Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №3» г. Набережные Челны/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423800, г. Набережные Челны, пер. Юности, д. 1 (6/16) |
| Телефон: | +7(855)-270-40-37 |
| E-Mail: | S3.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №3" |
| Руководитель: | Хамадеева Альфия Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 697 учащихся |
| У нас учат: | 37 педагогов |
-
Готовимся к 400-летию города 26.11.2025

В 2026 году Набережные Челны отметят 400-летие со дня основания первого поселения в 1626 году. Это также год 50-летия выпуска первого грузовика «КАМАЗ». В школьном музее организованы тематические выставки
-
21.11.2025

21 нче ноябрь көнне мәктәптә Әдәбият бәйрәме узды. Бәйрәмгә күренекле язучылар Рәдиф Гаташ, Илфак Ибраһимов, Дания Нәгыйм, Әлфия Ситдыйковалар килде. Укучыларыбыз кунакларга “Кыйбла” музеена, “Сугышчан Дан” музеена сәяхәт оештырдылар. Алар татар халкының борынгы тормыш- көнкүрешенә, мәдәниятенә, йолаларына караган экспонатлар турында сөйләделәр. “Сугышчан Дан” музеенда кунаклар космонавтикага багышланган фактлар, сугыш юлы үткән экспонатлар, сугышчылар һәм шәхси әйберләре, МХО дә батырлык күрсәткән укучыларыбыз турында мәгълумат алдылар. Экскурсияләр кунакларның күңеленә хуш килде.
https://vk.com/wall-60064399_3838
-
Татарча диктант яздык. 14.11.2025

"Татарча диктант" акциясе –Бөтендөнья татар конгрессының уңышлы проектларының берсе, тулы бер хәрәкәт. «Татарча диктант» бик тиз арада халык күңеленә керде. Төрле мәйданнарда, социаль челтәрләрдә, Интернет киңлекләрендә халык акциядә бик теләп катнаша. Әлеге акция халкыбызның бердәмлеген, телебезгә, тамырыбызга булган мөнәсәбәтен күрсәтә. Бу – үз-үзеңә хөрмәт күрсәткече.
Акциянең төп максаты – татар телен популярлаштыру, аңа карата кызыксыну уяту, шул ук вакытта белемне дә тикшерү. Ул быел унынчы мәртәбә уза.
Бүген диктантны Татарстанда яшәүчеләр язды. Без дә, Яр Чаллы шәһәренең 3 нче мәктәп укучылары, укытучылары, ата-аналары , бу акциягә бик теләп кушылдык. Безнең мәйданчыкта барлыгы 603 кеше диктант язды. Әлеге акциядә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,“Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, 10 лап китап авторы, китапханәче-библиограф Хәмидуллина Роза Галимулла кызы да катнашты. Акция бик оешкан төстә узды.
Диктант нәтиҗәләренә килгәндә, ул кимендә 1 ай тикшереләчәк. Билгене белү өчен, бланкта язылган исем-фамилия, телефон номеры аша diktant.tatar сайтына керергә кирәк булачак.
Ә “Татарча диктант” әле дәвам итә. Иртәгә Россия төбәкләрендә яшәүчеләр Мөхәммәт Мәһдиевның “Җир йөзендә алты кыйтга” әсәреннән өзекне язачак. Иң соңгылары булып, чит илләрдә яшәүчеләр сыналачак. Аларга Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” әсәреннән өзек тәкъдим ителәчәк. Аларга уңышларга телибез.




