Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №3» г. Набережные Челны/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 423800, г. Набережные Челны, пер. Юности, д. 1 (6/16) |
Телефон: | +7(855)-270-40-37 |
E-Mail: | S3.Nc@tatar.ru; sch3_nabchelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №3" |
Руководитель: | Хамадеева Альфия Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 710 учащихся |
У нас учат: | 37 педагогов |
Новости школы № 3
Сезнең белән бу очрашу Якты нурлар салсын күңелгә!
Опубликовано: 04.12.20234 нче декабрь көнне мәктәптә “Сезнең белән бу очрашу Якты нурлар салсын күңелгә!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәхифә узды. Бу бәйрәм очраклы гына вакыйга түгел, чөнки безгә күренекле шәхесләребез кунакка килде.
1. Язучы, шагыйрә, югары белемле педагог, эшмәкәр, лирик шигырьләр, тормышчан проза, балалар өчен язылган әсәрләр авторы - Равилә Шамил кызы Шәйдуллина-Морат
- Телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, ТРның атказанган артисты, сәнгать эшлеклесе Нурания Мөхәммәтҗан кызы Җамалиева
- Татарстан Республикасының халык шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Муса Җәлил премиясе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты - Газинур Васикъ улы Морат.
- Шагыйрь, “Идел-Урал” хәйрия фонды җитәкчесе - Рәкит Җәүдәт улы Әбделманов (Рәкит Аллабирде). Ә китап сөюче дуслары аны Рәкит Аллабирде буларак беләләр.
- Шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче Татарстан һәм Россия яучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Эдуард Касыймов, Егор Уткин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шәһәрдәшебез - Мансур Габдулла улы Сафин.
- Шәһәр Мәгариф Идарәсе Милли бүлегенең баш белгече - Миначева Наилә Гадел кызы.
Хөрмәтле кунакларыбыз белән очрашуда мәктәпнең укытучылары, укучылары катнашты. Кичәдә татар моңы, татар җыры, татар шигырьләре яңгырады. Кичә дәвамында кунакларыбыз, аларның иҗаты белән якыннан таныштык. Хөрмәтле кунакларыбыз белән фикер алыштык. Алар
укучыларыбызга үзләренең шигырьләрен укыдылар, киңәшләрен бирделәр, китапларын бүләк иттеләр. Кичәне югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатихова Илһамия Равил кызы әзерләде һәм алып барды.. Бәйрәм бик матур, эчтәлекле булды, кунакларыбызның күңелләренә хуш килде.
Кунакларыбыз шулай ук мәктәпнең “Сугышчан Дан “ һәм “Кыйбла” музейларында экскурсиядә булдылар, андагы экспонатлар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кунакларыбыз зур рәхмәтләрен белдерделәр. Халкыбызның күренекле шәхесләрен белик, хөрмәтлик, аларның эш-гамәлләреннән үрнәк алыйк, алар кебек булырга омтылыйк.
К списку новостей