• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03)
Телефон: +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88
E-Mail: mbdoy082@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Руководитель: Исаева Резеда Салмановна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 270 детей
У нас учат: 29 педагогов

Все новости детского сада

"Белем җәүһәрләре" төбәкара татар онлайн-олимпиадасы

Опубликовано: 02.02.2022

82 нче “Көнбагышкай” балалар бакчасы базасында Татар телен саклау һәм үстерү, халкыбызның мәдәни мирасын үсеп килүче буынга җиткерү максатыннан  балалар бакчалары арасында “Белем җәүһәрләре” төбәкара татар олимпиадасы уздырылды. Олимпиада Zoom платформасы аша 2 турда утте. Татарча оештырылган бу олимпиадада 60 балалар бакчасыннан 200 дән артык мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көч сынашты. Татар телендә аңлап аралаша белүче балалар Zoom платформасы аша 5 командага буленеп сорауларга җавап бирделәр. 1 турда балалар “Капма-каршы сүзләр”, “Тәрҗемә ит”, “Халык авыз иҗатын беләсеңме?” дип аталган биремнәрне үтәделәр. Турда иң күп балл җыючы балалар 2 нче турга чыкты. Бу турда инде “Картина буенча җөмлә төзе”, “Әкиятнең исемен әйт”, “График диктант” кебек биремнәрне балалар бик яхшы үтәделәр. Жюри членнары балаларның җавапларын исәпкә алып түбәндәге урыннар билгеләде. “Иң актив команда” номинациясе 11, 97, 119 нчы балалар бакчасына , “Иң иҗади команда” номинациясе 30 нчы балалар бакчасына, “Иң креатив команда” номинациясе 21 нче балалар бакчасына бирелде. 3 урынны 104, 127 нче балалар бакчалары, 2 нче урынны 130 нчы балалар бакчасына яулады. 82 нче “Көнбагышкай”, 83 нче “Тылсымчы кыз”, 81 нче “Гөлчәчәк” балалар бакчалары 17 шәр балл җыеп 1урынга лаек булдылар. Олимпиаданы уздыру вакытында татар төркемнәрендә “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик комплектын тулысынча кулланып эшләгән балалар бакчалары ачыкланды. Жюри барлык балалар бакчасы да бик яхшы итеп әзерләнгәннәр, балалар татар телен яхшы беләләр, дигән фикердә калды. Бәйгенең алдагы елларда да дәвамчанлыгы булыр дип өметләнәбез, чөнки “Белем җәүһәрләре” олимпиадасы шәһәребездә татар телендә заманча оештырылган беренче бәйге булды.

Фото

Видео



К списку новостей