга җавап бирделәр.
-
Пони белән күңелле!!! 28.09.2022
Балалар бакчасы балалары пони килгәнен сагынып көтеп алалар. Алар өчен бу музыка астында бакча мәйданчыгы буенча әйләнү сихри, күңелле сәяхәт.
-
Абдулла Алиш - туган көн! 15.09.2022
Бүген безнең балалар бакчасында, бөек шагыйрь Абдулла Алишны, искә алу кичәсе узды. Мәктәпкә әзерлек, зурлар,уртанчылар төркемнәре бергәләшеп, музыка залында җыелышып. Абдулла Алиш турында презентииация карап,татар теле тәрбячесе Гөлназ Шакировнаны тыңлап уздылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме, авторның танылган "Тукмар белән Чукмар" әкиятен сәхнәләштерде. Балаларның күңелләренә бик хуш килде.
-
Абдулла Алишның туган көне. 15.09.2022
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда!
М.Җәлил.
“Батырлыкта – матурлык” ди халык. Ләкин батырлык үзеннән-үзе генә тумый. Кеше аңа бөтен гомере буенча еллар аша килә, хәлиткеч бер мизгелдә үлемсезлеккә адым ясый. Батырлык кайдан башлана? Әниең көйләгән бишек җырларыннанмы? Әле генә тәпи йөри башлап, яшел чирәмле урамга аяк баскач, ысылдап үзеңә ташланган ата казга чыбык белән кизәнүдәнме? Әллә, усал малайларның үртәшүләренә дә исең китмичә, күрше кызын яклап чыгуданмы? Моңа төгәл җавап бирүе кыен. Кеше нинди мизгелдә, нинди уйлар белән батырлык кыла? Үз гомерен корбан итү бәрабәренә батырлык эшләүче шәхесләребез бар бит. Батырлар безнең арада, аларның батыр икәнлекләре маңгайларына язып куелмаган. Менә мин дә шәхес. Кем белә, бәлки мин дә батырлык кылырмын. Бүгенге сүзем легендар шәхес – фашист тоткынлыгында да рухи көчен җуймаган батыр язучы, Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алиш турында. Алишны батырлык эшләүгә нинди тәрбия, нинди уйлар китергән? Туган иленә, сөекле халкына мәхәббәте аны үлемсез итте. Абдулла Алиш үзенең иҗади мирасы белән дә үлемсез шәхес була алыр иде. Ләкин ул безнең өчен патриот әдип буларак та билгеле.
Татар милләте үзенең татар теле, әдипләре аркасында көчле. Татар әдипләре, үзләренең каләмнәрен утлы корал итеп, Туган илләрен яклап, көрәшкә дә күтәрелделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан легендар язучыны батырлыкка әзерләгән фидакарълек баскычларын, халык идеалларына бирелгән иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә. Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре бик күп. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, спортчылар да, сәясәтчеләр дә, уйлап табучылар да бар. Алар- үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары, батырлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар. Шундый шәхесләр арасында күренекле татар әдибе Абдулла Алиш да бар. Абдулла Алиш... Дөньяда аз гына яшәп тә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңеленә кереп калган кешеләр рәтендә тора ул. Ватан иминлеген саклауда җанын да кызганмаган, соңгы сулышына кадәр сөйгән халкына тугры калган олы җанлы каһарман ул Алиш. Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм башка батыр көрәшчеләр белән бергә, Абдулла Алишның исеме дә зур хөрмәт белән искә алына, әсәрләре яратып укыла.