МАДОУ " Детский сад № 405 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Ново-Савиновского района г. Казани Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 420126, г.Казань, ул.Четаева, д. 3А |
Телефон: | +7(843)-556-08-62 |
E-Mail: | deti405@mail.ru/ 405.dou@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №405" |
Руководитель: | Гаязова Дания Нурлыгаяновна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 144 |
У нас учат: | 12 |
МАДОУ " Детский сад № 405 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Ново-Савиновского района г. Казани Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Куңелле театр
09.10.2022
Әлмәт дәүләт балалар театрын безнең балалар бакчасында сагынып көтеп алалар. Матур декорация , эчтәлекле сюжет ,балалар белән күңелле диалоглар бала күңелендә онытылмаслык хисләр калдыра.
-
Библиотекага сәяхәт
04.10.2022
Буген балалар бакчасы балалары Республиканың яшьүсмерләр китапханәсенә сәяхәт ясадылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларга хайваннарны саклау буенча әнгәмә үткәрделәр. Балалар уеннарда актив катнашып кызыксынып сорауларга җавап бирделәр.
-
Пони белән күңелле!!!
28.09.2022
Балалар бакчасы балалары пони килгәнен сагынып көтеп алалар. Алар өчен бу музыка астында бакча мәйданчыгы буенча әйләнү сихри, күңелле сәяхәт.
-
Абдулла Алиш - туган көн!
15.09.2022
Бүген безнең балалар бакчасында, бөек шагыйрь Абдулла Алишны, искә алу кичәсе узды. Мәктәпкә әзерлек, зурлар,уртанчылар төркемнәре бергәләшеп, музыка залында җыелышып. Абдулла Алиш турында презентииация карап,татар теле тәрбячесе Гөлназ Шакировнаны тыңлап уздылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме, авторның танылган "Тукмар белән Чукмар" әкиятен сәхнәләштерде. Балаларның күңелләренә бик хуш килде.
-
Абдулла Алишның туган көне.
15.09.2022
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда!
М.Җәлил.
“Батырлыкта – матурлык” ди халык. Ләкин батырлык үзеннән-үзе генә тумый. Кеше аңа бөтен гомере буенча еллар аша килә, хәлиткеч бер мизгелдә үлемсезлеккә адым ясый. Батырлык кайдан башлана? Әниең көйләгән бишек җырларыннанмы? Әле генә тәпи йөри башлап, яшел чирәмле урамга аяк баскач, ысылдап үзеңә ташланган ата казга чыбык белән кизәнүдәнме? Әллә, усал малайларның үртәшүләренә дә исең китмичә, күрше кызын яклап чыгуданмы? Моңа төгәл җавап бирүе кыен. Кеше нинди мизгелдә, нинди уйлар белән батырлык кыла? Үз гомерен корбан итү бәрабәренә батырлык эшләүче шәхесләребез бар бит. Батырлар безнең арада, аларның батыр икәнлекләре маңгайларына язып куелмаган. Менә мин дә шәхес. Кем белә, бәлки мин дә батырлык кылырмын. Бүгенге сүзем легендар шәхес – фашист тоткынлыгында да рухи көчен җуймаган батыр язучы, Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алиш турында. Алишны батырлык эшләүгә нинди тәрбия, нинди уйлар китергән? Туган иленә, сөекле халкына мәхәббәте аны үлемсез итте. Абдулла Алиш үзенең иҗади мирасы белән дә үлемсез шәхес була алыр иде. Ләкин ул безнең өчен патриот әдип буларак та билгеле.
Татар милләте үзенең татар теле, әдипләре аркасында көчле. Татар әдипләре, үзләренең каләмнәрен утлы корал итеп, Туган илләрен яклап, көрәшкә дә күтәрелделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан легендар язучыны батырлыкка әзерләгән фидакарълек баскычларын, халык идеалларына бирелгән иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә. Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре бик күп. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, спортчылар да, сәясәтчеләр дә, уйлап табучылар да бар. Алар- үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары, батырлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар. Шундый шәхесләр арасында күренекле татар әдибе Абдулла Алиш да бар. Абдулла Алиш... Дөньяда аз гына яшәп тә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңеленә кереп калган кешеләр рәтендә тора ул. Ватан иминлеген саклауда җанын да кызганмаган, соңгы сулышына кадәр сөйгән халкына тугры калган олы җанлы каһарман ул Алиш. Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм башка батыр көрәшчеләр белән бергә, Абдулла Алишның исеме дә зур хөрмәт белән искә алына, әсәрләре яратып укыла.
-
ГОРЯЧАЯ ЛИНИЯ
25.08.2022
По вопросу устройства ребенка в детский сад Авиастроительного и Ново-Савиновского районов можете позвонить по номеру горячей линии
-
" Татарстан Республикасындаи милли мәгарифне үстерү "Республикакүләм форумы
16.08.2022
16 нчы август көнне Татарстан Республикасы татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәпкәчә белем оешмалары җитәкчеләренең методик мәйданчыгында өлкән тәрбияче Хәкимова Сирина Ибраһим кызы " Татарстан Республикасындаи милли мәгарифне үстерү "Республика күләм форумында "Балалар бакчасында инновацион эшчәнлек" темасы астында методик остаханә белән чыгыш ясады.
-
Тәҗрибә утраклашабыз.
28.06.2022
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды делегатлары “Мәгарифне үстерүнең актуаль юнәлешләре: традицияләргә нигезләнеп, киләчәккә барабыз” дигән тема астында, беренче секция эшчәнлегенең киңәйтелгән программасы буенча, безнең балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән таныштылар.
-
"Хуш киләсең Сабантуй!"
30.05.2022
Ел саен бакча күләмендә педагоголар тарафыннан оештырылган Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Бу бәйрәмне балалар бик сагынып көтеп алалар. Бу бәйрәмдә балалар татар халкының милли уеннары белән танышалар. Бәйрәм тәмле күчтәнәчләр тарату белән тәмамлана.
Күңелле сабантуйлары.
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән
-
Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе
18.05.2022
И, балалар, бүген сезнең
Олы бәйрәм көнегез.
Шатланып, матур киенеп,
Сез бакчага килдегез.
Бакчабызда үткәрдегез
Кышны, язны, җәйләрне.
Бүген сезнең бакча белән
Саубуллашу бәйрәме!